tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ галимәсе Әлфия Йосыпова онлайн-җыенда беренче татар сүзлекләре турында сөйләде
КФУ галимәсе Әлфия Йосыпова онлайн-җыенда беренче татар сүзлекләре турында сөйләде

КФУ галимәсе Әлфия Йосыпова онлайн-җыенда беренче татар сүзлекләре турында сөйләде

КФУ галимәсе Әлфия Йосыпова Әхмәт Ясәви исемендәге төрек-казах университетының тюркология тикшеренүләре институты тарафыннан оештырылган онлайн-җыенда татар сүзлекләре турында чыгыш ясады.

Татар галимәсе «XIX гасырда басылган татарча сүзлекләр» дип аталган чыгышында XIX гасырда 20гә якын татарча сүзлек нәшер ителүе, башка халыкларда мондый күләмнең булмавы, ул чорда басылган сүзлекләрнең бүгенге татар лексикографиясе өчен үрнәк һәм чыганак булып торуы хакында сөйләде.

Әлфия Йосыпова беренче русча-татарча сүзлекнең Иосиф Гиганов тарафыннан төзелүен белдерде. Александр Троянский, Салихҗан Кукляшев, Лазарь Будагов төзегән сүзлекләр хакында да киң мәгълүмат бирде. Кукляшев хезмәтен ул чордагы беренче татар әдәби тел сүзлеге дип атады, оригинал әсәрнең КФУ китапханәсендәге сирәк китаплар бүлегендә саклануын искәртте.

Татар галимәсе миссионерлар тарафыннан чыгарылган сүзлекләрне дә искә алды. Аларның Мамадыш керәшеннәре сөйләмен иң чиста тел буларак бәяләүләрен әйтте. «Миссионер Николай Остроумов сүзлекләрендә иң зур урынны керәшен сөйләшләренә хас диалекталь лексика тәшкил итә. Сүзлекләре халыкның җанлы сөйләменә нигезләнгән», — диде ул.

Әлфия Йосыпова татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тарафыннан 1885-1886 елларда басылган ике томлык «Ләһҗәи татари» сүзлекләренә аерым тукталды. Насыйринең бу хезмәтен төрек кешесе Әхмәт Вәфикъ тарафыннан 1873-1876 елларда бастырылган «Lehce-i Osmânî» сүзлеге нигезендә төзүен әйтте.

Зум программасы аша оештырылган фәнни җыен бер сәгать дәвам итте. Ул «Идел-Урал тикшеренүләре» журналы оештырган «Гыйльми очрашулар» циклы кысаларында үткәрелде. Җыен программасын Төркиянең Кыркларэли университеты галиме, Әхмәт Ясәви исемендәге төрек-казах университеты тюркология тикшеренүләре институты мөдире Бүләнт Байрам алып барды.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*