tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсына старт бирелде

ВИДЕО: Казанда “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсына старт бирелде

Балаларны кече яшьтән үк милләтебез тарихы, аның үткәне, тарихи урыннары белән таныштыруны үзмаксат итеп куярга кирәк дип уйлыйм, чөнки бала күңеле – ак кәгазь, аны нигезле формалаштыру, кирәкле милләтебез байлыклары белән баету – төп бурычларыбызның берсе булып тора. Бу яшьтә салынган орлык, яхшы шытымнар биреп, киләчәктә татлы җимешләре милләтебезнең нигезле байлыгына әверелер. Шуның өчен дә “Татар кызчыгы, Татар малае”н үткәргән вакытта төрле тарихи урыннарга сәяхәт итү, аларны кызыксындыру бәйгенең төп шартларыннан санала. Биредә Сез 2018нче елгы бәйге вакытындагы “Татар утары” буенча сәяхәтне күрәсез. Сәяхәтне тарих фәннәре кандидаты Айрат Файзрахманов алып бара. Ярдәме өчен без аңа бик тә рәхмәтле. Балаларыбыз белән тарихи урыннарга сәяхәтләр кылабызмы? Бу турыда уйлаганыбыз бармы?

Кадрия Идрисова

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары

иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*