enrutat
Баш бит / Көлмез сандугачы
Көлмез сандугачы

Көлмез сандугачы

«Фәридә Фазылова җырлаганда, мактау урынсыз кебек. Чын күңел белән матур итеп җырлый, һәркемнең күңеленә үтеп керә. Аның тавышында ниндидер сүз белән аңлатып бирә алмый торган моң, челтерәп аккан чишмә тавышлары ишетелгән кебек. Аны тыңлаганнан соң, җыр аның күңеленең бер өлеше булуын аңлыйсың», — диләр аның турында хезмәттәшләре дә, тамашачылар да. Ә ул бернинди дә сәнгать мәктәбен тәмамламаган, бары тик үзлегеннән өйрәнеп җыр- лаучы ханым.

Татар җырларын да, рус җырларын да матур итеп җиренә җиткереп башкаручы ханым – Фәридә Муллаяр кызы Фазылова Көлмез бистәсендә гомер итә. Җырга сәләте кечкенәдән үк була. Ә ул сәләт Фәридәгә әнисеннән бирелгәндер, чөнки әнисе дә бик матур җырлый торган була. – Кечкенәдән җырларга яратсам да нигәдер мине сәнгать мәктәбенә бирмәделәр, – дип аз гына үпкәсен дә белдереп алды ул. Ләкин нишләтәсен, шулай язылгандыр инде дип язмышына буйсына ул.

Көлмез якларында әле беренче булуым иде. Андагы халык бик культуралы, ниндидер икенче төрле ачык йөзлеләр. Күп кенә кеше белән аралашырга туры килде. Гомер буе таныш кешеләр кебек сөйләштеләр безнең белән. – Фәридә безнең бик булган, аны язарга оныта күрмәгез, дип мөрәҗәгать иттеләр балалар иҗат йортында эшләүчеләр.

Фәридә ханым белән эш бүлмәсендә очраштык. Ул ниндидер кояш кебек якты кеше, бер күрмәгән кешеләре белән (безнең белән) ачык йөз белән аралаша башладык. Мәдәният эшенә килгәненә әле берничә ел гына икән, шулай да инде бик күп кенә чараларда катнашып алдынгы урыннар да яулаганнар. 2018 елда 7-8нче сыйныфлар белән “Пульс” дигән волонтерлар клубы да оештыра. Ул атнага ике тапкыр була. Берсендә сөйлиләр, эшләрне бүләләр, ә икенчесендә инде эшкә алыналар. Төрле акция- ләрдә катнашалар, өмәләр оештыралар. Кечкенәдән үк Фәридәдә өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, аларга ярдәм итү дигән сыйфатлар була.

– Без гаиләдә ике кыз идек. Безнең янәшәбездә бер ялгыз әби яши иде. Мунча яккач, әнидән гел шул күрше әбисен юындырырга алып чыгыйк, аны ашатыйк дип ялына идем. Менә шул әбигә ярдәм итү безгә шатлык була иде. – Фәридә ханым Фазылова Көлмез мәдәният йортында эшләп килә торган ансамльләрдән өчесендә җырлый. Шуның берсе “Шатлык” ансамбле. Барлык ансамбльләр белән дә район һәм өлкә конкурсларында да катнашып лауреат исемнәре алганнар. Халыкның гореф-гадәтләрен чагылдырган төрле бәйрәм кичәләре дә үткәрәләр. “Нәүрүз”, “Чәк-чәк” бәйрәмнәре оештыралар. Яз көне авыллардан килгән үзешчәннәр белән бик зур, бик матур концерт та оештыралар. Шуның өстенә әле ул төрле бәйрәм кичәләре дә алып бара. – Әгәр дә бәйрәм кичәләре булмый башласа, үземне бик моңсу итеп сизә башлыйм. Нидер җитмәгән кебек тоела.

Шуңа күрәдер инде аны халык русчалатып әйткәндә “Женщина – праздник” дип атыйлар. Мәдәният хезмәте – ул үтә җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур. Яшь буынны әхлакый, эстетик һәм физик яктан тәрбияләүдә, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызуда, алар белән милли традицияләрне оештыру мәдәният хезмәткәренең төп бурычы дип саныйм мин. Фәридә ханымнан да шушы турыда сорап киттем: – Хезмәтебез күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле. Ничек кенә булмасын, мин хезмәтемне яратам. Хезмәтем – көнем дә, төнем дә, ашым да, чәем дә, минем бөтен барлыгым ул. Мәдәният минем өчен халкымның киләчәге, бүгенгесе, узганы, – дип үзенең җавабы белән сөендерде ул.

Фәридә Муллаяр кызына һәр эштә дә теләктәшлек белдереп торучы гаиләсе дә бар. Тормыш иптәше Марат Мансур улы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Дамир 11нче сыйныфта белем ала. Гел «бишле» билгеләренә генә укый. Бигрәк тә яратып укый торган фәне – математика икән. Районда үткәрелә торган олимпиадаларда гел призлы урыннар гына яулый. Икенче уллары Азат 8нче сыйныфта. Ул да укуда абыйсыннан калышырга яратмый. Баянда уйнарга өйрәнә, чабаталар, кәрҗиннәр үрә. Ә инде иң бәләкәе – кызлары Җәмилә исемле. Ул быел мәктәп бусагасын атлап керде. Җырларга, биергә ярата. Фортепианода уйнарга өйрәнә.

Мәдәният өлкәсендә Фә- ридә ханым күкрәп, яшьнәп гомер итә, бәхет орлыкларын чәчә. Бер минутын да бушка үткәрергә тырышмый. Аның йөрәге картая белми. Гомер көзенә кадәр менә шулай яшьнәп-күкрәп яшәргә язсын сезгә.

Г.Габдрахманова
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*