tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда татар костюмын торгызу-реставрацияләү турында сөйләштеләр
Башкортстанда татар костюмын торгызу-реставрацияләү турында сөйләштеләр

Башкортстанда татар костюмын торгызу-реставрацияләү турында сөйләштеләр

Кичә, 21 сентябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә бик кызыклы очрашу булды. Төп кунак – татар костюмын торгызу-реставрацияләү белән шөгыльләнүче белгеч Илдар Гатауллин.

«Милли хәситә» @millihasite исемле брендны булдырып, милли киемнең, элементларының сәхнә кешеләре арасында гына түгел, ә гади халыкка да танытасы килә Илдарның. “Танылган шәхесләр, сәхнә йолдызлары, медиа персоналар татар милли костюмнарында төрле вакыйгаларда күренсә, фотосессияләрдә катнашса, клипларда төшсә, алар гади халык арасында да популярлашачак”, – ди оста.

Бүгенге көн хатын-кызларыбыз төрле чараларга киеп йөргән түгәрәк калфакларны Илдар әфәнде ни өчен бөтенләй хупламавын аңлатты.

Үз чыгышы белән Илдар әфәнде бер кешене дә битараф калдырмады. Күпме ачылмаган серләр, күпме томанлы яклары бар милли костюмның.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*