tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар Президент грантына дәгъва итә ала
Коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар Президент грантына дәгъва итә ала

Коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар Президент грантына дәгъва итә ала

Гражданнар җәмгыятен үстерү буенча Президент грантлары фонд-операторы 2017 елда коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында РФ Президенты грантларын алу өчен ике конкурс үткәрү турында игълан итә. Оешмалар социаль әһәмияткә ия һәм  кеше һәм гражданнар хокукларын һәм иреген яклауга кагылышлы проектлар тормышка ашырырга тиеш.

Конкурска түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек башкаручы проектлар тәкъдим ителә ала:

  • социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау;
  • гражданнар сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • гаиләләр, ата-аналар, балаларга ярдәм итү;
  • яшьләр проектларына булышу;
  • фән, мәгариф өлкәсендәге проектларга ярдәм итү;
  • мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү;
  • тарихи мирасны саклау;
  • кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау, шул исәптән тоткыннарның;
  • әйләнә-тирә мохит һәм хайваннарны саклау;
  • милләтара һәм динара дуслыкны ныгыту;
  • иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга булышу;
  • гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр Президент грантлары фондына электрон рәвештә тапшырыла. Гаризалар 2017 елның 31 маена кадәр тапшырыла. Ә икенче конкурска гаризалар 2017 елның 16 августында кабул ителә башлап, 29 сентябрьдә тәмамланачак. Коммерцияле һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга булышу өчен федераль бюджеттан 4,32 млрд сум бүлеп бирелә.

Тулырак мәгълүматны президентскиегранты.рф сайтында табарга була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*