tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннең “Дуслык” фольклор ансамбле ун еллык юбилеен билгеләп үтте
Төмәннең “Дуслык” фольклор ансамбле ун еллык юбилеен билгеләп үтте

Төмәннең “Дуслык” фольклор ансамбле ун еллык юбилеен билгеләп үтте

“Дуслык” фольклор ансамбле үзенең иҗади эшен 2009 нчы елда Төмән районы, Каскара поселогының “Юность” мәдәният сараенда башлап җибәрә. Бүгенге көндә ансамбльдә 11 хатын-кыз җырлый. Алар татар халык һәм себер татарлары җырларын һәм җирле композиторларның иҗат җимешләрен башкаралар.

Кичә барышында юбилярлар тамашачыларының кәефләрен күтәреп, туган телебездә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Киләчәккә планнары белән таныштырып ансамбль җитәкчесе Фәрит Әскәров: “Юбилейны үткәреп кенә туктап калмабыз, эшебезне дәвам итәргә тырышырбыз. Бүгенге көндә “Юность” мәдәният сараенда ремонт эшләре бару сәбәпле, безгә мәктәптә бер бүлмә бирелде, анда без атнага 2 мәртәбә репетициягә йөрибез.

Ансамбльгә кызларым бик теләп йөриләр. Мәрьям Әскәрова минем алыштыргысыз ярдәмчем, ул концерт программасын төзи, сәхнә күлмәкләрен кызлар белән үзе тегә, өйрәнер өчен җырлар сайлый. Без күбрәк җирле авторларның җырларын башкарабыз, бигрәк тә Җәмилә Рәхимова, Рөстәм Русинныкын яратабыз.

Форсаттан файдаланып, Ямбай мәдәният йорты җитәкчесе Ирина Антонова, хезмәткәрләре, бәйрәмебезгә килгән дусларга, тамашачыларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәм”, – диде.

Юбилярларны котлап Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, өлкә себер татарлары автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, башкарма директоры Фәрхәт Шаморатов, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе башлыгы Динар Абукин чыгыш ясады.

Концерттан соң күңелле сөйләшүләр, изге теләкләр юллау бай корылган табын артында дәвам итте.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*