enrutat
Баш бит / Килер бер көн – татар телен белү модага әйләнер!
Килер бер көн – татар телен белү модага әйләнер!

Килер бер көн – татар телен белү модага әйләнер!

Балачакта мин калейдоскоп дигән уенчыкны ярата идем. Гади пыяла кыйпылчыклары борган саен күз явын алырлык бизәк хасил итәләр, тагын борасың, тагын үзгәрәләр. Элеккегесеннән дә гүзәлрәк бизәк килеп чыга.

Хәзер дә кулыма эләксә, мин ул балачак уенчыгыннан аерыла алмыйм. Хәер, безнең тормышыбыз үзе дә калейдоскоп бит инде ул. Төрле төсләрдән, хисләрдән торган вакыйгалар-хәлләр җыел­масыннан тора.

Соңгы араларда туган телебез – татар телен җиде килештә төрләндерәләр. Бе­рәүләр, өйрәнергә кирәк, икенчеләре, нигә ул, ди. Дөнья­ның бер генә илендә дә дәүләт телен гариза язып өйрәнмиләр анысы. Хәер, «антиреклама шулай ук реклама» дигән бит бер акыл иясе. Күрәсең, шул антирекламаның файдасыдыр инде, бүген яшәешебезгә туган тел ныграк үтеп керә башлады. Әйе, элек без, булганына риза булып, шулай гел дәвам итәр дип уйлап йөри идек. Ә хәзер тәти уенчыгын тартып алган бала кебек елый-сорый башладык. Елап сорап кына да булмагач, үзебез дә нидер эшләргә тырышабыз кебек шикелле сыман төсле тоела миңа бүген. Мисаллармы? Алары да җитәрлек.
Хәзер «ТНВ-Планета» каналында хоккейны татарча карап була. «Гол, ура!» сүзләре интернационал булса да, «һөҗүм», «капкачы», «алка» дигәннәрен ишетү колакка гына түгел, күңелгә дә рәхәт. Элек бит әле бу хакта уйлаганыбыз да юк иде. Менә бит тырышканда, теләгәндә була икән! Бу – шуның матур мисалы.

Татарча хоккей карап «Ак Барс» җиңгәндә горурлык хисе татыган ата-аналар аннары урамда да балалары белән татарча сөйләшә башлый икән бит! Соңгы араларда мин бу матур күренеш белән еш очрашам. Әниләре белән татарча тәтелдәп барган бер дә таныш булмаган бу сабыйларга үземнең китабымны да бүләк иткәлим. Сез аларның ничек сөенгәнен белсәгез?! Менә шуннан соң балалар китап яратмый дип әйтеп кара син!

Ә бит элек көндез чыра яндырып эзләсәң дә, Казан урамында татарча сөйләшү ишетми идек. Шул, авылдан килеп, урамда адашкан берәр татар әби-бабае сөйләшкән булса гына инде. Яшьләр авылча күренмәс,«дерювня» булмас өчен авыл капкасы янында ук калдырып китәләр иде ана телләрен. Ә хәзер вазгыять үзгәргән, димәк.
Гади халык кына түгел, хөкүмәт җитәкчеләре, хәтта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та татарча чыгышлар ясый башлады. Бигрәк тә яшьләр белән аралашканда, туган телнең зарурилыгына әһәмият бирә ул.

«Сәләт»тәге быелгы очрашуында бер генә авыз да рус сүзе кыстырмавы бер мине генә сокландырмагандыр һәм сөендермәгәндер. Менә шулай акрынлап берәмтекләп җыябыз без хәзер туган телне. Батманлап югалткач ни хәл итәсең. Ә җитәкчеләр үзләре үрнәк күрсәткәч, кушылучылар булачак. Безнең халык күбрәк кушканны эшләргә ярата бит.

Әле менә күптән түгел генә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та, татарның туган тел дип җан аткан шәхесләрен җыеп, түгәрәк өстәл уздырды. «Туган телне ничек саклап калырга?» дигән темага сөйләштеләр алар. Эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады.

Туган тел – һәр халыкның бүген иң авырткан җире. Туган телләргә карата булган фикер дөрес булмады, билгеле. Кешегә: «Әниең начар, аны санлама!» – дип әйтеп кара син. Иң зур дошманына әйләнәсең. Ә туган тел ана белән янәшә тора, ул юкка гына ана теле дип йөртелми.
Шушы яңалыкларга көенеп-сөенеп яшәгән заманда күңелне җылыта торган тагын бер хәбәр килеп иреште. Телевидение экраныннан, төгәлрәге, «Культура» каналыннан татар теленә өйрәтү курс­лары башлап җибәрделәр, һәрберсе 24 минутка сузылган 24 тапшыруда теләгән һәркем татар телен өйрәнә ала. Укытучы Дмитрий Петров – полиглот, 50 тел белә. Татар телен әлеге тапшыру өчен махсус өйрәнгән. Җайлы гына ысулын да тапкан. Хәзер шуны тамашачыга өйрәтә. Телевизордан карый алмаганнар өчен ютубка да урнаштырылган әлеге дәресләр. Моңа ничек сөенмисең инде? Бу бит туган телебезнең даирәсе киңәя дигән сүз. Килер бер көн – татар телен белү модага әйләнер. Булмас димә, дөнья бу!

…Әлеге хәбәргә сөенеп, метрода өйгә кайтып бара идем, стенадагы рәсемгә күзем төште. Анда күзлек кигән сөйкемле генә бер кызчык татар китабын кочаклап тора. Әйе, әйе, русча да, хәтта инглизчә дә китап түгел, үзебезнең «Татар халык авыз иҗаты»ның бер томын тоткан. Әкиятләрдер инде дип гөманладым. Чөнки балалар әкият яраталар бит алар. Ә моңа ничек сөенгәнемне белсәгез. Гап-гади күзлек кибетен рек­ламалаучы рәсемдә татар китабы булсын әле. Күптән мондый хәлне күргән юк иде бит инде. Шуңа риза булып яши бирә идек. Менә бит риза булмаучы табылган. Татарча укый белгән, тамырларында татар каны аккан һәркем шатлангандыр моны күреп. Әллә бу кибетнең җитәкчесе татар җанлы кешеме икән? Бәлки, шушы гайре табигый ысулны игътибарны юнәлтер өчен эшләгәндер. Ярар, ни булса да булсын. Борынгыныкы берәү әйткән ди бит әнә: «Үгез булмый черт булсын, балаларга сөт булсын!» – дип. Монда да шулай. Туган телгә генә файдасы булсын. Булыр да кебек шикелле сыман төсле тоела.

Тел мәсьәләсендә һәркем үзеннән башларга тиеш икәнен аңладык бит, ниһаять. Алайса кайберәүләрне гаеп­ләгән булдык, икенчеләргә – үпкәләдек. Әнә башкалабыз­да трамвай йөртүче бер кыз Илзидә Хафизова, үзенең эш урынында рәхәтләнеп татарча җырлап, вагонны «филармония сәхнәсе»нә әйләндергән. Пассажирларга да ошый, хәтта аның трамвае килгәнен тукталышта махсус көтеп тә торалар икән. Үзенең бу моңлы гамәлен кыз бик ансат кына «күңелем куша» дип аңлата. Аның тавышы бөтен дөньяга таралды хәзер. Җитмәсә Илзидә – автор-башкаручы. Күбрәк үз җырларын яңгырата. Татар дигән ил барын, анда җыр яратучы халык яшәвен күпләр белүе начармыни?!

Менә шундый сөенеч кыйпылчыклары. Аларны бергә җыйсаң зур бер куанычка оешып, көннәрдән бер көнне туган тел тантанасына әйләнер әле дигән өмет тә ялтырап китә.

Сезнең якларда туган телне яклау-саклау буенча нинди гамәлләр башкарыла? Бәлки, сез тагын да күбрәк мәгълүматлыдыр. Әйдәгез, шуларны безгә дә хәбәр итегез әле. Бергәләп сөенербез. Киресенчә, туган телгә аяк чалучылар булса да языгыз. Бергәләп фаш итәрбез. Тик битараф кына булмыйк.

Йолдыз Шәрапова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*