tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллыда бүген high-tech стилендә яңа «Чаллы Яр» мәчете ачылды
Яр Чаллыда бүген high-tech стилендә яңа «Чаллы Яр» мәчете ачылды

Яр Чаллыда бүген high-tech стилендә яңа «Чаллы Яр» мәчете ачылды

Бүген, сәфәр аеның 29 нчы көнендә (16 нчы октябрьдә), Яр Чаллыда тантаналы рәвештә «Чаллы Яр» мәчете ачылды. Чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, хакимият органнары вәкилләре, кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты.

Ачылыш Яр Чаллы шәһәренең «Җәмигъ» мәчете имамы Рамазан хәзрәт Идрисовның Изге Коръән аятьләрен укуы, аннан соң кунакларның Аллаһы Тәгалә йорты иминлеге өчен дога кылуы белән башланып китте. Аннан Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул мәчет төзелешенә өлеш керткән шәһәр халкына рәхмәт белдерде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәчет ачылышында башка мәртәбәле кунаклар да чыгыш ясады.

Барлык чыгышлардан соң мәчеттә беренче азан тавышлары яңгырады. Яр Чаллы мөселманнары, җомга намазын укырга дип, мәчеткә кереп китте – биредә алар, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, җомга намазын укыды.

Яңа мәчет берьюлы шәһәрнең Орловка боҗрасы янында яшәүче кешеләр һәм юлчылар өчен хезмәт итәчәк, чөнки ул юл буенда урнашкан. «Чаллы Яр» мәчете физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын да исәпкә алып төзелгән, биредә алар өчен аерым тәһарәтханә дә бар. Мәчетнең гомуми мәйданы 450 кв. м. тәшкил итә, ул берничә уку сыйныфын һәм чаралар үткәрү өчен аерым залны да үз эченә ала. Мәчет 200 дән артык кешене сыйдыра ала.

«Чаллы Яр» – шәһәрдәге high-tech стилендәге беренче мәчет. Бу объект башка мәчетләрдән гадәти булмаган архитектур корылышы белән аерылып тора – бинаның тышкы ягын һәм интерьерын бизәүдә high-tech стилендәге элементлар кулланылган.

Яр Чаллы мөхтәсибәтенә эш сәфәре кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук шәһәрнең «Зиннәт» гаилә үзәген дә күреп китте — биредә балаларны татар традицияләрендә тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*