tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле хокук белгече белән хушлашу
Күренекле хокук белгече белән хушлашу

Күренекле хокук белгече белән хушлашу

Мәскәүдә 98 нче яшендә СССР ның һәм Россия Федерациясенең  күренекле хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хәсән Мөбәрәкша улы Әхмәтшин вафат булды. Ул Россиянең Хәрби университетында 60 елдан,  артык эшләгән, 160 фәнни һәм укыту методик хезмәтләр язган, хокук өлкәсендә федераль кануннарны әзерләүдә катнашкан.

Хәсән Мөбәрәкша улы Әхмәтшин 1920 елда ТатарстанАССРның Туенбаш авылында туган Кызыл Армиянең Хәрби хокук академиясен һәм адъюнтура тәмамлаган, хәрби хоуку системасында эшләгән. Мәскәү татар җәмәгатьчелеге мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклаша.  Х.М.Әхмәтшин Мәскәүдә, Данилов мөселман зияратында 29 декабрьлә күмеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*