enrutat
Баш бит / Көнбатышта безне беләләрме, яки татарга нәрсә җитми?
Көнбатышта безне беләләрме, яки татарга нәрсә җитми?

Көнбатышта безне беләләрме, яки татарга нәрсә җитми?

Чит илләргә баргач, гадәттә кайдан килүең, кайсы милләттән булуың белән кызыксынмый калмыйлар. Ни кызганыч, татар халкы турында ишеткәннәре булса да, Татарстанның, Казанның дөнья картасында кай тирә­дәрәк урнашуын күпләр белеп бетерми. Санкт-Петербургтагы Европа университетының тарих факультеты профессоры, философия докторы, тарихчы Альфрид Бостанов белән Көнбатыш гыйльми даирәләренең татар халкы тарихы, кулъязма мирасына мөнәсәбәте турында сөйләштек.

– Чит илләрдә татар тарихы, әдәбияты белән кызыксыналар. Бу кызыксыну, табигый, «тимер пәрдә» җимерелгәч, Советлар берлеге таркалгач, аеруча көчәйде, – ди Альфрид Бостанов. – Туксанынчы елларда Казанга тарихчылар, ислам белгечләре сукмак салды. Аларның кайберләре, китапханәләрдә утырып, кулъязма чыганакларны, кайберләре җәмгыятьтә барган сәяси-иҗтимагый процессларны өйрәнде. Аңлашыла, күбесе гыйльми эшләре – диссертация­ләре өчен материал туплады. Шулар исәбеннән Аллен Франк, Михаэль Кемпер, Дэвин Дэвис, Стефан Дюдюоньон кебек галимнәрне әйтеп китәргә була. Гомумән, туксанынчы еллардан башлап татар тематикасы белән шөгыльләнгән белгечләрне исәпли башласак, берничә дистә галимнең исем-фамилиясен атап китәргә мөмкин. Алар үз вакытында тикшерү-өйрәнү нәтиҗәләрен саллы гына мәкаләләр, китаплар итеп бас­тырды. Бу эш хәзер дә дәвам итә.

:: Соңгы вакытта татар тематикасы буенча нәшер ителгән берәр хезмәткә тукталсак, кемне атар идегез?

– Даниэль Россның берничә ай элек кенә АКШта инглиз телендә басылып чыккан  «Татар империясе» дигән хезмәте – шул саллы китапларның берсе. Үз вакытында Даниэль ханым, Казанга килеп, татар телен ныклап өйрәнде, китапханәләрдә утырды. Татарның күренекле шәхесләре турында җитди-җитди мәкаләләр бас­тырып чыгарды. Әйтик, Гаяз Исхакый, Мөхәммәтмәҗит Түнтәри турында күләмле язмалары дөнья күрде. Күптән түгел генә аның Индиана университеты нәшриятында шактый күләмле «Татар империясе» дигән китабы чыкты.

:: Бу хезмәтнең яңалыгы нидән гыйбарәт?

– Анда унҗиденче гасырдан башлап егерменче гасырга кадәр Россия империясен төзүгә татарларның нинди өлеш кертүе бәян ителә. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татарлар инде көч җыеп, үз сәяси проектына – татар империячел проектына керешә. Бу чорда үзара конкуренция башлана: татар империячел проекты белән урыс империячел проекты узыша. Автор менә шушы процессны күрсәтә. Даниэль татар тарихында игътибар итеп бетерелмәгән күренеш­ләргә туктала. Әйтик, ул, XIX гасырның икенче яртысында Россия­дә кәгазьнең бәясе төшә, дип яза. «Кәгазьгә бәя төшү татарда кулъязма мирасның ишәюенә этәргеч бирә. Элек татар китабы бик кыйммәт булган. Һәр кеше – бигрәк тә балалар, ярлы шәкертләр күчереп язу өчен кәгазь яки үзендә китапханә булдыру өчен китап сатып ала алмаган. Инде XIX гасыр уртасында вазгыять үзгәрә. Кәгазь арзанайгач, татарлар күп яза башлый», – ди Росс. Мондый караш белән килешсәк, XIX гасырның уртасына хәтле татар халкында шәхси китапханәләр һәм кулъязма чыганаклар бик сирәк күренеш булган, дигән нәтиҗә ясарга туры килә. Димәк, милләтебезнең бай кулъязма тарихы XIX гасыр уртасыннан гына башланган.

Әлеге фикерне тулаем кабул итеп буламы соң? Юк. Биредә милләтебез кичергән бик күп югалтулар исәпкә алынмаган. Беренчедән, бөтен язма мирас китапханәләргә, архивларга кереп бетә алмый. Икенчедән, махсус юк ителгән, мәчетләрне җимергәндә, янгыннар вакытында юкка чыгарылган, репрессия елларында, яңа хакимиятләр кулына эләкмәсен өчен, күмеп, яшереп куелган, шул рәвешле әрәм булган кулъязма китаплар күпме?! Бу хакта ләм-мим. Чит илләрдән килгән галимнәр никтер бу нәрсәгә игътибар бирми. Имеш, менә – китапханә, бөтен татар тарихы шунда. Һәр табыш артында күпме югалту бар, дип язган иде Миркасыйм Госманов.

:: Хәзерге вакытта кулъязма мирасыбызны өйрәнү ни дәрәҗәдә?

– Ни, кызганыч, бу юнәлештә без әле шактый сүлпән. Бигрәк тә XIX гасырга хәтле язылган кулъязмалар бик начар өйрәнелгән. Кулъязмаларның күбесе әле дә тасвирланмаган хәлдә. Исеме, эчтәлеге бөтенләй диярлек юк. Соңгы вакытта мин архивта еш утыра башладым. XVIII, хәтта XVII гасырга караган язмалар чыгып тора.

:: Авторның кайсы киңәшләре кызыклы тоелды?

– Татар дини тарихына гаиләви күзлектән карарга киңәш итә ул. Бик тә кызыклы тәкъдим бу. Бер-берсендә укыган, аралашып торган, хәтта туганлашып беткән аерым бер ябык төркем-нәселләр XVII гасырдан XX гасыр башына хәтле дини, икътисади яшәешне үз кулларында тоткан. Алар мәчет-мәдрәсәләр төзегән. Мәчкәрә, Кышкар, Эстәрлебаш мәдрәсәләре мисалында бу яхшы шәйләнә. Даниэль Росс аларның ничек Урал төбәгенә күчүен, анда зур татар авыллары хасил булуын күрсәтә. Атаклы Каргалы, Троицк мәдрәсәләрен искә төшерик. Бу – кызыклы караш. Бездә гадәттә аерым төбәкләрне, аерым авылларны өйрәнү киң таралган, үзара бәйләнешләрне күрсәтү җитми. Даниэль моны бик гади сурәтли, «Тәравихы Болгария»не искә төшерә. «Шушы рәвешле Урал төбәге XVIII гасыр башында болгар иле эченә кереп китә. Татар халкында менталь география, ул да вакыты белән үзгәреш кичерә», – дип яза ул. Чит ил галимнәренең мондый китапларын уку-өйрәнү безнең галимнәргә, студентларга файда бирми калмас, анда без белгән күренешләргә яңа караш бар.

Автор үз китабын 1917 елгы урыс инкыйлабы белән тәмамлый. Шул сәбәпле татар империясе проектының язмышы XX гасыр башында нәрсәгә дучар булган дигән сорау җавапсыз кала. Кызганыч, Идел-Урал штаты да, татар-башкорт рес­публикасы да оеша алмады. Алда телгә алган – дини һәм икътисади яшәешне, милли көчләрне үз кулларында тоткан төркемнәрнең инкыйлабтан соң язмышы ничек булган соң? Утызынчы елларда аларның бөтенесе дә репрессия тәгәрмәче астында калмаган ич. Татарлардан халык сайлап куйган беренче мөфти Галимҗан Баруди гаиләсен генә алыйк. Ул үзе 1921 елда вафат була. Аның уллары, онык­лары университетларга, институтларга кереп физика, математика буенча профессор дәрәҗәсенә үсеп җитә. Шартлар үзгәрсә дә, бу гаилә элитар даирәләрдә үз урынын саклап калган.

:: Һич тә килешә алмаган моментлар булмадымы?

– Әлеге хезмәтне укыгач, шундыйрак бер сәер тәэсир калды. Һәр адымда татар урыс дәүләтенә тиеш кебек килеп чыга. Яңа Татар бистәсендә йөргән туристларга экскурсоводларның ни сөйләгәнен тыңлап торганым бар. «Менә бу – Мәрҗани мәчете. Әби патша Казанга килгәч, татарларга мәчет салырга рөхсәт иткән. Шуңа күрә, рәхмәт йөзеннән, татарлар аны Әби патша дип йөртә», – дип сөйлиләр. Татарлар гел тиеш булып кала. Мондый хәл миңа бер дә ошамый. Чыганакларда мондый мескенлек һич күренми. Киресенчә, Каргалы, Эстәрлебашта, зур калалардан читтәрәк булса да, шәһәр культурасы чаткылары сизелә башлый. Менә Каргалы зиратын гына алыйк. Андагы мәһабәт кабер ташлары шәһәр зиратларында куелганнардан һич ким түгел! Таш биналар, мәчетләр… Гөрләп торган үзәк булган бу карья! Эстәрлебаш та шундый ук.

:: Китапта милләтебезнең совет дәверендәге яшәеше турында бер сүз дә юкмы?

– Автор, Татарстан автономияле рес­публикасы оеша, дигән берничә җөмлә әйтеп кую белән чикләнә. Әгәр китап мантыйгыннан чыгып карасаң, моны татар империясе тарихы шуның белән тәмамлана дип аңларга мөмкин. Әмма алай ук түгел ич. Миңа калса, совет чорында да татарда империячел фикер йөртү рәвеше өлешчә саклана. Мин татар халкының киләчәген совет вакытындагы милләт моделеннән дә, элеккеге империячел милләт моделеннән дә ераг­рак торуына бәйләр, элеккеге  файдалы нәрсәләрне бүгенге яшәешебезгә кертеп җибәрер идем. Гел элеккегә карап яшәп булмый.

:: Минусларыбызны плюска әйләндерергә тырышырга кирәктер?

– Дөрес әйтәсез.  Начар сыйфатларыбызга килгәндә, бездә йомылып яшәү дигән нәрсә бар. Империячел яшәү тәҗрибәсеннән киң карашлылыкны алыр идем. Тар фикерләү хәзер бик тә киң таралган. Әлеге хәл татар тарихын өйрәнүдә дә сизелә. Берничә ай элек мин Татарстан Фәннәр академиясендә яшьләр өчен бер семинар алып барган идем. Без анда татар халкы тарихына бөтенләй кагылышы булмаган китапларны укыдык: хисләр, көндәлекләр тарихын өйрәндек. Игътибардан читтәрәк кала торган тема  болар. Шушы мәгълүматларны үз тормышың аша үткәреп, мондый очракларда бездә ничегрәк килеп чыга, ничек эш итәргә икән, дип уйлыйсың, ниндидер яңа карашлар өйрәнәсең. Безнең халык болай да таралган: бик күп илләрдә яши. Менә шушы җәелү-киңәюне тар кысага кертеп булмый, кирәкми дә. Бөтен нәрсә баш миеннән башлана.

:: Татарның үз мәгариф системасын булдырырга иде.

– Инкыйлабка хәтле булганы күптән беткән инде. Хәзер совет чорындагысын да җимереп бетерделәр. Яңасын булдыру өчен ниндидер яңа караш, яңа идеология, яңа технологияләр кирәк. Тик монда бер куркыныч бар: яңа технология булдырып, совет моделен тергезү зур хата булыр иде. Хәзер дөнья үзгәрде. Нишләсәң дә элеккегене кире кайтарып булмый. Бәлкем алтмышынчы, җитмешенче елларда кемгәдер рәхәт булгандыр. Пандемия афәте башлангач, яшәп килгән укыту, белем бирү системасы да үзгәрергә тиеш. Менә күпләр, билгеле ич инде: безнең әдәбиятыбыз шундый-шундый, дип кабатларга ярата. Беренчедән, билгеле түгел, күп нәрсәне белмибез, архивларыбыз җитәрлек өйрәнелмәгән, барланмаган. Икенчедән, сөйләшергә, фикер алышырга кирәк. Сез – бер төрле, мин – икенче, Даниэль Росс өченче фикердә. Килешеп, баш кагып тормыйк, фикерләр тартышы булсын. Фәнни даирәләрдә генә түгел, мәдәни даирәләрдә, әйтик, сәнгать әһелләре арасында сүз куертылсын. Бервакыт мин, үз классикабызны да карасыннар, дип Әстерханнан килгән студентларны «Зәңгәр шәл» спектакленә алып барган идем. Алар, нинди хурлык бу, дип яртысыннан ташлап чыгып китте.

 

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*