tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында “Татар егете – 2019” бәйгесенең беренче туры узды
Кукмара районында “Татар егете – 2019” бәйгесенең беренче туры узды

Кукмара районында “Татар егете – 2019” бәйгесенең беренче туры узды

12 октябрьдә Байлангар мәдәният йортында “Татар егете – 2019” батырлык һәм сәләт бәйгесенең 1 нче зона туры булып узды. Бәйгедә Вахит, Байлангар, Яна Сәрдек, Купка, Олуяз, Зур Кукмара авылларыннан килгән егетләр көч сынашты.

Бәйге: сәламләу, иҗади чыгыш, һөнәр, татар әкияте герое, сорау-җавап өлешләреннән торды. Вахиттән Мотигуллин Рамазан, Купкадан Галимов Рәнис, Зур Кукмарадан Халяутдинов Инсаф финалга үттеләр. Алар диплом һәм генераль спонсорабыз Кукмара метал савыт-сабалар заводының истәлекле бүләкләре белән буләкләнделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*