tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендә «Без үскәндә үскән идек» китабы тәкъдим ителде
Балык Бистәсендә «Без үскәндә үскән идек» китабы тәкъдим ителде

Балык Бистәсендә «Без үскәндә үскән идек» китабы тәкъдим ителде

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылы клубында Тәлгать Мотыйгуллин белән Нурулла Гарифның «Без үскәндә үскән идек» дип аталган китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кичәне район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт азан әйтеп башлап җибәрде, Коръән аятьләре укып дога кылды һәм тамашачыга үтемле вәгазьләрен җиткерде.

Сәхнә түренә китапның авторлары — авыл эшмәкәре Тәлгать Мотыйгуллин һәм бүгенге көндә Яңа Сала авылында яшәп, туган халкына армый-талмый хезмәт итүче укытучы, танылган тарихчы, археолог, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф чакырылды.

Алар китапның язылу тарихы белән тирәнтен таныштырып үтте.

Анда авылыбызның үткәне, хәзергесе, Тәлгать Мотыйгуллинның балачагы, үсмер еллары, тормышында күргән гыйбрәтле, сөенечле, моңсу истәлекләре туплап бирелгән. Әнисе Таһирә апага багышланган истәлекләр укучыны китапның башыннан ахырына кадәр озата бара. Җор да, зирәк тә, акыллы, уңган-булган, туры сүзле Таһирә апаны авылдашлары әле дә яхшы хәтерлиләр, сагынып искә алалар.

Әтиләре бик яшьли фаҗигале төстә үлеп китә. Биш баланы ялгызы үстерергә туры килә Таһирә апага. Ата урынына да, ана урынына да була ул. Балаларын эшкә өйрәтә, барысы да тормышта үз юлларын табалар. Әтисез үткән балачак, кимсенүләр Тәлгать абыйны иртә олыгайта. Яшьтән кул арасына керә ул, әнисенең киңәшләре, тормыш дәресләре аны яшәргә, кыен хәлләрдә дә югалып калмаска өйрәтә.

Китап авторлары авылдашлары кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*