enrutat
Баш бит / «Китап» радиосыннан рекорд: мобиль кушымта 10 мең тапкыр йөкләнгән
«Китап» радиосыннан рекорд: мобиль кушымта 10 мең тапкыр йөкләнгән

«Китап» радиосыннан рекорд: мобиль кушымта 10 мең тапкыр йөкләнгән

«Китап» радиосының мобиль кушымтасын смартфоннарга 10 мең тапкыр йөкләгәннәр. Татар халкы өчен бу зур күрсәткечме? Әгъләмов иҗатына багышланган флешмоб, әдәби әсәрләрне халыкка ишеттерү хакында «Китап» радиосының концепция авторы, баш мөхәррире Алмаз Миргаязов «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә сөйләде.

Татар әдәбиятын, милли сәнгатьне таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay сервисларында 10 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр. Бу — зур санмы? 

Әлеге кушымта Россиядән бигрәк, чит илдә яшәүче милләттәшләр күңеленә хуш килде. Алар һәр милли продуктка игътибар белән карый һәм бер-берсеннән белешеп, илдән-илгә шалтыратышып, хәбәр итешеп тора. Әле бер көнне генә Испаниядә яшәүче танышым: «Алмаз, бездә радио ни өчендер эшләми башлады. Синдә гаеп юк, алайса?.. Тукта әле, мин Прагадагы танышымнан белешеп карыйм, аныкы эшли микән», — дип шалтыратты.

Глобаль яктан караганда, мин бу саннан сенсация ясамас идем. 7 миллионлык татар өчен 10 мең — зур сан түгел. Минемчә, ул кушымталар сервисындагы милли продуктка мәсләге булган игътибарның уртача күрсәткече.

Җир шары буйлап таралган милләттәшләребездән бәяләмәләр ишетү — зур мәртәбә. Еш киләме андый хатлар?

Ыгы-зыгылы заманда яшибез, икенче яктан, рәхмәт һәм соклану сүзләренә шактый саран безнең халык. Шуңа күрә күпләп хатлар килә дип әйтмәс идем, танышларым шалтырата яисә язып хәбәр итә. Инстаграмдагы битебез дә үсеп килә, анда урнаштырылган постларга карата игътибар бар, билгеле бер продуктны кызыксынып карыйлар, аз каралганнары да юк түгел. Контентка карата булган кызыксынучанлыкны анализлап, без радиода үзгәрешләрне планлаштырабыз, нинди форматтагы әйберләрне арттырырга яисә киресенчә киметергә кирәк, шуларны күзаллый алабыз.

«Аудиториянең чикләнгән булуы безнең өчен зур өстенлек»

Радио кешегә кайсы ягы белән мөһим дип әйтеп була?

«Китап» радиосының миссиясен баштан ук билгеләдек, без чикләнгән аудитория — әдәбиятны, мәдәниятне кабул итәргә әзер булганнар өчен, аларга гына кирәк булган формада һәм микъдарда милли продукт җитештереп таратабыз. «Милли радио» форматын популяр (попса) музыка форматына күнеккән тамашачы күп очракта кабул итмәячәк. Аудиториянең чикләнгән булуы безнең өчен зур өстенлек, чөнки без шуның белән уникаль, кабатланмас. Уникаль әйбер гадәттә кыйммәт тора. «Китап» радиосының җәмгыятькә булган беренчел файдасы — кешене тормыш мәшәкатеннән туктатып, татар милләтен саклап калган традицион кыйммәтләргә игътибарын җәлеп итү.

Бездә агрессив алымнар белән көчләп җәлеп итү юк. «Абыйлар, апалар! Хәтерлисезме бу җырны, аның әле менә мондый варианты да бар; шундый шагыйрь бар бит һәм менә бу — шул шагыйрьнең иң яхшы иҗат үрнәкләренең берсе һ.б.», — дип мөрәҗәгать итәбез.

Әдәби әсәрләрне халыкка ишеттерү өчен, артистларны, җәмәгатьчелек эшлеклеләрен дә җәлеп итә башладыгыз…

Дөресен әйткәндә, бу әле башы гына. Әлеге өлкәдә без пассив, чөнки шигырьләрне һәм әдәби әсәрләрне укуга кызыксынучанлык шактый күп кешедә бар. Инстаграмда һәм башка социаль челтәрләр аркылы «мин дә шигырь укыйм әле», — дип әйтүчеләр бермә-бер артты. Авылдагы клуб мөдирләреннән алып, танылган кешеләргә кадәр «минем дә сезгә килеп, яздырып китәсем килә», яисә «яздырылган материалларны җибәрергә буламы?» һ.б. шундый мөрәҗәгатьләр бихисап. Бездә шул рәвешле, бүгенгәчә, Алмаз Мирзаянов, Рамил Шәрәпов, Әбри Хәбриев, Динар Хөснетдинов, Айгөл Бариева, Зөлфия Шәмсуарова, Гөлчәчәк Хафизова һәм башка бик күп танылган кешеләр килеп, әсәрләр яздырып китте.

«Китап» һәм «Тәртип» — бер-берсен тулыландыручы ике радио

Соңгы арада татар телле радиоларның артуын күзәтәбез. «Китап» радиосы үз урынын югалтмадымы?

FM-га чыккан радио һәм, безнеке кебек, радиоалгычларга чыгып халык арасында танылмаган радионы без бер рәткә куя алмыйбыз. Шуңа күрә рейтингларны чагыштырып карау урынсыз. «Тәртип» радиосы әйбәт кенә эшләп килә. Аның миссиясе дә — халыкка якын, аны кызыксындырган, борчыган мәсьәләләрне күтәрү, иҗтимагый-сәяси вазгыятьнең торышын, үзгәрешен, эксперт фикерен аналитика аркылы ачып бирү. «Тәртип» радиосының үзенең юнәлеше һәм аудиториясе бар. «Китап» радиосының форматы — бары тик китапка, әдәбиятка һәм җыр сәнгатенә генә багышланган.

Охшаш күренсәк тә, без икебез ике төрле радио. Халык кайсыбызны сайлый, анысы мөһим түгел. «Китап» һәм «Тәртип» — бер-берсен тулыландыручы ике игезәк, монда конкуренция турында сүз алып барып булмый.

«Китап» радиосына яшьләр бик теләп тартыла»

«Китап» радиосында нинди яңалыклар көтелә?

Алга таба без социаль челтәрләр аудиториясендә эшчәнлекне көчәйтергә уйлыйбыз. Андагы аудитория ярдәмендә берничә проектны тормышка ашырырга ниятебез. Мәсәлән, тиздән #минӘгъләмнеукыйм дип исемләнгән флешмоб башлап җибәрергә ниятлибез. Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның бай иҗат архивы бар. Аның шигырьләре сыйфат һәм тәэсирате ягыннан аерылып тора. Шул рәвешле, әкренләп, аерым-аерым шагыйрьләрнең, прозаикларның тормышларына һәм иҗатларына җәлеп итүче флешмоблар уздыра барачакбыз.

Илдә-көндәге вәзгыять тагын үзгәреп куймаса, радиобыз Казанда 98,6 FM ешлыгында октябрь–ноябрь айларында эшли башлар дип өметләнәбез. FM-га чыккач, безнең эшчәнлегебез түгәрәкләнер дип уйлыйм. FM-ешлык, мобиль кушымта, интернет-сайт, социаль челтәрләр — барысы түгәрәкләнеп, халыкка хезмәт итүен яңа көч белән дәвам итәр, бергә-бергә берсеннән-берсе матур һәм эффектив чаралар тудырып торыр, дип планлаштырабыз.

Шунысы сөендерә — бу продуктка яшьләр бик теләп тартыла. Әйтик, Инстаграм биттә язылучылар арасында яшьләрнең реакциясе кызыклы. Ул буын төчеләнә белми. Алар ничек бар — шулай тавыш бирә. Аларның игътибары шунлыктан бик кыйммәтле.

Икенче яктан, төрле буын аудиториясенең консерватив форматка тартылуы да безне сөендерә.

«Китап» радиосы дөрес юлда»

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева «Китап» радиосын бик ошатуын, аның хәзерге заманада икеләтә күбрәк кирәклеген ассызыклады.

Гомумән, әхлакка, тәртипкә, чисталыкка өнди торган әйберләр, радио-телевидение, китаплар, концертлар, матбугат чаралары булсынмы ул, тәртипкә илтә торган юллар кирәк. Без моңа бик мохтаҗ. Дөнья шулкадәр үзгәрде, күңел пакьлеккә тартыла.

Минемчә, күпләгән кеше минем белән килешер. Без элекке җырларга, фильмнарга мохтаҗ, без аларны күбрәк тыңлыйбыз. Шуңа күрә, «Китап» радиосы хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем килә, алар татар халкына кирәкле эш башкара.

«Китап» радиосыннан еш кына шигырьләрне, әдәби әсәрләрнең өзекләрен, җырларны тыңлыйм. Дус-танышларымнан да уңай фикерләр ишетәм. Алдагы көннәрдә дә уңышлы эшләргә насыйп булсын, «Китап» радиосы дөрес юлда. Аннан тайпылмыйча алга таба атларга язсын.

«Китап» — телебезне саклап калучы чыганакларның берсе»

Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Динар Хөснетдинов фикеренчә, татар теле бетә торган дәвердә милли радио-телевидениеләр бик тә кирәк.

Әлеге радио милли булуы белән ошый. «Китап» — телебезне саклап калучы чыганакларның берсе. Әйтик, онытылган җырларны, аз билгеле булган шигырьләрне ишетү мөмкинлеге бар.

«Китап» әлегә киң таралмаган, үзем дә аны Инстаграм аша гына даими карап барам. Аллаһ боерса, радионың киләчәге зур булыр дип ышанам.

«Радиода яңгыраган әсәрләр татар әдәбиятына кызыксыну тудыра»
Продюсер Җәүдәт Гыйльманов фикеренчә, «Китап» радиосында яңгыраган аудиокитаплар татар әдәбиятына карата мәхәббәт уята:

Мондый радио бик кирәк дип саныйм, аның аша татарның мирасы булган кыйммәтле җырларны ишетәсең, никадәр китаплар тыңлыйсың! Аудиокитаплар яңгыраткан башка радиолар бар микән тагын, белмим. Хәзерге вакытта мәктәптә татар теле бетеп бара. Ә әлеге радиода яңгыраган әсәрләр татар әдәбиятына кызыксыну тудыра.

«Китап» радиосы гөрләп торачак!»

«Татарстан» радиосы дикторы Фәйрүзә Мәсгут «Китап» радиосына мөнәсәбәте уңайлы булуын әйтте.

Иманым камил, мин аның татар халкы өчен уңышлы, кирәкле булуына ышанам, чөнки аның башында милләтпәрвәр, талантлы егет — Алмаз Миргаязов тора. Аның өчен бик сөенәм, «Китап» радиосы гөрләп торачак!

«Милли радиода уйнатылган җырлар, укылган әсәрләрдән өзекләр аша туган ягыма кайткандай булам»

Төркиядә укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова «Китап» милли радиосы кушымтасы гомумкулланышка керү белән үк смартфонында урын алуы һәм иң еш кулланылган кушымтага әверелүен сөйләде.

«Юкка гына «туган якның кадерен белер өчен, китеп кара ерак җирләргә», — дип әйтмиләр икән… Милли радиода уйнатылган җырлар, укылган әсәрләрдән өзекләр аша Актанышыма, аның урман-болыннарына, су буйларына, бабай һәм дәү әниемнең йортына, киң ямь-яшел ишегалды-бакчаларына, Яр Чаллыма, әти-әниемнең өенә, яшүсмер чакларга кайтып киләм.

Шәхсән үземә бу кушымта бик кирәк булды — коронавируска кадәр берөзлексез сәяхәт итәргә туры килә иде, юлда тыңларга бик яхшы нәрсә. Төрле чараларда яки үзебез (җирле татар диаспорасы) чаралар оештырып, мәдәниятебезне танытабыз, монда да ярдәме булыр дип уйлыйм — ноутбуклар күтәреп йөрергә кирәк булмаячак. Интернетың гына булсын.

Милли радио Төркия татарлары (мөһаҗир оныклары) өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Алар татар классик әдәби әсәрләре белән таныша алачак, һәм, әлбәттә, татар телләрен камилләштерәчәк.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*