tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре — Сарапулда
Татар яшьләре — Сарапулда

Татар яшьләре — Сарапулда

6 октябрьдә “Иман” татар яшьләре берлеге активистларының очрашуы узды. Бу юлы әлеге очрашу башкаларыннан үз форматы белән аерылып тора иде. Без үз шәһәребездә Ижау һәм Воткинск шәһәреннән килгән “Иман” татар яшьләре берлеге вәкилләрен кабул иттек.

Очрашу экскурсия форматында узды. Иң элек “Электрон” милли мәдәниятләрне торгызу һәм үстерү үзәгенә җыелдык. Кунакларны этномәдәни эшчәнлек бүлеге мөдире Юлия Седова милләтара проектларны ничек гамәлгә ашырулары һәм Россия халыкларының декоратив кулланма сәнгать күргәзмәсе белән таныштырды.

Аннары экскурсия “Барс” Сарапул татарлары тарихына багышланган музейда дәвам итте. Безне милли музейга нигез салучы Зөлфәт Арсланов каршы алды. Ул кунакларга музейның барлыкка килү тарихын сөйләде, экспонатлар белән таныштырды.

Музейдагы җылы очрашудан соң без, яшьләр, яңартылган шәһәр үзәге, Кама елгасы яры буенча йөрдек. Игътибарыбызны Сарапулдагы үзгәрешләр җәлеп итте. Искиткеч матур манзара ачыла торган “Урал-тау” күзәтү мәйданчыгында да булдык.

Шәһәр урамнары буенча сәяхәт тәмамлангач, Сарапул музей комплексына юнәлдек. “Башенин” бакчасында булдык. Экскурсияне Рәшит Габдуллин үткәрде. Ул сәүдәгәрләр шәһәре тарихы — Сарапул турында сөйләде.

Очрашу татар мәдәнияте үзәгендә традицион чәй табыны артында тәмамланды. Кунаклар сәфәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, шулай ук «Иман» берлегенең алдагы эш планы турында фикер алыштылар.

Айрат Газимҗанов, очрашуда катнашучы, Воткинск шәһәре: “Мин Сарапул шәһәрендә икенче тапкыр гына булдым әле. Элек андагы кондитер фабрикасы турында гына ишеткәнем бар иде. Сарапул шәһәренең “Иман” татар яшьләре бүлегенә рәхмәт, бик кызыклы очрашу әзерләгәннәр иде алар. Бу сәяхәттән соң, Сарапул шәһәренә карата фикерләрем үзгәрде. Мәдәният, тарих, милләтара мөнәсәбәтләр буенча күп мәгълүмат алдым. Аеруча Зөлфәт абый Арсланов булдырган милли музей уңай тәэсирләр калдырды. Безгә, Воткинск шәһәре яшьләренә, әле бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Чөнки ресурсларыбыз да, матди яктан мөмкинлекләребез булса да, без сарапуллылардан калышабыз, минемчә. Ә “Иман” татар яшьләре белән мондый форматтагы очрашу эстафетасы хәзер Воткинск шәһәренә күчте. Бездә Сарапулдагы кебек музейлар күп түгел. Ләкин шәһәребез тарихы шулай ук бик бай. Яшьләр Удмуртия шәһәрләре, анда гомер итүче татарлар тарихы белән якыннан танышуларын дәвам итсеннәр иде”.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*