tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда XVI гасырда төзелгән хан мәчетен яңартачаклар
Кырымда XVI гасырда төзелгән хан мәчетен яңартачаклар

Кырымда XVI гасырда төзелгән хан мәчетен яңартачаклар

Бакчасарайда Хан сарае территориясендәге мәчетне реставрацияләү проекты хупланган. XVI йөзгә караган мәчет Бакчасарайдагы Хан сарае комплексына керә. Ул ярымутраудагы иң борынгы мәчетләрнең берсе. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Кырымның Мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт комитетына сылтама белән хәбәр итә.

«Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы мәдәни мирас буенча фәнни-методик советның «Архитектура һәйкәлләре» секциясе утырышында «Хан мәчете» мәдәни мирас объектын саклау буенча комплекслы фәнни тикшеренү материалларына нигезләнгән проект документларын хупладылар», – диелә комитет сайты хәбәрендә.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, проектны Кырымның «Кирамет» оешмасы әзерләгән. Эшләрнең күпмегә төшәчәге әйтелми. Төзекләндерү эшләре Хан сараен реставрацияләү кысаларында үткәреләчәк, бу Кырымны үстерү буенча федераль максатчан программада каралган.

Россия Баш дәүләт экспертизасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Хан сараен саклау эшләрен башкаруга смета документлары якын көннәрдә каралачак. Реставрациядән тыш, төп корпуста территорияне тәртипкә китерү дә күздә тотыла.

  • XVI гасырда төзелгән Хан сарае – Кырым ханнарының элеккеге резиденциясе һәм Кырым татарлары сарай архитектурасының дөньядагы бердәнбер үрнәге булып тора. Дөнья күләмендә тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия әлеге һәйкәл Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы составына керә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*