tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ә син миллек бәйли беләсеңме?
Ә син миллек бәйли беләсеңме?

Ә син миллек бәйли беләсеңме?

Нәрсә ул миллек? Хәзер кайберәүләр аның ни икәнен дә белми. Кайчан җыясын, ничек бәйлисен дә. Ә мунчада рәхәтләнеп чабынырга яраталар. Үзең бәйләгән миллек белән  чабыну күпкә күңеллерәк, дип саный Балтач районы Карадуган авыл җирлеге “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Фирая ханым Зыятдинова.

Ханым озка уйлап тормый, яшүсмерләрне җыеп, мачстер-класс оештыра. Аларга миллек бәйләү серләрен өйрәтергә тәҗрибәле кеше дә бар. Бу эшкә Хәйруллин Фидаил Исрафил улы алына. “Милли гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру – безнең максат. Бу башлангыч дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз,” – дип ассызыклады Фирая ханым. Бәйрәм ахырында егетләрне үләнле чәй белән сыйладылар.

Зөһрә Әхмәтханова

Балтач районы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*