enrutat
Баш бит / Кемнәр чигә “Казан сөлгесе”н?
Кемнәр чигә “Казан сөлгесе”н?

Кемнәр чигә “Казан сөлгесе”н?

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда Кукмара районының тарихи Адай авылында Равил белән Васыйга гаиләсендә өченче төпчек бала булып сылу кыз бала туа. Үзе дә гөлдәй нәфис, исеме дә Гөлнара була.

Бик тә тәрбияле, гореф-гадәтләр сакланган гаиләдә үсә ул. Бу авылда кызлар буш вакытларын телевизордан сериал карап, капка төбендә көнбагыш чиртеп кенә уздырмый, ә ярыша-ярыша яулык чигә икән. Бер-берсенә күрсәтмичә, яшереп чигәләр: иң матур үрнәк синдә генә булырга тиеш!..

Сабан туе алдыннан егетләр сөлге җыярга чыга. Кызлар чиккән яулыкларын күтәреп елмаеп килеп чыга, дип уйлыйсызмы? Юк шул, иң кызыгы шунда: кыз бала айлар буе яшереп чиккән асыл бизәкле яулык яки сөлгесен ала да… кача!.. Печәнлеккә яисә сарайга кереп яшеренә. Ә сөлге җыючы егетләр аны дөнья бетереп эзли, кыз табылганчы гармунчы капка төбендә гармунда сыздырып тора. Ниһаять, кыз табыла, кыйммәтле яулык яисә сөлге егетләр кулына төшә һәм аны зурлап гармунчының гармун каешына бәйләп куялар. Менә шундый матур гореф-гадәтләр мохитендә буй җиткез дә, ка­шыкка салып йотардай сылу булмыйча кара син.

Шулай итеп, сылукай үсеп җитеп авылдан, әти-әни кочагыннан чыгып китә, банк мәктәбен, КФУның журналис­тика факультетын тәмамлый. “Татарстан” радиосында эшли башлый. Кызыксынучан, тәрбияле, мөлаем кыз үз эшен бик яратып башкара, тапшыруларны күңел биреп әзерли.

Үзе яшь булгангадыр, татар яшь­ләре тормышы турында тапшыру эшләргә була. Ул чакта әле яшьләрнең “Шәрык клубы” гөрләп эшләп торган чак, Гөлнара үз тапшыруына шунда даими йөрүче егет-кызларны чакыра. Арадан берсе, Азат исемлесе үзенең төпле фикерләре, уй сөреше белән кызның күңеленә бик хуш килә. Аеруча “Татар гаиләсе нинди булырга тиеш?” дигән сорауга җавабы ошый аның туташка. “Кара әле, нәкъ минем кебек уйлый икән бу егет”, – дигән уй сызылып үтә күңеленнән…

Әкиятнең дәвамын кыскача гына языйк. Гөлнара чиккән асыл бизәкле сөлге көрәшче егет Азатның иңенә салына. Укытучылар гаиләсендә үскән батыр Теләче егете гүзәл кыз­ның кулын сорый. Алга таба – барлык йолалары җиренә җиткерелгән чын милли туй… Хәзер Гөлнара белән Азат ту­пырдап торган ике угыл үс­терә. Тик әкият болай гына бетми әле. Йөрәген яулаган егет асылының җилкәсенә чиккән сөлгесен салган Гөлнара чигү эшен ташламаган. Дөресрәге, ул аңа янәдән әйләнеп кайткан.

Адайда инкыйлабка кадәр әллә ничә буын мануфактур кибетләр тоткан Мөхәммәтша бабаларының сәүдәгәрлек рухы уяна, күрәсең, канында. (Сүз уңаеннан, Гөлнараның апасы белән абыйсы да уңышка ирешкән эшмәкәрләр бүген). 12 ел эшләгән радиодагы эшен калдырып, баштанаяк “Казан сөлгесе” проектына чумган ул. Ике кечкенә бала белән дәүләт эшендә хилафлыксыз эшләүнең кыен булачагын аңлый ул. Гөлнара – милли җанлы кеше, халкыбызның рухи мирасы җуелып бару аны нык борчый. Элек татар йортын бизәп торган чигешле кашагалар,  карават япмалары, ап-ак пәрдәләр акрын гына юкка чыкты, көнкүрешебездәге милли үзенчәлекләр җуелды. Ә бит болар һич тә вак нәрсә түгел, гасырдан-гасырга күчеп килгән милли тормыш үзенчәлекләре югалу милләтнең рухи үзгәрешенә, ярлылануына барып тоташа… Болар хакында күп уйлана яшь ханым. Һәм тәвәккәлләргә була. Милли чигешләр белән бизәлгән урын-җир әсбаплары, сөлгеләр, тастымаллар, алъяпкычлар һәр татар йортында булырга тиеш!

Гөлнара шушы максат белән үз эшен оештырып җибәрә. Әлбәттә, барысы да җайлы гына бармый. Нәкышләрне ясарга, чигүчеләрне табарга, цех белән килешергә… Эшләнмәләргә ничек бәя куярга, чигүче кызларга ничек түләргә?.. Әкренләп барысы да җайлана. “Аллаһы Тәгалә үзе юлларын ачты”, – ди хәзер Гөлнара, ул чакларны искә алып. Элек бөтен эшне үзе башкарса, хәзер чигүчеләр – аерым, заказ кабул итүчеләр, төрүчеләр – аерым. Халык исә нәкышле эшләнмәләрне бик яратып кабул иткән. Кешеләр чигүле бизәкләргә сусаган бул­ган. “Казан сөлгесе”ндә компьютерлы зур сәнәгать ма­шинасында чигәләр.  Махсус белгеч бөтен бизәкләрне компьютерга күчерә. Һәр бизәк аша энә-җепнең үткәнен ул компь­ютер аша күзәтеп тора. Бер эшләнмә уртача бер сәгать-сәгать ярым эчендә әзер була.

“Тагын бер яңа юнәлешне башладык, – дип яратып сөйли Гөлнара, – тамбур чигүе. Ул кул машинасында чигелә. Бик мәшәкатьле эш, чөнки рәссам нәкышне тукымага төшерергә тиеш. Башта бер төс, аннары икенче төс чигелә. Ничә төс бар, һәркайсын аерым чигәргә кирәк.

Һәр чигешнең үз мәгънәсе бар. Нәкышләрнең һәркайсы мәгънәле. Әйтик, борын-борыннан әбиләребез һәркайсы үзләренчә  гомер агачын чиккән. Гадәттә, бу бизәк түр кашагасына чигелгән. Гаиләгә бәхет, бәрәкәт, сәламәтлек, ныклы нәсел дәвамчылары теләүне үз эченә алган ул. Бу төшенчәләр милли бизәкләр теле белән сурәтләнгән. Әйтик, гөлҗимеш бизәге – сәламәтлек, вак чәчәкләр – бәрәкәт символы. Лалә чәчәге – ир-ат образы, роза – хатын-кыз заты… Безнең “Әни җылысы” дигән алъяпкычыбыз бар, бу исемне андагы бизәкләрнең мәгънәсенә карап бирдем. Безнең эшләнмәләр очсыз түгел. Тамбур чигешлеләре аеруча кыйммәт. Ни өчен милли нәкышле, күп хезмәт  кергән әйберләр арзан булырга тиеш әле? Без үз хезмәтебезне, рухи байлыгыбызны бәяләргә тиеш!  Мин осталарыма хезмәтләре өчен кызганмыйча түлим,  алар бөтен күңелләрен биреп, йөрәк җылыларын кушып эшлиләр бит. Кул эшенең бәясе булырга тиеш, бу – милли байлык”.

“Казан сөлгесе”ндә чигелгән күз явын алырлык сөлге, эскәтер, тастымаллар, алъяпкычлар бүген бик күп өйләрне генә түгел, затлы рестораннарны да бизи. Гөлнара ике угылына чын милли, дини тәрбия бирергә дә өлгерә. Үз улларының гына түгел, барлык татар балаларының да туган телендә сөйләшеп үсүен тели ул. “Тукай оныклары” конкурсын да шул хыял белән үткәрергә алынган иде. Анда йөзләп нәни бала туган телдә нәфис сүз сөйләде, бүләкле булды. Төрле курсларга йөреп, белемен арттырырга да, дини белемнәрен тирәнәйтергә дә вакыт таба Гөлнара. Өстәвенә, былтыр  фехтование белән мавыгып китеп, мөслимәләр арасында бу спорт төре буенча ярышта 1 нче урынны алган. Гөлнара белән якыннан танышканчы, аралашканчы ук, күңелдә “матур кеше” дигән тәэсир туган иде. Моның чын хакыйкый фикер икәне расланды. Ул чын мәгънәсендә матур татар ханымы: үзе дә, килеш-килбәте дә, гамәлләре дә, һәм әлбәттә, чиккән сөлгеләре дә.

Эльмира СИРАҖИ
madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*