tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онытылмас мизгелләр
Онытылмас мизгелләр

Онытылмас мизгелләр

Өлкәдә уздырылучы татар мәдәният көннәре уңаеннан 3 нче февраль көнне Тубыл районының сазлар артында урнашкан Ләчек һәм Күкрәнде авылларыннан очрашулар башланып китте. “Яңарыш” газетабызның 25 еллыгы уңаеннан без дә укучыларыбыз, хәбәрчеләребез белән очрашып, фикер алышып кайтырга өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән юлга чыктык. Кунаклар эшлекле сәфәрләрен Ләчек авылы мәчетендәге проблемалар белән танышудан башлап җибәрделәр, аннары клубка юл алдылар. Җыелган халыкны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин мәдәният көннәре һәм якынлашып килүче Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм: “Үткән ел мәчет ачылу тантанасында азан тавышы авылны яңгыратып торсын өчен көчле репродуктор алып бирербез дип сүз биргән идек. Менә бүген өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Тубыл район хакимияте ярдәме белән мәчеткә динамик, ә клубка – музыкаль үзәк алып килдек, рәхәтләнеп кулланыгыз”, – дип, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән тыл ветераннары Өметбикә Алиева, Зията Кәримова, Әсхәбҗамал Сәетова, Равил Газизовка, бүгенге көндә үз вазифаларын җаваплы башкаручы Алим Мирасов, Мансура Сөләйманова, Луиза Гайсина, Рәйсә Мирасова, Бания Ильясованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Янарыш2Аның котлау сүзләренә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, Төмән районы автономиясе рәисе Хәмзә Биктимиров та кушылып, Нәсиха Сөләйманова, Абидә Сәетова, Мәдинә Риханова,  Зәйнәп Газизова, Исхак Сөләймановка өлкә автономиясенең Мактау кәгазьләрен тапшырдылар. Район башлыгы Юрий Батт: “Мәчеткә электр уты үткәрергә, бина һәм җирне закон тәртибендә рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкбез. Сезгә күлләрдә балык тотарга квота алырга кирәк. Күлләргә читтән хуҗалар килгән очракта, без берничек тә ярдәм итә алмаячакбыз. Шуңа озакка сузмыйча, арадан берәүне сайлап, бу мәсьәләне чишәргә кирәк. Без аңа һәръяклап булышырга әзер”, – дип сөйләде. Төмән шәһәреннән килгән кунаклар – Искәндәр хәзрәт Юсупов белән Руслан хәзрәт Садретдинов Коръән укып, дога кылдылар. Булашова авылыннан килгән эшмәкәр Эдуард Колмәмәтов ләчеклеләрне шатландырып, мәчеткә суыткыч бүләк итте. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов мәктәп китапханәсенә үзенең китапларын һәм дипломнарын бирде. Шул арада без озак еллар “Яңарыш” газетасына язылучылар белән аралашып, аларга теләкләребез, бүләкләребезне җиткердек. Ләчек авылындагы очрашу танылган җырчы Җәмилә Рәхимова һәм район татар мәдәният үзәге артистларының матур чыгышлары белән бизәлеп, бик күңелле узды.
Күкрәнде авылында.

КукрэндеКүкрәнде авылы халкы район татар мәдәният үзәге артистларын клубта каршылады. Ә автономия әгъзалары мәктәп бинасында укытучылар белән очраштылар.  Ришад Сабир улы май аенда 90 яшен билгеләп үтәчәк Алия Ташбулатованы котлап автономия исеменнән махсус бүләк һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатын тапшырды. Аннары ул мәктәп директоры Әлфридә Латыйпова, озак еллар үз вазифаларын башкарып, лаеклы ялга чыккан Гани Ваһапов, Кәбирә Ваһапова, Хәдичә Әйтбакованың фидакарь хезмәтләренә тиешле бәя биреп үтте. Чыгыш ясаучылар үзләренең уй-фикерләрен җиткергәч, Әлфридә Әнвәр кызы игътибар күрсәткән өчен авыл халкы исеменнән кунакларга рәхмәтен белдерде.

Рәүфә Кангазина, “Яңарыш” газетасы
Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*