enrutat
Баш бит / Кем ул – беренче суверенитетның “ата”сы?
Кем ул – беренче суверенитетның “ата”сы?

Кем ул – беренче суверенитетның “ата”сы?

Егерменче гасыр башында, ниһаять, татар халкының гасырлар буе хыялланып килгән теләге тормышка аша башлый. Халкыбызның кыю, хөр фикерле затлары 1920 елда, җиң сызганып, татар дәүләтчелеген тергезүгә керешә. Бу омтылыш большевиклар тарафыннан милләтебезнең гайрәтен, көчен тану, ирексездән санлашу була. Татарның үз дәүләте булсын дип җан атып йөргән шәхесләребез кемнәр алар? Шулар хакында “ВТ” хәбәрчесенә тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры Рәмзи ВӘЛИЕВ бәян итте.

– Мин үзем озак еллар дәверендә октябрь революциясен өйрәнеп килдем. Сиксәненче еллар ахырында, архивта эшләгәндә, бер шәхесебезгә тап булдым. Ул – Галимҗан Шәрәф. Кайсы гына яктан килсәң дә, нинди генә бәя бирсәң дә, Галимҗан абый – республика игълан итүебезнең үзәгендә булган кеше. Аны бары тик техник эшләрдә генә файдаланырга тырышканнар. Чөнки ул коммунист булмаган. Партия архивында утырганда бер документка юлыктым. Гарәп шрифты бетерелгән 1927 елны Cталинга язылган хат бу. Кем язган, дисезме? Галимҗан Шәрәф. Шуннан, кызыксынып китеп, аның кем булуын өйрәнә башладым. Эзләнә торгач, Милләт Мәҗлесенә барып чыктым. Милләт Мәҗлесе утырышларында туфракчыл автономия турында чыгыш ясый ул. Бу мәсьәләне ул инде 1915 елда ук күтәргән була. Ильяс Алкин белән ул Питерда ук таныша. Икесе дә шунда укый. “Безнең федератив территориаль (туфракчыл) автономия булырга тиеш”, – дип белдерә алар. 1917 елның май аенда беренче мөселман корылтае була. Анда күп кенә делегацияләр унитар дәүләт турында сүз алып бара. Безнекеләр туфракчыл автономия булдыру ягында тора. Әгәр бәйсез дәүләтебез булса, Галимҗан Шәрәфкә һәйкәл куймый калмаслар иде, дип уйлыйм.

Дәүләтчелек өчен генә түгел, татар теле өчен дә көрәшә Галимҗан ага. 1926 елда Бакуда бөтенроссия конференциясе була. Анда ул, сигез тапкыр чыгыш ясап, гарәп шрифтын алыштырмау ягында нык тора. Делегацияне Галимҗан Ибраһимов җитәкли. Бөтен делегация шул фикерне яклый. Ул вакытта партия өлкә комитеты да шул фикерне алга сөрә. Әмма алар Казанга кайтып төшүгә, Сталинның гарәп шрифтыннан арынырга кушкан күрсәтмәсе килә.

– Большевиклар төрки-мөселман халыкларның ихтыярына төкереп кенә карый, димәк?

– Бердән, төкереп карый. Икенчедән, санлашкан кыяфәт чыгарып, Сталин автономияле республикалар төзү эшенә шушы халыкларның үз вәкилләрен җәлеп итә, урындагы белгечләрне Мәскәүгә чакыра. Галимҗан Шәрәфне дә чакыртып ала. Ул ике ай эшләп кайта. “Без материалларны эшләп алып киләбез, икенче очрашуга Сталин ул язуларны үзенчә сызып-үзгәртеп бетерә”, – дип искә ала ул бу хәлләрне соңрак. Әйтергә кирәк, безнекеләр Татарстан автономияле республикасын булдыруга гына түгел, башка автономияләрне коруга да булыша, СССР төзүгә дә өлеш кертә.

1937 елны Галимҗан Шәрәф кулга алына һәм Мурманск өлкәсенә тимер юл төзелешенә җибәрелә. 1945 елның май аенда сөргеннән кайта. Казанда торырга рөхсәт итмиләр, Апаска җибәрәләр. 1946 елның 13 гыйнварында бер төркем дуслары аны соңгы юлга озата. Ул Тукай янында җирләнгән. Без 1996 елны Буа районының Кишер Аксуы авылында, туганнары белән бергәләп, аңа багышлап, зур конференция уздырдык. Ул вакытта мин тарих факультетының деканы идем, Шәрәф турында “Фаҗига” дигән китабым чыккан иде. Казанга кайткач, искә алуны дәвам иттердек, Жуковский урамында, ул торган йортта мемориаль такта ачтык, зиратта яңа кабер ташы куйдырдык.

– Тагын нинди зур шәхесләребез күләгәдә калып килә?

– Республикабыз 1920 елның 25 июнендә игълан ителә. Сталинның иярчене, йомышчысы Cәхипгәрәй Сәетгалиев биредә бер ел гына хакимияттә утыра. Уңнар тырышлыгы белән аны хакимияттән читләштерүгә ирешелә. Галимҗан Шәрәфләр татар-башкортны берләштергән бер дәүләт булдыру турында хыялланса, Сталин, әлеге зур дәүләтчелек идеясенә, Идел-Урал штаты оештыру ниятенә балта чабып, башкорт, татар, мари, чуаш автономияле республикалары корып бирә.

1921 елда Галимҗан аганың фикри дәвамчысы – автономияле республиканың яңа башлыгы Кашаф Мөхтәров икетеллекне игълан итә. Ягъни татар теле белән урыс теле дәүләт теле дәүләт теле хокукын ала. Кашаф әфәндене беренче суверенитетның “ата”сы дисәң дә буладыр, шәт. 1921–1923 елларны чагыштырмача бәйсезлек еллары дип әйтергә мөмкин. 1924 елда бәйсезлек сәясәтен алып баручыларны Сталин тар-мар итә, төрлесен төрле эшкә куя. Кашаф Мөхтәровны Россия сәламәтлек саклау министры Семашконың урынбасары итеп билгелиләр (милләттәшебез белгечлеге буенча табип була), Мәскәүгә алалар, соңрак лагерьларга сөрәләр; ул, беренчеләрдән булып, репрессияләр тегермәне корбаны була, атыла). Иллеләп шундый актив кешене Татарстаннан читкә куалап җибәрәләр.

– Татар дәүләтчелеген оештырырга теләүчеләргә каршы көрәшнең башы буламы инде бу?

– Татарга каршы хәрәкәт бераз алданрак башлана. 1923 елның июнь аенда Сталин яшерен бөтенроссия киңәшмәсе җыя (тарихчыбыз Булат Солтанбәков аның документларын бастырып чыгарды). Ачыктан-ачык язылмаса да, аның көн тәртибенә мөселман, төрки халыкларның мөстәкыйльлеккә омтылу хәрәкәтенә каршы тору мәсьәләсе куела. Бу явыз ният иң әүвәл Мирсәет Солтангалиевкә каршы юнәлдерелә. Әлеге максатта аны шпион, халык дошманы дип игълан итәләр. Шушы киңәшмәгә хәтле үк ул, барча вәкаләтләреннән азат ителеп, кулга алынган була. Җыелышта бик күп кеше, шул исәптән Кашаф Мөхтәров та чыгыш ясый. Киңәшмә документларын укып чыксаң, анда иң төпле нотык тотучы Кашаф әфәнде икәнен күрү кыен түгел. “Солтангалиевчелек дигән бернинди яман нәрсә юк. Без халык мәнфәгатьләрен яклаучы республика төзибез”, – дип белдерә ул анда. Татарстаннан өч кеше катнаша. Рәүф Сабировның чыгышы да яхшы гына. Менә шушы утырышта күп кенә милләтпәрвәрләребезгә кара ярлык булып тагылачак “солтангалиевчелек” келәймәсе мәйданга китерелә дә инде. Шушы утырыштан соң, татар халкы мәнфәгатьләрен яклаучыларны, әлеге ярлыкны тагып, утыртып куя, сөргенгә сөрә башлыйлар. Сталин шушындый эшләргә бик маһир була. Республика төзелер алдыннан да, төзелгәч тә татарның асыл уллары, кызлары менә шулай бик күп газап чигә.

1921–1922 еллар – республикабызда байтак милләттәшебез кырылган, әле дә юньләп өйрәнелмәгән ачлык, корылык вакыты. Шушы елларда Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Вәли Юнысов, беркемнән сорап тормыйча, казначылык булдыра. Акчаны шунда сала. Солтангалиевне шундук юк итмиләр бит әле. Төрмәдән чыгарып, беркадәр ирек биргәч, Мирсәет әфәнде Казанга килә. Шунда болар очрашалар. “Син казначылыкны кемнән рөхсәт сорап оештырдың соң?” – дип кызыксына моннан Мәскәү кунагы. “Менә сиңа – эшсез кешегә дә файдасы тиде бит әле”, – дип көлә Вәли. Казначылык оештыруның әһәмияте шунда: әлеге ысул белән тупланган акча, тимер юл челтәрендә эшләүче кешеләрне матди кызыксындырып, ачлык елны төрле илләрдән Мәскәүгә килгән тауарны Казанга кайтарту эшен җиңеләйтә. Менә шундый ихлас, зур йөрәкле шәхесләребез республикабызны ныгытырга, үстерергә тырыша. Бик авыр була, әлбәттә. Вәли Юнысов Мәскәүдә операция вакытында “матур гына” теге дөньяга озатыла (Сталин Фрунзедан да шушылай котылган, диләр). Солтангалиев, аны җирләгәндә: “Юнысовның ни сәбәпле вафат булуын әле без шактый күп еллар үткәч кенә белербез”, –дип чыгыш ясый.

– Болак арты республикасы дип йөртелүче үз дәүләтчелегебезне булдыру омтылышын искә алмый китсәк, язмабыз тулы булмастыр?

– Дөрес әйтәсез. Дәүләтчелегебезне булдырырга йөрүчеләрне кысрыклау башлангач, милләтпәрвәрләребез Болак артына күчә. Моңа хәтле шуны әйтеп китү кирәк: 1918 елның 28 гыйнварында шәһәр үзәгендә, Ирек мәйданындагы Дворяннар йортында (Ратуша бинасы буларак та билгеле) Ильяс Алкин җитәкчелегендә икенче мөселман корылтае башлана. Аның төп омтылышы, максаты Идел-Урал республикасын игълан итү булган. Корылтай ачылганда, мәйданда халык бәйрәм ясый. Күпләр безнең дәүләт торгызыла дип шатланып йөри. Анда большевиклар, шәһәр җитәкчеләре дә чыгыш ясый. Әмма шул ук вакытта, республика игълан иттермәс өчен, большевиклар астыртын эш алып бара. Нәтиҗәдә 1918 елның 28 февралендә, 1 мартка каршы төндә булачак республика җитәкчеләрен кулга алалар. Дөрес, большевиклар, халыкның ярсуыннан шикләнеп, кулга алырга төнлә генә килә. Ул вакытта әле курка-курка гына кулга алганнар. Бу хәл билгеле булгач, шәһәр халкы бик нык шаулый башлый. Мәчетләрдә, базарларда тавыш чыга. Менә шушы вакытта Гайнанетдин Вәисов янына төрле яктан делегатлар килә. “Безне яклап чыгыш яса, корал бир”, – дип мөрәҗәгать итәләр аңа. “Сезгә мылтык нәрсәгә? Советлар белән сөйләшегез. Миндә аларга каршы чыга торган корал юк”, – дип җаваплый ул. Килүчеләр бик күп була. Тавыш, ыгы-зыгы көчәя. Шул вакытта Гайнанетдин, тәрәзәне ачып: “Җәмәгать, әйдәгез бу мәсьәләне тыныч юл белән хәл итик”, – дип әйтмәкче була. Тик кемдер ата да, ул шунда җан бирә.

Мондый ыгы-зыгы чыккач, республика игълан итәргә җыенучылар, ныклап Болак артына күчеп, урамнарда катгый тәртип урнаштыра. Анда 95нче мөселман полкының утырышлары дәвам итә. Менә шунда унбиш кешедән торучы Мөселман халык комиссариаты төзелә. Аның рәисе итеп Исмәгыйль Атнагулов сайлана. Аны Сәлах Атнагулов белән бутарга ярамый. Сәлах – пединститут ректоры да булган кеше. Әлеге унбиш кешенең һәрберсе турында очерклар, китаплар язарга кирәк. Менә мин үзем дә Исмәгыйль Атнагуловның кем булганын белмим. Алар арасында Фатих Мөхәммәдьяров кебек белгән кешеләр дә бар. Күрәсең, күбесе Казанга төрле шәһәрләрдән мөселман корылтаена килгән делегатлар булган. Тарасов кебек тарихчылар: “Болак арты милләтчеләр, контрреволюционерлар оясы булган”, – дип язып чыкты. Юк, алай түгел. Анда туып килүче татар-мөселман демократиясе булган. Мөселман халык демократиясе үз дәүләтен төзергә карар кылган һәм эшне башлап та җибәргән. Моны ничек исбат итеп була? Алар “Идел-Урал өлкәсе” дип аталган гәзит чыгарып өлгергән. Аның ике саны дөнья күргән. Болар архивта саклана. Шул гәзит сәхифәләрендә Мөселман халык комиссариатының төп вазифалары шәрехләнгән. Беренче, төп максаты – Идел-Урал республикасын игълан итү. Милләтпәрвәрләребез гәзиттә бастырылган мөрәҗәгатьтә: “Үзебезне хуплаучыларнең барча мәнфәгатьләрен кайгыртачакбыз”, – дип белдерә. Мидхәт Мөхәррәмов кебек галимнәребез Болак арты республикасы хәрәкәтен өйрәнүгә зур өлеш кертте. Дөрес, Сәхипгәрәй Сәетгалиевне мактап язучылар да булмады түгел. Аларны телгә алып тормыйк.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*