tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Җәмигъ мәчетен төзү проектын «Россия – Ислам дөньясы» саммитында тәкъдим итәчәкләр
Казанда Җәмигъ мәчетен төзү проектын «Россия – Ислам дөньясы» саммитында тәкъдим итәчәкләр

Казанда Җәмигъ мәчетен төзү проектын «Россия – Ислам дөньясы» саммитында тәкъдим итәчәкләр

Казанда Җәмигъ мәчетен төзү проектын 25 апрельдә «Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» Халыкара икътисади саммиты кысаларында Саклык банкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге аш вакытында тәкъдим итәчәкләр.

Проектны гамәлгә ашыру белән «Пэйзакят» компаниясе һәм «ВАКФ КАЗАНЬ» фонды шөгыльләнәчәк. Алар социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен партнерлык килешүен имзалаган. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы хәбәр итә.

«Без Җәмигъ мәчете төзелеше хакында сөйләячәкбез, финанс технологияләре – Саклык банкының цифрлы экосистемасын тәкъдим итәчәкбез», – дип искәртте Саклык банкының идарә рәисе урынбасары Бехнам Гурбанзаде.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның Россияне ислам илләре белән якынайту юнәлешендә инде 10 елдан артык эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте.

«Моннан тыш, Инвестицион үсеш агентлыгы социаль юнәлештәге эшчәнлеккә дә зур игътибар бирә. Шунлыктан без бүген социаль әһәмияткә ия яңа проектларга старт бирелүенә һәм ислам илләре белән якынаю өчен тагын бер канал ачылуына бик тә шат», – диде ул.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*