tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт!
Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт!

Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт!

Әнә шул исем астында, күптән түгел Ак калфак ханымнары Тукай муниципаль районында күчмә утырышта булып кайттылар. Өч көнгә сузылган эчтәлекле чарада Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге “Ак калфак” татар хатын кызлары актив әгъзаларыннан “Кол Гали” исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, Каенлы авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Тамаша” театры җитәкчесе Разия Якуповалар катнаштылар. Алар Тукайлыларның тырыш, хезмәт сөючән, кунакчыл, бердәм, кешелекле һәм шул ук вакытта гади булуларына сокланып, гореф-гадәтләре белән танышып кына калмыйлар, үзләре дә мастер-классларда, бәйгеләрдә көч сынашалар. Бүген шәһәребез музеена җыелышып нәкъ шул турыда әңгәмә куерттык.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ганиев Мәҗит улы, аның ярдәмчесе Исмагилова Вәсилә Исмагыйль кызы тарафыннан милли рухта оештырылган гаять эчтәлекле чарада шәһәребезнең Аксакаллары, “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары, мәчет әһелләре, балалар бакчалары мөдирләре, мәдәният һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Килгән беребезне милли киемнән ачык йөз белән каршы алдылар.

Гүзәлия Шәйхрази кызы белән Разия Кирам кызы Тукай районы авыллары буйлап сәяхәт уздырганда күргән-белгәннәрен, дан казанган меценат Хәлфиннәр, шул төбәктән чыккан һәм тематик яктан иҗатлары тәңгәл килгән мөхтәрәм шәхесләр: Зөһрә Сәхәбиева, Дания Нурлы, Эльмира Шәрифуллина, Марат Әмирхановлар турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Аларның ялкынлы чыгышларын тыңлап үзебезне дә шунда булгандай хис иттек.

Мәсәлән, Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәбендә сәламәтлекләре чикле булуына карамастан алтын куллы балаларның тырышлыкларына сокланмаган кеше булмаган. Сүз уңаеннан, аларның иҗат җимешләрен: сәйләннәрдән ясалган агачлар, тукымалардан эшләнгән чәчәкләр, рәсемнәр белән без дә таныштык, ягъни фото-сурәтләрен экраннан күрдек. Шулай ук, сәләтле балалар белән эшләүче, аларга көн дәвамында тәрбия кылучы педагогларның үтә дә сабыр булулары, күп белүләре гаҗәпкә калдырган аларны. Ханымнарның үзләренә дә төрле әйберләр ясап карау мөмкинлеге тудырылган, алар такталарга милли бизәк төшергәннәр, хәтта пычкы чүбен дә “эшкә җиккәннәр”…

Чебенле авылындагы истәлекле вакыйга да күңелдә уелып калырлык: Мөхлисә Бубыйның әнисе Бәдербанат абыстайга язма тактасы урнаштыралар ул көнне. Картлар йортындагы кичерешләрне тыңлаганда исә барыбызның да күзләре дымланды, һич онытырлык түгел.

Боерган авылында мунчала чыгару серләренә генә төшенеп калмыйлар, мунчаладан төрле тукымалар кушып курчак ясарга да өйрәнәләр. Шулай ук ризык пешерү осталары белән танышу да искиткеч, югары бәяләнә. Әйтергә кирәк, шушындый эчтәлекле очрашуларны, күчмә утырышларны булдыручы, аны тиешенчә алып баручы, милләтебез өчен җан атучы, иҗтимагый оешма рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы Аккалфаклыларның үзләрен дә яшь киленнәрдәй сынап карага җай таба, 150 кешедән торган ханымнарны өч командага бүлеп биремнәр бирә, тәм-томнар пешертә…

Театр елы уңаеннан балалар да сәхнә осталыкларын күрсәтәләр. Иске Җирекле авылында урнашкан “Тукай” балалар бакчасында нәниләр чыгышы аеруча күңелләренә хуш килә ханымнарның.

Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты “Алтын битлек” халык театры башкаруында куелган “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” дип исемләнгән спектакль нык дулкынландыра үзләрен. Кичләрен кул эше тоткач та, ял иткәндә дә шул хакта була сүзләре. Тамашадан алган тәэсирләре белән бүлешә-бүлешә, төрле калдык тукымалардан юрганнар, кирәк-яраклар тегәргә өйрәнәләр.

Кыскасы, утырыш эшендә булып кайткан ханымнарның чыгышларын тыңлап, видео-сюжетлар карап без дә ләззәтләндек, рухи байлык тупладык, тәрбия эшендә кулланырлык фикерләр ишетеп куандык.

Очрашуга Америкадан кунакка кайткан Гөлнара Гарееваның килүе дә ямь өстенә ямь өстәде. Ул үз чиратында ничек итеп чит илдә яшәүче татарлар белән милли бәйрәмнәр оештырулары хакында сөйләде. Март аенда уздырылган Сабантуй бәйрәме күренешләреннән төзегән фото-альбомы кулдан-кулга йөрде.

Түбән Кама үзәк җәмигъ мәчете методисты – Роза ханым Латипова исә Корбан бәйрәменә кагылышлы мөһим мәгълүматләр белән таныштырды, барыбызны да олуг бәйрәмгә чакырды.

Эчтәлекле вә тәрбияви кичәне йомгаклау өчен сүз җитәкчебез Галиуллина Гөлсинә Ибраһим кызына бирелгәч, ул “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының эшенә хисап тотты, ягъни Аккалфаклылыр тарафыннан башкарылган эшләргә бәя бирде. Сүзен йомгаклап, максатабыз уртак – милләтебезгә хезмәт итү, кая гына барсак та ишеткән-күргәннәребезне халыкка җиткерү, алдынгы тәҗрибәләрне тарату, тәрбия эшебездә куллану, диде. Шулай ук, Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләрнең дә матур эшләре шактый булуын искәртеп, киләчәктә без дә кунаклар кабул итәрбез, мактауга лаеклы эш-гамәлләребезне без дә күрсәтербез диде, киләчәккә булган планнар белән таныштырып.

Җылы бәйрәм төсмерен алган чарадан халык китергә ашыкмады. Бер-бер артлы сораулар яудырдылар. Сорауларга җавап биргәндә, Вәсилә Исмагыйль кызы актив катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе исеменнән бүләкләр таратты. Разия ханым башкаруында җыр тыңлагач, сүз чәй табыны артында дәвам итте.

Нурзия Мирхазова
Бөтендөнья татар конгрессы
Түбән Кама бүлеге “Ак калфак” татар хатын-кызлар
иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*