enrutat
Баш бит / “Курай булып кайтырмын да Моңнар булып тулармын”
“Курай булып кайтырмын да Моңнар булып тулармын”

“Курай булып кайтырмын да Моңнар булып тулармын”

Беркөнне танышым исәнлек-саулык сорашты да: “Хәбәр итми калсам, я тиз генә ишетмәссең. Казан радиосыннан Роберт Миңнуллинның вафатын хәбәр иттеләр. Чирен әйтеп тормадылар”, — диде дә телефонын сүндерде. Бак­ча­дамын, нишләргә белмим. Каушауны җиңеп, Марат Кәримовка, аннары Алик Локмановка шалтыратып: “Хызыр Ильясыбыз ва­фат булган”, — дидем. Кем турында сүз барганын шундук аңлап, Марат абый: “Былтыр Тукай һәйкәлен ачуга килгәч очрашкан идек, гадәттәгедән сүлпәнрәк, борчулы кебек күренгән иде шул”, — дип кайгы уртаклашты. “Үкенечле хәл. Зур югалту, – диде Алик, авыр сулап, – кайгыручылар күп булыр. Гайбәтче Интернетта аны гаепләп, таш ыргытып калырга ашкынучылар да булыр. Татар бит без”. Робертның сыйныфташы Рудольф Әвса­ховка шалтыратам. “Кайда җирләүләре турында ишетмәдем әле. Илешлеләр үзләрен­дә урын әзерләгән”, — диде Рудольф Рәис улы.

Соңрак бер заман гайбәтчесе, чынлап та, “Туган ягына тамчы да ярдәме тимәде. Татар турында уйламады, үзен генә кайгыртты”, – дип сөйләп йөрде. Фәрит Фаткуллин да, моны ишеткәч: “Зур шәхесләр барысына да ошамый шул: Мостай белән Наҗарны гына ал”, – дип өстәп куйды. Аликның сүзе дөрескә чыкты. “Шә­хес иде Роберт. Зур шәхес иде. Ярый әле исән чагында үзенә: “Хызыр Ильяс бит син”, — дип әйтеп өлгердем”, – дидем.

Бүгенге 25 тирәсе районны берләштереп, 1920 елда исә илдә җыелган ашлыкның чиреген тапшырган Бөре өязе үзәге булган шәһәргә алтмышынчы-җитмешенче елларда Әнгам Атнабаевның еш кына килүен анда яшьләр күп булу белән аңлата идек. Баксаң, монда аны үзенең яшьлеге, бераз институтта укып алуы, сөекле Сәвиясе белән яңадан очрашып, кушылган илленче еллар хатирәсе тарткан икән.

Казан дәүләт университеты студенты Роберт Миңнуллинны да Бөрегә педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультеты студенткасы Клара тартып торган икән.

Бөре илешлеләр өчен һич тә ерак ара түгел шул. Беренчедән, Илеш районы Бөре өязендә булган. Икенчедән, Бәләбәй, Уфа өязләре белән Бөре өяз партия комитетының да, Татарстанга кушылыргамы, монда калыргамы, дип референдум үткәреп тормый, мәсьәләне берничә көн тикшереп, бәхәсләшеп кабул ителгән карарында шундый җөмлә бар: “Казан – безнең рухи башкалабыз. Әмма, Башкортстанның фуражиры буларак, без Уфа белән калабыз”. Язылышы урысча, әмма тәрҗемәсе нәкъ шулай.

Бөре татар педагогия техникумында егерменче елларда Нил һәм Илдар Юзиевларның булачак әнисе, илленче елларда Робертның “Агыйдел егете” китабы герое булачак Хәсән Сарьян укыган. Бөре педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетында укып, безнең белән Совет урамы, 19нчы йортның мезонин бүлмәсендә яшәгән, Роберт белән Илеш районы гәзитендә хезмәт иткән танылган журналист Зөфәр Хәмидуллинны да әйбәт хәтерлим: институтны тәмамлаганнан соң, юллар кисеш­кәндә, бер-беребезне танымый-белми үтеп китү юк иде.

Яшь доцент Рәиф Әмиров лекцияләрен тыңлаган, сабакташларыннан аерылып тормаган Клара исемле мөлаем студентка исә шулай хәтердә калган. Практик дәресме, имтиханмы бара. Студентлар бер-берсенә ниндидер бөкләнгән кәгазь кисәге шудыра да, укып, көлеп-елмаеп куя. “Күрәләтә шпаргалка алышалар, ахры, болар”, дип уйлап, ак­рын гы­на килеп, кәгазьне алдым. Анда: “Рәхәт­ләнеп чәй эчеп утыра!” дип язылган. “Бер дә чәй түгел, кофе с лимоном!” дип өстә­дем дә, кәгазьне кире өстәлгә салып, урыныма барып утырдым. Клара кәгазьне ачып укыды да кычкырып көлеп җибәрде, аннары ип­тәшләренә биргәч, бүлмәне көлү тавышы тутырды. “Без бит сезне я грузин, я әрмән, я яһүд дип торабыз. Без белергә, белмәскә тиешлесен дә, саф урысча сөйләп, аңлатып бирәсез”, – диләр.

1968 елда өлкән курс студентлары Әмир Мәхмүтов, Әнвәр Халиков, Роберт Нурмөхәм-мәтов ярдәме белән оештырылган “Яшьлек” әдәби-иҗат берләшмәсе шигърият фестивале үткәрергә булгач, Казан университетыннан, Уфадан, “Кызыл таң”нан яшь шагыйрьләр чакырдылар. Ректор фатиха бирде. Яз көне башкорт язучысы Һәдия Дәүләтшина хөрмә­тенә чара үткәреп, тәҗрибә туплаган студентларым очрашуга иҗади әзерләнде. Институт диварында студент Рим Сәхәветдиновның менә дигән рәсемнәре, авторларның фотолары белән бизәлгән 5-6 ватман табаклы “Яшьлек” гәзите урын алды һәм 6 ел буе өз­лек­сез чыгып торды. Студент халкы, ябырылып, сабакташларының язмаларын укый, бәяли. Бу бәйрәмгә үзенчә­лекле әзерлек тә булды. Казаннан бер төркем сабакташлары белән Роберт Миңнуллин килеп төште. Буш кул белән түгел. “Карлыгачлар” аль­манахының беренче санын тәкъдим итү, шулай итеп, 1968 елның көзендә Бөре педагогия институ­тының зур залында булды. Роберт Миңнуллин, Фәннүр Сафин, Госман Зәйнетдинов (Садә) альманахка кергән әсәрләрен укыдылар, Казандагы әдәби тормыш турында сөйләделәр. Соңыннан да Робертның үзе эшләгән һәр урында иҗтимагый һәм шәхси мәнфәгатьне бергә кушып-үреп, алып бару осталыгына шунда ук өйрәнгәненә шаһит булдым. Казанда гәзиттә, Язучылар берлегендә хезмәттә булсынмы, Шәммәткә әнкәсен, туганнарын күрергә сагынып кайтканда төркем-төркем язучыларны кунак итсенме…

Шактый вакыт үтеп, Казанга чираттагы чарага баргач, мөлаем яшь ханым миңа исемем белән эндәште: “Мин Сезнең укучыгыз булам. Ә Роберт – минем ирем”, — дип, янында торучы ир-егет белән таныштырырга итте. “Без бер-беребезне күптән беләбез инде”, – диде Роберт, – бер казанда кайнашабыз бит”. Казанга уфалылар килеп оештырган тамашаларга икәү килер булсалар, Клара белән Роберт, әгәр рәсми кешеләр арасында башка урынга утырырга кирәк булса, баш иеп, исәнләшеп үтәләр, ә инде рәсмилектән азат булганда, мотлак ерактан күреп, янәшә урын булганын чамалап, янга килеп утыралар иде.

Институт тәмамлап, бераз авыл мәктәплә-рендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп алгач, Клара Робертның хәләл җефете, уң канаты һәм гомерлек юлдашы, киңәшчесе һәм таянычына әйләнде.

II

2018 елның җәендә Башкорт дәүләт педагогия университетында Робертның 70 яшенә багышланган зур фәнни-педагогик конференция булды. Республика иҗтимагый оешмалары катнашлыгында татар филологиясе кафедрасы оештырган бу чарага Робертның БДУда укып алган елларындагы шәриктәш­ләре, республика Язучылар берлегеннән, башка рәсми кешеләр, милләттәш-каләмдәш­ләре килүе чараны колачлы республика бәй­рәме дәрәҗәсенә күтәрде. Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин абый­сының юбилеена бүләк итеп әле генә дөньяга чыккан күптомлы “Татар әдәбияты тарихын”н алып килгән, Роберт пед­университетка, ки­лүчеләргә үзенең чираттагы китапларын бүләк итте.
Менә, әйтик, җитди генә хезмәттә, Роберт Миңнуллин татар әдәбиятына беренчеләрдән булып одалар тематикасында реализм принципларын күтәреп чыга, дигән фикер үткәрелә, ә бит бу жанрга хас күтәренке һәм гиперболик образлар тудыру, аларны гражданлык һәм социальлек пафос контекстында җанландыру кебек үзенчәлекләр Р. Миңнуллинның башкорт халык иҗатында гаять зур урын алган кобаер жанрына таянып, яңа халәттә яңача куллану, аны үстерү турында иркенләп сөйләргә мөмкин. Р. Миңнуллин әсәрләре мисалында татар-башкорт шигъриятендәге эстетик бәйләнешләр турында җитди фәнни күзәтү­ләргә юл ачылыр иде.

Яки менә үзеннән-үзе чагыштыру-тикше­рүне сорап торучы ике әсәр: Р. Миңнуллинның “Илеш сабантуенда” (1990) һәм М. Кәримнең “Яшисе бар, сакла үзеңне, дисең” (1967) әсәрләре. Сабантуй-бәйге, ат – ике әсәрне якынайтып тора.

“Аусам иде шулчак бәйгеләрдә
Йөрәге ярылып ауган ат сымак”.

Барыбызга да яхшы таныш фикер Р. Миңнуллин әсәрендә дә кабатлана кебек. Бәйгедә беренче булып килергә тиешле ат борылышта абына. Шунда нокта куярга да булыр иде. Тик әсәр дәвам итә:

Җиңүчеләр бизи сабантуйны,
Җиңүләре бизи ир-атны!
Абынса да кемдер, егылса да
Җиңүчеләр һәрчак табыла.
Тик нишләмәк кирәк, бу дөньяда
Дүрт аяклы ат та абына?

М. Кәрим әсәрендәге романтик аһәң реаль моңлы гомер, катлаулы тормыш файдасына дәвам ителә. Аның йомгагы гади дә, шул ук вакытта катлаулырак та булып чыга.
Фойеда – аның күпкырлы иҗатын эченә алган зур күргәзмә. Роберт Миңнуллинча — алдан уйланылган, планлаштырылган, калганнар да үрнәк алып куллансын өчен эшләнгән. Ул баннерларны тиз генә җыеп алып, башка теләсә кайда файдаланырга була. Шәһәр, район, авыл китапханәләренә яңадан күргәзмә, стендлар корып торасы юк: барысы да әзер.

Тәнәфес вакытында Робертка чараны республиканың төньяк-көнбатыш районнарында үткәреп, Удмуртиянең халык шагыйре Ар-Сергиның “Путешествие вместе с Миннуллиным из Казани в Ижевск” китабының схемасын кабатларга тәкъдим иттем. Моңа кадәр дә республиканың күп районнарында булып, иҗади очрашулар үткәреп йөреп чыккан, шулай ук Тәтешле һәм Борайда да булган Роберт бу тәкъдим белән шунда ук килеште. “Удмуртлар иң күп яшәгән төбәк бит. Балтач районында да берничә удмурт авылы бар. Күпмилләтле – татар, урыс, удмуртлар яшәгән Кизгәнбаш авылында туып-үскән, Ижевск заводы генеральный директоры Фларит Фәйрушин ел саен дип әйтерлек анда сәнгать әһелләре концерты оештыра; ул районара зур бәйрәм төсе ала. Аның белән дә бәйләнешкә керсәк…” дип әйтеп өлгерә алмадым, Роберт: “Беләм мин аны. Акыллы, уйлап эш итә торган кеше дигән даны бар. Ризалашыр, дип уйлыйм.

Бәлки, транспорт мәсьәләсен дә хәл итәр”, дип тәкъдимемне үзе үк әйтеп бирде. “Удмуртлар беренче тапкыр тере классикларны күреп-ишетеп калыр, татарлар һәр җырга салынган шигыреңне үзләренеке дип күтәреп алган Робертларын тагын бер күреп шатланыр”, — дип, ярым шаярып өстәп куйдым. Килештек. Инде район башлыклары, мәдәният бүлеге җитәкчеләре белән кайсы авылларда очрашулар оештыру, һәр районда төп чараны кайда үткәрү турында килешәсе калды. Яңавылда, Тәтешледә җитәкчелек тәкъдимнең чираттагы әдәби очрашу гына түгел, сирәк була торган җитди сәяси-милли чара да булачагын, аның ихтимал файдасын аңлап, күтәреп алдылар да, Роберт белән бәйләнешкә кереп, чараның вакыты турында килешергә кирәк, диделәр.

III

Робертны исә Башкортстан кешеләре Казандагы “үз кешебез” дип кабул иттеләр. Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиле дә булды. Ә Роберт барыбер Башкортстанның Татарстандагы рәсми булмаган вәкиле-илчесе кебегрәк саналды. Башкорт әдипләренең “Дуслык киштәсе” сериясендә чыккан һәр әсәре дип әйтерлек аның кулы аша үтеп, башлыча, аның кереш сүзе белән дөнья күрде.

“Хызыр Ильясның ике халык арасында үзе тырышып салган күпернең тарихи-әхлакый, сәяси кирәклегенә ихлас ышанып-инанып башкарган гамәлләре байтак иде. Без үзебездәге кайберәүләрнең шагыйрьлеген дә “ташка үлчим” дип йөргәндә, Роберт алар белән “син дә мин” сөйләшеп-аралашып йө­рер, үзе кирәк дип тапканда хәтта кочаклашып та ала иде. Юк, ул тәкъва суфый кебек, икейөзлелек түгел, әмма бу шәхси мәнфәгатьне сәясәт белән бергә үргәндә дә шәхес булып калып, үзенең дәрә­җәсен белеп эш итү иде. Тумышы белән, Ә. Атнабаев әйтмешли, “үзебезнең Башкортстан продукциясе” булса да, Казаннан Уфага кайтканда Роберт үзен Татарстан вәкиле, татар халкы улы итеп тота иде.

Һәм бу — ихласлыкның сәяси-әхлакый чагылышы. Мондый халәт – ни гаҗәп – аңа бул­ган ышанычны арттыра гына иде. Респуб­ли­каның һәр төбәгендә үз кеше булып, шул ук вакытта татар булып чыгыш ясар, сөйләр, татар шагыйренә-сәясмәнгә хас гамәлләр кылыр иде.

IV

“Истәлек язучы бер үк вакытта ике портрет тудыра: объект портреты белән бергә күпме­дер дәрәҗәдә үзенең портретын да”. Шул ук кагыйдә ниндидер дәрәҗәдә әдип Габдулла Байбурин турында китап туплап чыгарган авторга да кагыла. Хәтта күбрәк тә.
“Бездә шулай бит – аз гына башкаларны уза башласаң, тизрәк чабуыңнан тарталар. Татар булсаң, бигрәк тә. Талантлы булуы өс­тенә үҗәт һәм әрсез дә булмаса, дөнья мәй­данына кем чыгарсын инде татарны. Чыгарырлар, тот капчыгыңны!” Кем турында бу яз­ма? Гата Камский дигән шахматчыга багышланган “Гата – шахмат солтаны. Сезгә ни кирәк тагы!” дигән очерктан өзек. Тик шул гынамы? Бу бит иң элек “Татар татарны ашар!” гыйбарәсенә әйлә­неп, гасырлар буе дәвам иткән, “бабасыннан калган” (С. Рәмиев) иң начар милли чиребезнең бүгенге чагылышы! Робертны да читләп үтмәгән ул! Гадә­тенчә, остазлары Ә. Атнабай, М. Кәримов кебек, шәхси ачыну-хәсрәтләрен укучы белән уртаклашып, үз-үзеннән көлеп, асылда исә ачынып: “Мин Тукай булалмадым, мин Такташ булалмадым. Миңнуллин булулары да җиңел түгел”, дип язып аңлатты.

“Аның шигъри формасы, традицион классик форма булуына карамастан, үзенчәлекле, шигъри сүзе, шигъри стилистикасы үзенчә, башкаларныкын кабатламый”. Бу юллар Благовар районында туып-үскән, бүген Америка Кушма Штатларында яшәүче шагыйрә Нурия Измайлова хакында. Ә асылда “яңа шигъри формалар” эзләү урынына традицион төрки шигырьне үз иткән өчен тәнкыйтьләүчеләргә Роберт Миңнуллинның үз җавабы.

Шулай теге яки бу шәхескә тәгаенләнгән һәр әсәрдә дип әйтерлек, аның үзенең дә уй-хисләре урын ала, Фән Вәлиәхмәтов көен дә үзе язып башкарган “Ак каеннар безне какмаслар” җырындагы:

“Тузганаклар төсле түздем инде,
Ак каеннар безне какмаслар.
Киттеләр дә югалдылар диеп,
Тиргәмәгез безне, якташлар”
юллары да аның уй-хисләрен чагылдыра.

“Баһадир” язмасында Н. Исәнбәткә багышлап, аның хезмәтенә сокланган юллар балалар фольклоры тарихы хакында. “Татар балалар әдәбиятының бишеге. Бүгенгә кадәр чыра яндырып эзләсәң дә табылмас такмаклар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар. Еллар үтә барган саен кыйммәтләре арта гына барган энҗе-мәрҗән­нәр”. Нинди югары бәя! Моны Р. Миңнуллин “Мәңге исән Исәнбәт” дигән хушлашу язмасы белән дә раслый, куәтли (1992). “Үзе генә китте. Иҗаты, кылган эшләре, игелекләре, хезмәтләре безгә – яшь буынга калды, кадерли генә белергә кирәк!” Гасыр улы Исәнбәт турындагы сүзләр Роберт Миңнуллинның күпкырлы иҗатына да бер үк дәрәҗәдә карый. Безгә дә аның шәхесенә, иҗатына лаеклы бәя бирү бурычы кала.

Робертның әдәбият, мәдәният, сәясәт тауларына үрләп, аның утыз-кырык ел гомерен туган халкына, татар-башкорт арасын җайлауга хезмәт итүен “Роберт Миңнуллин чоры” дип атыйсылары, Рафаэль Мостафин заманында “бишенче буын” дип атаган әдәби дулкынның күренекле вәкилләренең берсе, күренекле тәнкыйтьченең фаразын – өметен аклаган буынның шәрәфле вәкиле дип саналасы да алда әле.

Бу гамәлне дәвам иттерер кешеләр турында да уйланырга кирәк. Әйе, мәдәният, сәясәт өлкәсендә буыннар алмашыну бара. Башкорт милли хәрәкәтендә дә, татарныкында да. Халыклар тарихын тирәнтен белеп, бергә эш алып барган Р. Миңнуллин, С. Әлибай кебекләр урынына тарихта, мәдәнияттә сай йөзгән яшь, яки бер-ике сай фикергә мөкиббән киткән буын килә.

Роберт ике халыкка бердәй якын торып, ике милләткә тигез хезмәт иткән, шулар арасында өзгәләнеп яшәгән кабатланмас күренеш тудырып, үз шәхесе мисалында да Башкортстан татары язмышының үзенчәлекләрен күрсәтте. “Моннан соң да татарларны татарлар дип атарлармы?” дип сорап, бүген бер үк дәрәҗәдә башкортка да, хәзер инде күбесе йотылуга барган халыкларга да карый. Шуңа Р. Миңнуллин васыяте булырдай гамәле татар һәм башкорт бер-берсенә таянганда гына үзләрен саклап кала алуы өчен кайгырту, йөрәгенә җыеп барган хәстәре – үзе бер гыйбрәтле сюжет.

V

Язылганча, моңа кадәр очрашкаларга туры килсә дә, Роберт белән якыннан аралашып-сөйләшү Бөтендөнья Татар конгрессының икенче съезды вакытында булды. Дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган делегатлар өчен берничә теплоходта Идел буйлап йөрү оештырылган иде.

Бик урынлы да, кирәкле дә иде бу чара. Чит илләрдән килгән кунаклар белән аралашып, безгә – аларның, аларга безнең яшәү рәвеше белән танышу, күнегү-аңлау-аңлашу да кирәк иде. Рәсми утырышлар, мөнбәрләрдән яңгыраган чыгышлар арасында мондый үзара аралашу бик урынлы да, кирәкле дә иде.

Соңыннан, күп еллар буена дәвам иткән гадәте буенча, Роберт Миңнуллин Башкортстан татарлары делегациясенең күпчелек өлеше белән бер теплоходка керде. Форсаттан файдаланырга тырышып, аны зур каютада башлан­ган җыен-митингтан аерып алып, тепло-ходның кешеләрдән ераграк, сөйләшеп булырлык урынына алып киттем.

…Теплоходның зур залында чыгышлар кыза. Таныш һәм таныш булмаган шагыйрьләр, сәясмәннәр кемузардан татарның үткәне, киләчәгесе, бүгенгесе турында сөйли, тыңлаучы күңелен яулый. Робертның да анда буласы, милләттәшләргә үз сүзен ишеттерәсе киләдер: күтәрелеп килгән дәүләт эшлеклесе, депутат бит…

Ә ул, читтән карасаң, берни булмагандай, минем аһ-зарларны тыңлый, нидер уйлый. Шунда аның әйтергә теләп тә, “зар капчыгының” кәефен кырмас өчен әйтер сүзен эченә җыеп торганын аңладым. Бу аңлау, бәлки, минем һәм башка күп милләттәшләрем өчен дә иң җитди, иң мөһим сабак булгандыр.

Читтән рухи таяныч эзләү – яхшы эш. Ул була калса, бигрәк тә әйбәт. Исәбем-ниятем шул иде бит, югыйсә. Тик төп эшне барыбер үзе­безгә башкарып, тормышыбызны үз мохи­тебездә корырга кирәк. Моның өчен кычкырышу урынына мәсьәләне килешеп хәл итәргә кирәк!

Минем өчен бу мөһим сабак булды. Мәсьә­ләләрнең барысын да Татарстан хәл иткәнне көтеп, Роберт җилкәсенә генә салу ярамый да, килешми дә. Аның эше – башка, гомум максатка икенче төрле ярдәмләшү. Ә без үзебез тотынып, үзебездә көндәлек эшләрне башкарганда гына мондагы базарда бәябез югары булачак!

Язылып, басылып чыккан китапларым кулына килеп кергәннән соң сөйләшкәндә Роберт: “Укып чыктым, килешмәгән чакта да дәлилле язгансың”, — ди иде. Шунысы миңа кадерле: килешмәгән чаклар да булгандыр, әмма аңа карап кына үзара мөнәсәбәтләр үзгәрмәде. Рухи яктан якынлык һәрдаим дәвам итте. Әдәбиятчыга шул җиткән дә инде. Шуны икебез дә яхшы аңлый идек шикелле. Һәрхәлдә, минем әдәбият тарихчысы, тәнкыйтьче һөнәрем буенча, “Башкортстан татарлары” шигыренең аңа кадәр дөнья күргән шул исемдәге календарь-белешмә белән дә адаш булу уй-фикерләрнең уртаклыгыннан, дип фаразладым.

“Туган җирен онытмаган
Ир генә чын ир бит ул!”

Робертның шул шигырен әле дә шәхсән үземә тәгаенләнгән әмер дә, киңәш тә, битәрләү-теләк тә, өмет-чакыру да дип кабул итәм.

Чәчәк атар ватаннары,
Имин атар ал таңнары!
Булганнар, барлар, булырлар
Башкортстан татарлары!

VI

Роберт Миңнуллинның, “Әдәбият рәсми чик-ләрне белми” дигән фикеренә игътибар итик. Әдәби-фәнни тикшеренүләрдә нигә бу әле булса заманында азсанлы халыклар мәдәниятен-әдәбиятын күтәрәчәк милли территория-автономия чикләреннән чыга алмыйбыз, ни татар, ни башкорт әдәбиятын тикшер­гәндә торабыз шуңа килеп төртеләбез? Ярый әле, ниһаять, егерменче гасырның башына кадәр халыкларны берләштереп, аларны бербөтен хис иттергән Ис­лам диненең роле турында авыз ачып сөйләргә мөмкинлек туды. 1910 елда “Шура” журналы “Кем без?” дигән сорауга анкета үткәр­гәндә Уфа, Казан халкының күпчелеге “мөсел-ман” дип җавап биргән, димәк, диннең берләш-терүче бөек вазыйфасын яхшы аңлаган.

Советлар Союзы җимерелү белән бер вакытта ил халкына Әфган һәм Чечня фаҗигасе дә кичерергә туры килде. Остазлары – өлкән дуслары Н. Нәҗми, М. Кәримов белән бергә Р. Миңнуллин бу гаделсез яуларны ил кайгысы – ир кайгысына, ир кайгысы – ил кайгысына әй-ләнгән фаҗига буларак сурәтләде. Аның “Улымны кайтарыгыз!” әсәре миллионлаган ананың йөрәк сыкравы булып яңгырады. М. Кәримовның “Яралы солдат” (1995) шигыре герое – Роберт әсәренең яшьтәше-замандашы. Алар арасындагы рухи-фәлсәфи бәйлә­нешләрне аңлау кирәк.

Мондый тикшеренүләрне, әлбәттә, башкорт һәм Башкортстандагы татар әдәбиятына Г. Тукай иҗатының тәэсирен анализлаудан башлау хәерле. “Тукай бөек, Тукай даһи” кебек тапталган фикергә корылган дежур язмаларны (гәрчә, ясалма ихтирам чагылышы буларак, алар да ниндидер игътибарга лаектыр) читкә алып куеп, Тукайның шәхес буларак, Тукай әсәрләрендәге образлар системасының, Тукай шигырь төзе­лешенең әдәбиятка тәэсире һ.б., Тукай әсәрлә­рен өйрәнүнең, эчтәлеген анализлауның тарихи шартлар, дәвер белән бәйләнешен анализлау, тикшеренү гомум эшкә-үсешкә күбрәк файда бирер иде.

Чынлап та, борынгыдан килгән бердәмлек тамырларыбызны онытып, “кояш аулап, ай тотып” булашканчы, конкрет тикшеренүләр баш­ларга иде. Әйтик, “Хызыр Ильясыбыз” Роберт Миңнуллинның Р. Бикбаев, И. Кинҗәбулатов, С. Әбүзаров белән шәхси аралашуы “Дуслык киштәсе”ндә үзара китаплар бастыру, сәяси вазыйфалар башкару белән генә чикләнмәгәндер, шәт. Аларның шигырьләрен, публицистик, тәнкыйди мәкаләләрен янәшә куеп тикшерү үзара аралашуның эстетик нәтиҗәләре турында фикерләргә дә нигез бирүе ихтимал бит.

Татар әдәбиятында, хәтта әдәбият белемендә балалар әдәбияты тарихының, аның онытылган сәхифәләрен аякка бастыру, гомумән, “әдип балалар турында язышудан башлана” дигән фикерне күп язучылар иҗаты мисалында исбатлаган Роберт Миңнуллинның башкорт балалар язучысы Гөлфия Юнысова иҗаты белән бәйләнешләрен һәм башкаларны.

Яисә ни тикшереп исбатланмаган, я булмаса кире дә кагылмаган фикер-фараз. Роберт Миңнуллин раславынча, иҗатын балалар әдәбиятына багышлаган әдип үзеннән-үзе сатирик язучыга әйләнә. Балалар өчен ул тормыш, кеше ничек булырга тиеш дип яза. Ә сатирик әсәрдә моның тискәре чагылышларын сурәтли, тәнкыйтьли.

Гомере буе сатира төренең лирикага капма-каршы иҗат формасы икәненә таянып яшәүчеләргә (үземә дә) Робертның раславы сәеррәк тоелса да, Шәүкәт Галиев һәм башка күп әдипләр иҗаты белән дәлилләнгән бу фикер-фараз, әйтелүенчә, ни өстәп дәвам итүчесен, ни дәлилләп кире кагучысын әлегә тапмады. Көтеп карыйк. Бәлки, табылыр.

Ә. Атнабаев, М. Кәримов аша Роберт Миң­нуллинга күчкән Такташка хас сүз уйнату, көндәлек хәл-әхвәлне мәңгелек дәрәҗәсенә күтәреп сурәтләү, яки мәңгелекнең гади көн­дәлектән үзеннән-үзе үсеп чыгуын шигъри алым-ачышка әйләндерү. С. Әбүзәр, Ә. Үтәбай ише сәясәттән, сәяси уеннардан читтәрәк торуны үз иткән, башлыча, дөньяга мөнәсәбәтен иҗат, эзләнүләр, шигъри аһәң-интонация аша белде­рүне, хәтта кабул итмәү, кире кагу аша да бирү­не тикшерү дә кызык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин бит.
Егерменче гасыр башларына кадәр “бер атаның ике баласы” (Ә. Атнабаев) — татар һәм башкорт халыкларын якын туган-кардәш иткән, гореф-гадәтләр, дин уртаклыгы бер итеп килгән. Милләтләр оеша башлау, 1917 елда хакимияткә килгән көчләр дингә каршы көрәш ачып, сыйнфый көрәш идеясен алга кую аркасында заманында Чыңгызхан яугирләренең, Татищев, Перовскийларның бу халыкларны бер-берсеннән аерырга тырышу сәясәте дә эзсез калмаган.

* * *

Һәрхәлдә, 45 еллап дәвам иткән, “Роберт Миңнуллин феномены” дип аталырлык бу гаҗәеп татар-башкорт әдәби-мәдәни-сәяси күренешенең тарихын, аның көндәлек сәясәткә йогынтысын һәм арытабангы дәвамын өйрәнү шактый гыйбрәтле нәтиҗәләргә китерер иде.

Роберт Миңнуллинның менә дигән шагыйрь, “шагыйрь генә булып кала алмый”, җәмәгать эшлеклесе, дипломаты, күпсанлы китап төзү остасы, әдәбият тарихчысы һ.б. һөнәрләре арасында аның менә дигән фотога төшерүче сәләтен атамый булмый. Бу төр аның күпкырлы эшчән­леген – гади колхозчыдан алып, балалык дусты Марат Ямалов, сабакташы Рудольф Әвсаховтан алып, ил, дәүләтне җитәкләгән шәхесләргә һәм, әлбәттә, эшкуарларга кадәр – дөньяны эченә ала. Шагыйрь әсәрләрен ул төшергән фото­рәсемнәр белән янәшә куеп, чагыштыру аның үзенең шәхесе, холкы үзенчәлек­ләрен дә чамалау мөмкинлеген дә ача.

Фотолар арасында миңа иң охшаганы — “Миңа кырык тулганда” дип аталганы. Якын да, гыйбрәтле дә. Авыл арбасына утырган, сөялгән бер төркем олылар, бала-чага арасында Роберт белән Клара. Тормыш, дөнья үзе бит бу! Тормыш арбасы – шыгырдар да, кап-кара дегет белән майлап җибәрсәң, тәгәрәр дә; тәртә-тәгәрмәч­ләрен карап, юньле ат җиксәң, утырганнарны теләгән җирләренә алып барып җиткерер дә. Кемнәрдер төшеп калыр, кемнәрдер үсәр, морадына җитәр. Барысы да алда әле.

Ун еллап элек Роберт Миңнуллин башкорт шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, шагыйре Ирек Кинҗәбулатов белән Уфада Тукайга һәйкәл кую мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки Тукайның иң күп укучылары Башкортстанда, дип дәлилләгән иде Роберт үз фикерен. Ике милләт укучысын да күз уңында тотып, 2019 елның апрелендә Тукайга һәйкәл ачу тантанасына Татарстаннан зур делегация составында бернигә карамыйча Роберт Миңнул­лин килде. Бу шулай булырга тиеш иде дә. Иртә таң булуга карамастан, җыелган Уфа хал­кы белән ул ихлас гадәтенчә, кулын күтәреп сәламләште, күреште. Якын бармадым. Рәсми кешеләр янында иде. Сүз әйтте, бөек Тукайга багышланган әсәрен укыды. Озакламый кайтыр юлга кузгалдылар.
Тукайлы Уфаны котлау Тукай белән, аны “Хызыр Ильясы” итеп яраткан, татарлы-башкортлы Уфасы белән хушлашуы булган икән.

Рәиф ӘМИРОВ
kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*