tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоверсиясе сатуга чыкты
“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоверсиясе сатуга чыкты

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоверсиясе сатуга чыкты

Татарстан мөфтияте әзерләгән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының аудиоверсиясе сатуга чыкты. Халык арасында зур популярлык казанган хезмәт “Хозур” нәшрият йортының “Азан” радиосында тавыш белән яздырылды. 40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.

Дискларны түбәндәге адрес буенча “Хозур” нәшрият йортының фирма кибетеннән: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 36-нчы йорт (тел.: +7 (960) 250 00 09), шулай ук http://huzurshop.ru интернет-кибетеннән сатып алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта “Азан” радиосы командасы нәзарәтнең рус телендә дөнья күргән “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасының аудиоверсиясен дә әзерләү өстендә эшли. Моннан тыш, “Хозур” нәшрияты Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен төрле зурлыкта, шул исәптән кесә форматында да әзерләргә ниятли. Шулай ук татар һәм рус телләрендә махсус мобиль кушымталар эшләнә.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре. Алар узган елны – Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Коръәнне шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, тел галимнәреннән, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, Диния нәзарәтләреннән алынды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*