tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмаралыларның сәхнәсе нурлы
Кукмаралыларның сәхнәсе нурлы

Кукмаралыларның сәхнәсе нурлы

2017 елның 15 декабрендә Казан шәһәренең «Әкият» балалар театр залында Республикада икенче тапкыр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татмедиа” АҖ “Салават күпере редакциясе” филиалы, “Сәхнә” сәнгать журналы оештырган “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең йомгаклау өлеше узды.

Әлеге бәйгедә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән 520 дән артык театр коллективы катнашты, шул исәптән Кукмара муниципаль районыннан Кукмара бистәсенең дүртенче номерлы “Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеме  (җитәкчесе Габделхаева Гөлнара Габделхай кызы)“Сәйлән” театр коллективы “Нурлы сәхнә” номинациясендә җиңүче булды. Фестиваль- бәйгегә “Башак” украин халык әкияте буенча эшләнелгән спектакль тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*