tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ галимнәре Истанбулда
КФУ галимнәре Истанбулда

КФУ галимнәре Истанбулда

Май аеның соңгы көннәрендә,  Казан федераль университетының Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты телевидение тапшырулары әзерләү һәм тапшыру кафедрасы галимнәре Истанбулда булып киттеләр. Алар Истанбул университетының коммуникация факультеты җитәкчелеге чакыруы буенча килде.

Татарстан кунаклары әлеге уку йортының радио, телевидение һәм кино сәнгате бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар. Студентларның телетапшырулар әзерләү студиясендә булдылар, яңа технологияләр һәм заманча мөмкинлекләр белән бәйле мәгълүмат тупладылар. Шулай ук факультет деканы Нилүфәр Сәзәр белән очрашып, үзара хезмәттәшлек багланышлары турында сөйләштеләр.

КФУның телевидение тапшырулары әзерләү һәм тапшыру кафедрасы башлыгы Резидә Даутова җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе “Истанбул Сабаһаттин Заим” университетында да булып, төрек шагыйре Акиф Эрсой белән бәйле конференциягә катнаштылар, әлеге шәхескә багышланган документаль фильм карадылар. Кунаклар “NTV”, “CNN TÜRK” кебек Төркиянең иң абруйлы телевидение каналларының эш тәртипләре белән кызыксындылар, анда эшләүче күренекле журналистлар белән аралашып, Төркиянең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан галимнәре очрашулардан бушаган вакытларын Истанбул каласының тарихи урыннарын, бай мәдәни мирасын тамаша кылуда үткәрделәр. Шул исәптән Әдернәкапы зиратында җирләнгән күренекле татар зыялылары Йосыф Акчура белән Гаяз Искакый каберләрен зыярат итеп, рухларына дога кылдылар.

Очрашуларның берсе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай белән булды. Татарстан галимнәре Татарстанның чит илдә рәсми аккредитацияле бердәнбер журналисты, Казан дәүләт университеты журналистика факультеты һәм Төркиянең Эгәй университеты теле-, радиотапшырулары һәм кинематография бүлегендә укыган Рушания ханымнан Төркия мабугаты һәм телевидение каналларының саны, аудиторияләре, сәясәткә һәм дәүләт эшенә йогынтысы турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук нинди тапшыруларга өстенлек бирелүе, программаларны әзерләү процессы, хакыйкатьне булганы кебек халыкка ирештерү ысуллары, оперативлык һәм сүз иреге белән бәйле мәсьәләр турында сүз булды. Кунаклар хосусый мәгълүмат корылышларының җәмгыять һәм дәүләт арасындагы багланышлары белән кызыксындылар.

Делегация вәкилләре Истанбулдагы очрашулардан канәгать калып, бай мәгълүмат һәм зур тәҗрибә туплап кайтып киттеләр.

Истанбул, “Татар-информ”,
Рушания Алтай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*