tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьда Җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилее билгеләп үтелде
Пермьда Җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилее билгеләп үтелде

Пермьда Җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилее билгеләп үтелде

11нче октябрь көнне Пермь шәһәрендә Җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилеена багышланган конференция булып узды. Закиров Данир Галимҗан улы рәислегендәге милли иҗтимагый оешманы котларга Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте, Пермь краеның Барда, Октябрьский, Чайковский районнары татар иҗтимагый оешмалары һәм Пермь шәһәренең киң җәмәгатчелек вәкилләре килгән иде.

Әлеге чарада шулай ук Пермь крае Губернаторы Администрациясенең Эчке сәясәт департаменты директоры урынбасары Анастасия Анатольевна Субботина, Пермь шәһәре администрациясенең Иҗтимагый үзидарә һәм милләтара багланышлар буенча идарә вәкиле Анастасия Валеревна Игнатьева, Пермь крае мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Аблаевлар чыгыш ясап, татар иҗтимагый оешмасын котладылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Садриев Азат Алмас улы Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенең котлауларын җиткереп, конференциядә катнашучыларны сәламләде. Милли мәдәни мохтариятнең актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган әгзаларына Конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медалләре һәм Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм төсе алган конференциядәге чыгышлар “Гүзәл Чулман” татар бию ансамбле (җитәкчесе Гөлүсә Хәмзина) һәм “Пермь талантлары” халык иҗаты фестиваль-бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгышлары белән үрелеп барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*