tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Композитор Зиннур ага Гыйбадуллинны искә алдылар
Композитор Зиннур ага Гыйбадуллинны искә алдылар

Композитор Зиннур ага Гыйбадуллинны искә алдылар

Казан шәһәренең 15 нче татар гимназиясендә татар халкының зыялы улы, композитор һәм педогог Зиннур ага Гыйбадуллинны искә алу кичәсен оештырдылар. Ике йөзгә якын җыр иҗат иткән композиторны әлеге уку йортында искә алу юкка гына түгел. Зиннур абый 15 татар гимназиясендә ун ел балаларга музыка серләрен төшендергән остаз да. Заманында ул оештырган балаларның курайчылар ансамбле район, шәһәр күләмендә урыннан яулап, татар гимназиясенең исемен күп тапкырлар яңгыраткан иде. Шулай ук, укытучылардан вокал ансамбль  төзеп шәһәрдә уздырылган күп кенә чараларның матур бизәге булдылар.

Зиннур Гыйбадуллинны соңгы юлга да, моннан ун ел элек,  әлеге гимназия коллективы озатты. Бүгенге көндә дә каберен карап, чистартып торалар.

Кичәдә Зиннур абыйны искә алып укытучылар хатирәләре белән уртаклаштылар. Гимназия директоры Фәнит Харисов укучыларга киләчәктә дә Зиннур ага салып калдырган сукмакның дәвамлы булуын әйтеп узды. Әлбәттә, татар халкын үлмәс җырлары белән сөендергән З.Гыйбадуллинның эше бүген дә гимназиядә дәвам итә. Кабат татар милли уен коралында уйнаучылар ансамблен булдырганнар. Әлеге кичәдә нәниләребеә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.  Шулай ук “Мөгалимнәр” исемен йөртүче ансамбль композиторның  җырларын башкарды.

Искә алу кичәсе матур җырлар, хатирәләр белән бергә үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*