tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыйблага юнәлгән Урал егете
Кыйблага юнәлгән Урал егете

Кыйблага юнәлгән Урал егете

“Йөрәк бик зарыкты. Сине эзләп җан үз киемнәрен юл тузанына батырды. Син янәшә һәм бик ерак. Каян эзлим? Без бер үк китапны,  тик аның төрле бүлекләрен укыйбыз. Миңа тизрәк укырга кирәкме исә сиңа ашыкмаскамы? Һәрхәлдә, борчылырга кирәк түгел.

Безнең күзләр һичшиксез бу басманың бер юлында очрашачаклар. Ә әлегә бары тик укырга мөмкинлек булу хыя­лыннан бәхетле булыйк!”

Әгәр дә әлеге юлларны берәр урта гасыр шагыйре язган дип уйласагыз, ялгышасыз. Аларны Екатеринбург шәһәрендә яшәүче, егерме тугыз яшьлек каллиграф Айрат ХИСМӘТУЛЛИН иҗат иткән. 

Ак шигырьләр  яза башлавы – мәктәп елларыннан ук. Ә былтыр ул аларны үз туганнары, дус-ишләре өчен “Сәяхәт” дип аталган аерым китап итеп тә нәшер иткән. Мондый шигъри юлларның язылуы гаҗәпләндерми, чөнки Айрат үз ярын табу уе белән дә яна һәм “күкрәктәге һава торышы гел бер төсле түгел, үзгәрүчән” дип язуы да юкка түгелдер.

Ул июнь аенда, Кол Шәриф мәчетендәге Татар шәмаиле галереясы тарафыннан оештырылган “Яңа  кырлар: заманча сәнгатьтә гарәп графикасы”   күмәк күргәзмәсендә катнаша. Казан аңа таныш, чөнки ул биредәге Россия Ислам институтының теология факультетында бер ел  укыган. “Бу уку йортына, чынлыкта, “ән-Намир” каллиграфия үзәгендә белем алуны төп максат итеп кергән идем, ләкин ни кызганыч, үз алдыма куйган максатым барып чыкмады: дәресләр һәм мәдәни чаралар (аудиторияне бизәүдә катнашуым), курс эше… ничектер бар вакытымны алды һәм каллиграфия үзәгенә йөрергә җитешмәдем дә… I нче курсны тәмамлагач, яңадан Екатеринбургка әйләнеп кайттым. Гарәп язмалары белән кызыксына башлавым – балачактан, – ди иҗатчы егет. – Кечкенәдән бирле, базардагы алтын кысалы шәмаилләрне күрүгә үк, аларның тулы эчтәлегенә төшенәсем килә иде. 2005 елны, мәктәпнең тугыз сыйныфын бетердем дә, техникумга укырга кердем”.

“Айрат, гомумән, бик тыңлаулы, тәкъвалы, инсафлы бала булып үсте, хәзер дә минем белән киңәшләшергә ярата, безнең хәер-фатыйхада булуны бар нәрсәдән өстен күрә”, – дип сүзгә кушыла чибәр ханым, Люция Әсхәт кызы. Айратның әнисе дә Кол Шәриф мәчете бинасында ачылган шушы күргәзмәне күрергә дип, бик ерактан махсус килгән. Улының каллиграфия өлкәсендәге уңышларына битараф түгел ул. Һәм үзе дә рәсемнәрне матур ясый.

“Әтисе – эшче һөнәрендә, рәсем ясарга сәләте юк, ә менә башка якын туганнарыбыз – сәләтлеләр, барысы да диярлек бик яхшы җырлый. Айрат – гаиләдәге төпчек балабыз, кечкенәдән рәссамлыкка тартылды. Эльвира кызым – хисапчы-экономист, Алена кызым – кибетче һәм уңган тегүче. Үзем кибет директоры булып эшләдем, гомер буе тектем, бәйләмнәр бәйләдем, хәзер өч оныгыбыз белән мәш киләм”, – ди әни кеше.

“Әлеге техник техникумны, – дип сүзен дәвам итә  Айрат Хисмәтуллин, – 2010 елны тәмамладым. Анда укыганда миңа бераз кыен булды. Башта татар мәдәнияте белән кызыксынып киттем, татар классик  җырларын тыңладым, ә аннан соң, балачакта ук туган кызыксынуым көчле булганга күрәдер инде, нәкъ унтугыз яшемдә җанымда: “Ни өчен әле мин Коръән эчтәлеге, дини кануннар белән кызыксынмыйм?” дигән сорау туды. Шуннан соң мәчеткә киттем, анда гарәп теле әлифбасын өйрәнә башладым. Кайчандыр базарда сатылган гарәп текстлы язмалар тынгы бирмәве күңелемдә гарәп теле белән, мөселман дине кануннары белән тирәнтен кызыксыну хисе уятты да инде. Аллаһы Тәгаләнең бу халәтемә булышлыгын тойдым”.

“Мәңгелек мосафир дөнья буйлап, үз җаны дөньясы буйлап сәяхәт итә. Аркылыга һәм буйга үтеп чыгарга теләгән җаны буйлап… Комлы бушлыкка гаҗәпләнеп һәм сорап: “Ә кайчан башлана соң юл? Ни өчен бары да шулкадәр уртачага һәм гадәттәгечәгә әйләнә? Әгәр дә вакыйгалар табылмаса, үсеш, күрсәткечләр булмаса, минем юлым өзелгән дигәнне аңлатмыймы соң бу?!” “Үзгәрешләр – алар ачкычлар һәм шул ук вакытта авырлык белән кабул ителүче яисә кире кагылучы, безгә аңлашылмаучы барлык. Сәяхәт һәм юл – бу безнең табигый халәтебез һәм безнең язмышыбыз”. “Биредә компас кирәк булмаячак. Җан илендә юнәлешләр булмый, эзләмә дә”, – дип язган ул. Унтугыз яшендә биш вакыт намаз укый башлаганда. “Ягъни гакыл һәрвакыт чишелеш таба алмаска да мөмкин, кайчак нибары йөрәгеңне тыңларга кирәк”, – дип аңлата ул үз фәлсәфәсен.

“Җан илеңнең юнәлешен тиз һәм дөрес аңлаучылар күп булдымы соң?” – дим. “Юк. Аеруча  техникумда. Без бит Татарстан яисә Башкортстан кебек мөселманнар күп булган шәһәрдә яшәмибез. Дәресләр барышында, намаз уку вакыты җитү белән, укытучыдан итагать белән рөхсәт сорап, портфелемне күтәреп, класстан чыгып китүемне курс­ташларымның бик күбесе һич  аңламый иде. Укытучылар белән алдан килешеп куелды куелуын, алар бер сүз дә әйтми иде. Мин – намазда. Һәм намаз вакытын һич кенә дә калдыра алмыйм, – дидем”.

“Димәк, син “уку (эш вакыты) арасында намаз кылу дигән нәрсәне түгел, ә намаз кылу араларында уку (эшләү) дигән тәртипне мөһимрәк күрәсең”.

“Нәкъ шулай! Техникумны бетергәч, 2010 елны  Уфадагы  Россия  Ислам университетына укырга кердем. 2013 елны, аны тәмамлагач та, Татарстан башкаласына юнәлдем. Ни гаҗәп, бары тик Татарстанга, Башкортстанга килгәч кенә, мин үземне бик  яхшы хис итәм. Җиңел сулыйм, күңелемдә тулы тынычлык урнаша. Дөрес, мин Казандагы Россия Ислам институтының беренче курсын гына тәмамладым. Ислам журналистикасы өлкәсенә караган фәннәрне төшенү, төрле текстлар язу минем өчен авыр да түгел, әмма оста каллиграф булу ниятем – бар теләкләремнән дә артыграк! Шуңа күрә янә Екатеринбургка  кайтып, Рифей дип аталган Урал техникумына укырга  кереп, ун ай буе рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштердем. Без ул техникумда әнием белән бергә укыдык. Хәтта бер группада белем алдык. Әнием хәзер, буш вакыты булса, батик ясау белән шөгыльләнә. Әлеге техникумда алган белемнәрем ярдәмендә төсләрне, төсмерләрне яхшы сиземлим, чөнки андагы укытучылар безне төсләрне яраклаштыру белеменең, энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй, бар нечкәлекләренә  төшендерде. Буяуларны, күп очракта акрил буяуларны, үзара катнаштырып, иҗатым өчен ярак­лы катлаулы  фоннар  ясыйм. Шушы төсле фоннарга гарәпчә төшенчәләр, аерым гарәпчә сүзләр язам. Мәсәлән, Җир (планета), тынычлык, мәхәббәт дигән гарәпчә сүзләрне…  Кайбер әсәрләрем катнаш техникада да килеп чыга, чөнки мин агачтан лазер җайланмасы белән киселгән гарәп сүзләрен дә җилем белән беркетеп куям, бу алым эшләремне күркәмләтеп җибәрә.

Шигырьләрем хәйран күбәйгәч, каллиграфик эшләрем дә бермә-бер арткач, китап нәшер иткән кебек күңелемдә алар белән башкаларны да таныштыру теләге туды. Сәнгатькә булган мәхәббәтем ахыр чиктә җиңде һәм мин каллиграфия үрнәкләремне социаль челтәрдәге сәхифәләргә дә элеп куйдым, шуннан соң үзем кебек бу юнәлештә иҗат итүче яшьләр белән аралаша башладым, аларның бәяләмәләре белән таныштым. Мөселман каллиграфиясе белән кызыксынуымны күреп алган сәнгать белгечләре, рәссамнар үз шәхси күргәзмәмне ачарга тәкъдим ясады”, – дип бәян итә Айрат Гыйният улы. Беренче шәхси күргәзмәсен ул Екатеринбург­ның Россия рәссамнар берлеге галереясында ача. Мактаулы бәяләмәләргә лаек булгач, Екатеринбургның “Свитер” галереясында узачак каллиграфия фестивалендә дә катнашырга  җөрьәт итә. 2015 елны Казанда узган “Минем гаиләм шәмаиле” Бөтенроссия күргәзмәсендә, 2015, 2017 елларда Мәскәүдә оештырылган V һәм  VI Халык­ара каллиграфик күргәзмәләрдә, 2019 елда Пермьдә “Ислам каллиграфиясе: җан бизәкләре” күргәзмәсендә һ.б.ларда да катнаша.

Безгә дөнья әдәбияты буенча да дәресләр бирелде.  Мин Габдулла Тукай, Дәрдемәнд шигырьләрен йотлыгып укыдым. Миңа төрки язучы, философ Йосыф Баласагуни иҗаты да якын. Аның тоташ унсигез ай буе иҗат ителгән “Бәхет турында белем” әсәрен бик ошатам. Һәм, билгеле инде, даһи  Кол Гали иҗатына мөкиббәнмен. Бу әсәрнең татарча гына түгел,  русча тәрҗемәсе  булуы  да шатландыра.

Бу әдипләр арасыннан иң әүвәл Дәрдемәнднең иҗатын сайлап алдым һәм аның “Каләмгә хитаб” шигыренә багышлап,  каллиграфик эш иҗат иттем. Аңа “Каләм! Кальбеңдә ни сер бар – гаян ит” дигән сүзләр язылды. Бу әсәрем бүген Мәскәүнең заманча каллиграфия музее коллекциясендә саклана. Чөнки мин әле музей тарафыннан үткәрелгән Халыкара каллиграфия күргәзмәләрендә дә катнаштым.

– Синең Ливан рәссамы, шагыйрь, күренекле гарәп язучысы һәм XX гасыр философы Җәбран Хәлил Җәбран иҗатына багышланган каллиграфик  хезмәтләрең  дә бар. Ни өчен сине нәкъ менә аның иҗаты җәлеп итә? – дим Айратка, аның Татар шәмаиле галереясына элеп куелган эшләрен барлап.

– Була шундый әдипләр, аларның иҗаты сине җитди уйланырга мәҗбүр итә. Мине генә түгел, билгеле, ә бик күп адәм балаларын. Әйтик, әдипнең 1923 елны язылган “Пәйгамбәр” китабы йөз телгә тәрҗемә ителгән! Аның әсәрләреннән нибары шушы өзекне генә китерим әле: “Сезнең балаларыгыз – сезгә бала түгел. Алар – тормыш сагышының үз-үзенә булган уллары һәм кызлары. Алар сезнең аша килгән, әмма сезнекеләр түгел. Сез аларга үз сүзләрегезне бирә аласыз, әмма үз уйларыгызны түгел, чөнки аларның үз уйлары бар. Сез алардан өйрәнә аласыз, әмма аларны өйрәтә алмыйсыз, чөнки аларның җаннары сез төшләрегездә дә була алмаган Иртәгәсе көн үзәнендә яши”. Беренчедән, бу фикерне гадәти генә рәвештә, турыдан-туры аңламаска кирәк, икенчедән, минемчә, кайчак үз балаларын төрле бәла-казалардан  йолып калырга теләгән, үз тормышларындагы гамәлгә  ашмаган  хыялларын  балалары  аша һичшиксез тормышка ашырырга өметләнгән ата-аналар өчен юаныч та әле әлеге фикерләр. Яисә баласының башка һөнәр яки башка юл сайлавы белән килешмәүче таләпчән ата-аналар өчен дә бер нәсыйхәт. Мин сайлаган юлны аңламаучы яшьтәшләрем булды, алар минем мөселман дине, мөселман каллиграфиясе белән  кызыксынып  китүемне дә  кабул итмәде. Шөкер, аның каруы, әти-әнием, якын туганнарым минем каллиграфия сәнгате белән шөгыльләнүемә һәрвакыт яхшы карашта.

Айрат Хисмәтуллин төбәктәге мөселманнарның Диния нәзарәте сайтына да үз өлешен керткән. Бермәл дизайнерлык һөнәрендә булып, гарәпчә язмалы күпсанлы, матурдан-матур логотиплар да иҗат иткән. Алар барысы да мактауга  лаек  дәрәҗәдә! “Милли хәзинә” уены логотибы  да җиңел, гел җилфердәп торгандай гарәп хәрефләреннән  барлыкка килгән, башка логотипларда да рәссамның белеме, осталыгы һәм нечкә зәвыгы бик ачык чагыла.

Айрат татар мәркәзендәге мәдәни чаралардан да читтә калмый. Мәсәлән, узган ел Ислам мәдәнияте музеенда оештырылган “Шәрык каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә. Пакыстан һәм Согыд Гарәбстанының бүгенге заман осталары” күргәзмәсе кысаларында ул әлеге илләрдә яшәүче каллиграфларның  иҗаты белән якыннан танышкан. Һәм Согыд Гарәбстаны каллиграфы Җамал әл-Кебаси әл-Рабеа белән әңгәмә дә корган. Бу оста тарафыннан  иҗат канатларын үстереп җибәрерлек бәяләмә ишеткән. “Ул миңа: “Син үз эшләреңдә “әс-сынний” ысулын кулланасың, хезмәтләрең минем дустым, каллиграф Хаҗи Ноор Дин әсәрләре белән охшаш,  шулай дәвам итсәң, киләчәгең бик өметле!” – диде”, – дип куана егет.

– Әгәр дә мөмкин булса, нинди дәүләтләргә сәяхәт итәр идең? – дигән соравыма ул тиз арада санап та чыкты: – Мисырны күрәсем килә, чөнки анда дини гыйлемнәргә тагын да тирәнрәк төшендерә торган университетлар бар. Мароккога барып, андагы архитектурага сокланып кайтыр идем, бу илнең архитектура өлгеләре һәм үзенчәлекле орнаментлары ошый. Һәм, билгеле инде, Сербия һәм Черногорияне күрәсем килә.

Аның бер әсәре Мәккә шәһәрендә саклана. “Башкорт­станда дини белем алганда, ул елны хаҗ кылырга барачак мөселманнар каллиграфик эшләрем арасыннан берсен сорап алды һәм Мәккәдәге дин кардәшләренә бүләк итеп бирәчәкләрен әйтте, бик теләп риза булдым”.

– Иҗатыңның бер өлеше изге җирләрдә саклана икән, димәк, син әле, кайчан да булса, хаҗ кылучылар арасында да булачаксың дип уйлыйм, – дим Айратка.

–  Мин әлегә Коръән аятьләреннән һәм сүрәләреннән торган шәмаилләр язмыйм, бары “Аллаһы Тәгалә”, “Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи үә сәллам)”, “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” дигән гарәпчә сүзләрне  үземчә иҗат итәм. Шулай да, якын киләчәктә тәсбих сүзләрен дә язарга алы­ныр­мын дип  уйлыйм.

– Ә сине тормышыңда нәрсә гаҗәпләндерә? – дигән соравыма да Айратның җавабы әзер:

– Мәсәлән, безнең акыллы песиебез. Чөнки ул намаз вакыты җитүгә, намазлыкны җәеп кую белән үк, йөгереп килә дә намазлык өстенә ятып, намаз кылганымны карап тора. Аны укып бетермичә һичкая китми. Һәм бу һәрчак шулай. Аңлыйм, төрле песиләрнең төрле гадәтләре була, ә менә песиебезнең шушы гадәте мине бик  гаҗәпләндерә.

– Песиләр төрле, уңай һәм тискәре энергияләрне бик яхшы сиземлиләр, ә намаз вакыты җитеп, намаз укый башлаган адәмнәрнең бар тирә-юне шул ук мизгелдә Галәмнән килүче чиксез чиста, шифалы нурлардан торган  яктылык белән  чолгап  алына. Бу күренеш һәр намазда кабатлана һәм аны күрүче намаз әһелләре бар, – дип аңлатам әңгәмәдәшемә.

– Балачакта ул да, башка балалар шикелле, мультфильм геройларын да ясый иде, кул эшләнмәләре дә эшләде. Менә инде гарәп каллиграфиясе буенча уңышлы гына иҗат итүен күреп сөенәбез, Татар шәмаиле галереясы директоры, мөхтәрәм каллиграф Рөстәм Шәмсутов тарафыннан “Яңа кырлар: заманча сәнгатьтә гарәп графикасы” күргәзмәсенә чакырылуын да куанып кабул иттек, аның гарәп язмалы экспрессив картиналарын биредәге татар тамашачылары ошатуын күреп, улымның үз юлын табуына тагы бер кат сөендем! – диде Айратның әнисе әңгәмәбез ахырында.

Айрат Хисмәтуллинның бик ошаткан гыйбарәсе дә бар:

– Махатма Ганди: “Үзең үк  шушы дөньяда күрергә теләгән үзгәреш бул!” –  дип әйтеп калдыр­ган. Минем өчен бу – әһәмиятле нәсыйхәт.

Һәм ана белән ул догалы Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеен карарга юнәлде. Айратның татар җиренә тартылуы да аңлашыла. Менә Казанда тагын да мәһабәтлерәк, тагын да нурлырак Җәмигъ мәчете төзелер, ул анда  дога кылыр һәм андагы залда үз шәхси күргәзмәсен ачар әле, иншаллаһ!

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА

Мәдәни җомга

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*