tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саваплы эш
Саваплы эш

Саваплы эш

Воткинск шәһәренең Нижняя Березовка районында урнашкан иске татар зиратында яңа койма тоту эше төгәлләнде.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен бер ел вакыт кирәк булды. Узган ел соңгы 30 елда беренче тапкыр зиратта өмә оештырып, 80 капчык чүп түккән идек. Шуннан соң биредә эш тукталмады. Койма тоту өчен халык көче белән 40600 сум акча җыелды. Әлеге акчалар мәгълүмати табличка ясауга, буяу, цемент алуга, транспорт чыгымнарына һ.б. кирәк-яракларга тотылды.

Иганәчеләр дә башлаган эшебезне ахырына җиткерергә ярдәм иттеләр. Айрат Хәбиров штакетниклар, торбалар сатып алды. Койманы ясау һәм тоту эшен Миргасим Шагалиев башкарды. Бу эшкә үзенең улларын, оныгын һәм туганын да тартты. Киселгән агач-куак-ларны зираттан чыгаруны Айдар Нуруллин оештырды.

Әлеге изге эш тагын бер кат Воткинск татарларының бердәмлеген күрсәтте.

Айрат Газимҗанов, Воткинск шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*