tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьлек — хыялларны тормышка ашыру мәле: Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды
Яшьлек — хыялларны тормышка ашыру мәле: Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды

Яшьлек — хыялларны тормышка ашыру мәле: Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды

«Милләтебезнең киләчәк язмышы бүгенге яшьләр кулында», — дигән фикер белән килешмәгән кеше юктыр. Удмуртиядә дә татар яшьләре хәрәкәтенең ике дистә елдан артык тарихы бар. Ноябрь аенда “Иман” татар яшьләре берлегенә 25 ел тулды.

Мондый оешма өчен чирек гасыр — зур вакыт аралыгы. Соңгы елларда “Иман” татар яшьләре берлеге “Татар кызы” конкурсы, «Чәкчәк» бәйрәмнәре, “Мин татарча сөйләшәм”, хәйрия акцияләре кебек чаралар уздырып, милләттәшләребез күңелен яулады. “Иман” татар яшьләре берлеге моннан 25 ел элек — 1994 елда — барлык татар яшьләрен бергә туплау, аларның уртак кызыксынуларын булдыру, милли юнәлештә файдалы эшләр башкаруга җәлеп итү теләге белән оештырыла һәм әлеге максатларга ирешеп килә. Бүген дә оешманың көчле составы, кызыклы проектлары бар. Ә 30 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында татар яшьләре берлегенең чираттагы зур Корылтае булып узды.

Яшьләр бу җыелышта идарәнең яңа составын һәм рәис сайладылар, киләчәккә эш планнарын билгеләделәр. Удмуртия Респуб­ликасы Милли сәясәт министрлыгының бүлек мөдире Виктория Папаева яшьләргә халыкара “Татар кызы-2019” конкурсын уздырганда куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Юбилей белән тәбрикләп, уңышлар теләде.

“Иман” татар яшьләре — Удмуртиядә генә түгел, Татарстанда һәм башка регионнарда да иң яхшы эшләүче оешмаларның берсе. Сезнең шушы оешманың эшен алып баруыгыз, аны җиренә җиткереп башкаруыгыз өчен без, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, гомумән, Удмуртия татарлары горурланабыз, шатланабыз. Чөнки без кайсы гына регионга барсак та, сезнең турыда бары тик яхшы фикерләр генә ишетәбез. Милләтебез, телебез сагында торганга бик зур рәхмәт сезгә. Әлбәттә, сезнең оешманы “Татар кызы”ннан, “Чәкчәк” бәйрәменнән башка күз алдына китереп булмый. Тик соңгы елларда “Чәкчәк” бәйрәмен уздыру бераз сүлпәнләнде. Аны уртак көч белән кабат яңартып җибәрерсез дип ышанабыз. Ә бүген үзегезгә лаеклы җитәкче, актив идарә составы сайлавыгызны телибез. Декабрь аенда “Идел” яшьләр үзәге уздыра торган лидерлар мәктәбендә “Иман”нан да яшьләр катнашыр һәм, проект яклап, җиңү яулап кайтырсыз дип уйлыйм”, — дип, теләк-фикерләрен җиткерде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия идарәсе җитәкчесе Рәмзия Габбасова. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин яшьләрне бергә эшләргә, милли-мәдәни автономия, татар иҗтимагый үзәге уздырган чараларда катнашырга чакырды.

Җитәкчене, чыннан да, лаеклыны сайладылар яшьләр. Дилия Харисова быел яз аенда “Татар кызы — 2019” республикакүләм конкурста җиңү яулады, октябрь аенда Ижауда узган халыкара бәйгедә дә республикабыз данын яклады. Бүген ул Халыклар дуслыгы йортында методист булып эшли, милли тормышта да актив катнаша. “Рәис булып сайлануыма бик шат. Иң зур теләгем – көчле команда туплау. Яшьләр милли чаралар уздыруда үзләре теләп катнашсыннар, яңа проектлар булдыруда актив булсыннар иде. Чөнки команда булмаса, эшләп тә булмаячак. Проектлар өстендә эшләгәндә дә, ниндидер яңалык кертергә уйлыйм. Чөнки без, татар яшьләре, замана белән бергә атларга тиеш. Идеяләр бик күп, тик боларны әле алдан сөйләп йөреп булмый. Яңа команда белән уртага салып сөйләшәсе бар. Яңа идарәдәге егетләр-кызлар алар чыннан да бик активлар, без барысын да булдырырбыз, дип ышанам”, — диде Дилия Харисова.

Корылтайда республиканың төрле шәһәр-районнарыннан яшьләр җыелган иде. Очрашуда алар да үз проблемалары белән уртаклаштылар. “Яшьләр кирәк. Минем үземә дә 30 яшь инде. Ә районнарда, шәһәрләрдә “Иман” татар яшьләре берлеге ныклап эшләсен өчен оешмага йөрүчеләрнең яше уналтыдан башланырга тиештер дип саныйм. Чөнки соңрак гаиләләр корабыз, балалар туа. Милли чараларда катнашырга, оештырырга вакыт җитми. Мин өченче ел инде Сарапул шәһәренең “Иман” яшьләре берлеге рәисе булып торам. Хәзер медицина көллияте белән эшләргә уйлыйбыз. Чөнки районнардан, авыллардан күп татар яшьләре анда укырга килә. Студентларның вакытлары да күбрәк була”, — дип сөйләде Рөстәм Сөләйманов.

Яшьләрнең теләкләре матур, максатлары зурдан. Аларга бары тик уңышлар гына телисе килә. Киләчәктә дә алга чакырган хыяллары чынга ашыр, милләткә тугрылыклы хезмәт итәрләр дип ышанып калабыз.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*