tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыл Йолдыз ордены үз хуҗасын тапты. Мөслим районында яшәүче ветеран Гыйндулла Сәхиповка бүген бүләкне тапшырдылар
Кызыл Йолдыз ордены үз хуҗасын тапты. Мөслим районында яшәүче ветеран Гыйндулла Сәхиповка бүген бүләкне тапшырдылар

Кызыл Йолдыз ордены үз хуҗасын тапты. Мөслим районында яшәүче ветеран Гыйндулла Сәхиповка бүген бүләкне тапшырдылар

Бүген Мөслим районының Баек авылында истәлекле вакыйга узды. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйндулла Сәхиповка  Кызыл Йолдыз орденын тапшырдылар. Ул аңа 1945 нче елда ук, дошманны тар-мар итүдә күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән була.

Сержант Сәхипов Германиянең Нигерода авылы янында барган бәрелешләр вакытында, үзенең минометы белән немецларның 2 пулеметын, бер взвод солдатны юк иткән. Шулай итеп, СССР Югары Советы Президиумы карары нигезендә, Гыйндулла Сәхипов Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Тик кайбер сәбәпләр аркасында бүләк аңа тапшырылмый кала. Орден үз хуҗасын 75 елдан соң эзләп тапты.

Баек авылында узган тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Очрашуга Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин да килгән иде. Җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы ветеранына олуг бүләкне тапшырдылар.

Гыйндулла Сәхипов Баек авылында хатыны Наилә белән гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары, оныклары һәрвакыт хәлләрен белеп тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*