tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кытай тышкы эшләр министры: “Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешен техник нигезләү эше уңышлы бара”
Кытай тышкы эшләр министры: “Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешен техник нигезләү эше уңышлы бара”

Кытай тышкы эшләр министры: “Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешен техник нигезләү эше уңышлы бара”

Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешен техник яктан нигезләү эше Кытай һәм Россия якларыннан уңышлы алып барыла .

Бу хакта Кытай Халык Республикасы тышкы эшләр министры Чэн Гопин белдерде, дип хәбәр итә “Новости” РМА.

“Ике ил җитәкчелеге югары тизлекле тимер юллар төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча килеште. Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешен техник нигезләү эше уңышлы бара”, – дип белдерде Чэн Гопин.

Проект буенча эшче төркем оештырылды, берничә тапкыр консультацияләр булды, дип өстәде Чэн Гопин.

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале – Россиядә 200-400 км/сәг тизлек белән йөрүче поездларны файдалану өчен билгеләнгән югары тизлекле тимер юл линиясе төзелеше сынау проекты. 770 км га сузылган тармак төзелеше юлда булу вакытын 3,5 сәгатькә кадәр (хәзер 11,5 сәг) кыскартачак.

Узган елның октябрендә РФ һәм КХР премьер-министрлары Дмитрий Медведев һәм Ли Кэцян хөкүмәтара очрашу үткәрде, югары тизлекле магистраль төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы меморандум имзаланды һәм эшче төркем оештырылды. Элек КХР ның РФ дәге илчесе Ли Хуэй КХР Россиянең югары тизлекле магистраль төзелеш проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзерлеген белдергән иде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*