tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Яңа йолдыз” яшь башкаручылар телевизион проекты гөрләп узды
Казанда “Яңа йолдыз” яшь башкаручылар телевизион проекты гөрләп узды

Казанда “Яңа йолдыз” яшь башкаручылар телевизион проекты гөрләп узды

Казанда “Яңа йолдыз” яшь башкаручылар телевизион проекты гөрләп узды. Әлеге проектка барлыгы 300 гариза кабул ителгән. Бары 50 талантлы катнашучы арасында 12 конкурсант финалга чыккан. Оештыручылар бу проектны күптән үткәрергә теләвен әйтте. Тик нинди киртәләр булган соң?

“Дөрестән дә, мондый масштабтагы проектны беренче тапкыр оештырдык. Бу – бик күп акча таләп итә торган хезмәт. Бу, чын мәгънәсендә, реалити-шоу. Шуңа да без моңа бик озак килдек. Биредә күңел ачуга караганда, белем бирү һәм укыту максаты өстенрәк булды. Һәр катнашучының гаиләсе белән таныштык, өенә барып ничек яшәвен күрдек. Татар теле, татар мәдәнияте белән бәйле булган әлеге идеябезне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та хуплады, проект аның ярдәме белән оештырылды”, – дип сөйләде “Барс-Рекордс” ҖЧҖнең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева матбугат очрашуында.

Татарстанның халык артисты, “Яңа йолдыз” проектының жюри әгъзасы Зәйнәб Фәрхетдинованы проектның “әнисе” диләр. Аның фикеренчә, проектка килгән яшьләр алдында халык мәхәббәтен яулау һәм аны саклау бурычы тора. “Кайбер яшьләр сәхнәгә зур өмет-ышаныч белән чыга. Хит-парадларда югары урыннар алып, халыкка таныла. Тик халык мәхәббәтен яуладым, дип тукталып калырга ярамый, үз өстеңдә эшләүне дәвам итәргә, дөнья белән бергә атларга кирәк. Шул вакытта тамашачыңны үз яныңда саклап кала аласың”, – ди Зәйнәб Фәрхетдинова.

Сүз уңаеннан, Зәйнәб ханымның улы Акбулат та әлеге проектта катнашып, финалга чыкты. “Кастингта сәхнәгә Акбулат чыккач, зур шок булды. Ул бу хакта миңа әйтмәгән иде. Әле дә йөрәк өянәге булып, хастаханәгә алып китмәделәр, дим. Тик Акбулатның биредә чын професионаллар белән эшләвенә, алардан күп нәрсәгә өйрәнүенә сөенәм”, – ди артист.

Проект дәвамында финалистлар вокал, актерлык осталыгы һәм башка юнәлешләр буенча Мәскәүдән килгән шәхесләрдән мастер класслар алды. Хәтта музыкаль белеме булган катнашучылар да биредә үзләре өчен яңалыкка тап булуын белдерде. Билгеле ки, “Яңа йолдыз” проектына Мәскәүдә “Йолдызлар фабрикасы”н оештырган Лина Арифуллина да зур көч куйды.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов “Яңа йолдыз” проектында катнашучыларны телевизордан күзәтеп барган. Ул Радик Шәрәфиев өчен аеруча җан атуын әйтте. “Радик – минем репертуардагы “Бер гомер арасы” җырының көй авторы. Җырны беренче тапкыр ишеткәч, Радикны дөньяда шактый яшәгән олы абзыйдыр дип уйладым. Аның курыкмыйча проектка килүенә шатландым”, – дип сөйләде Айдар Галимов. Ул Радик белән гитарага кушылып уртак җырларын башкарды.

13 декабрь көнне “Яңа йолдыз” финалистлары татар эстрадасы йолдызлары белән дуэт башкарачак. Динә Гәрәева әйтүенчә, кемнең кайсы артист белән җырлавын проектның музыкаль продюсеры хәл иткән. “Ул дуэтларны яшьләрнең тавышына һәм башкару стиленә карап билгеләде”, – ди Динә. Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнат Фархуллин, Илназ Сафиуллин, Алсу Әбелханова, Гөлназ Асаева “Яңа йолдыз” финалистлары белән дуэт башкарачак. Оештыручылар журналистлар өчен бер серне чиште. “Яңа йолдыз” финалисты Гүзәл Нәбиева Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән “Кочаклама яратмыйча” җырын җырлар дип көтелә.

Жюри бәяләве нәтиҗәсендә конкурсантларның гомуми рейтингы төзеләчәк. Иң югары балл туплаган өч катнашучы “Яңа йолдыз” бәйгесенең супер-финалисты булачак. Тик аларның берсе генә “Татар җыры-2021” фестивалендә чыгыш ясау, “Барс Рекордс” продюсерлык үзәге белән контракт төзү һәм татар эстрадасының яңа йолдызы дип аталу хокукына ия булачак.

Эльвира ШАКИРОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*