tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ лицеен тәмамлаган укучы информатика буенча халыкара олимпиадада алтын яулады
КФУ лицеен тәмамлаган укучы информатика буенча халыкара олимпиадада алтын яулады

КФУ лицеен тәмамлаган укучы информатика буенча халыкара олимпиадада алтын яулады

Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Илдар Гайнуллин информатика буенча XXXII халыкара олимпиадада алдын медаль яулады.

Оештыручы ил сайтында чыккан протоколлар нигезендә, Илдар Гайнуллин алтын медаль иясе булды. Рәсми нәтиҗәләрне 23 сентябрьдә олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәкләр.

Информатика буенча халыкара олимпиада (IOI) онлайн-форматта 14-23 сентябрьдә уза. Оештыручы ил — Сингапур. Ярышларда 80 илдән килгән командалар катнаша. Россияне Казаннан, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән дүрт катнашучы тәкъдим итә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*