tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кояшкай”да семинар узды
“Кояшкай”да семинар узды

“Кояшкай”да семинар узды

Районыбыз балалар бакчаларында балаларны  халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Тәрбиячеләр дә телләрне өйрәнүгә җитди карыйлар, тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Моның ачык мисалы – күптән түгел “Кояшкай” балалар бакчасында булып үткән республика семинары.    Ул “Приобщение детей к этнокультурным ценностям в ходе реализации образовательной программы дошкольного образования» дигән тема астында оештырылды.

Тәрбиячеләр Яковлева Н.С., Хасанова С.В. чыгышлары, Казан кунакларының  халык уеннары буенча мастер-классы, төрле милләтләрнең мәдәниятенә багышланган  мультимедиа проектлары  эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.

Ханнанова Э.Р.ның татар хатын-кызларының күкрәкчәсен эшләү буенча мастер-классына күпләр бик теләп  катнашты һәм күкрәкчә ясарга өйрәнделәр.  Семинардан бар да бик канәгать калды.

Зөмәрә Зиһаншина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*