tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча Википедияне үстерүгә багышланган бәйге игълан ителде
Татарча Википедияне үстерүгә багышланган бәйге игълан  ителде

Татарча Википедияне үстерүгә багышланган бәйге игълан ителде

Татарча Википедияне дә үстерәбез, акчалата бүләк тә отабыз. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме белән берлектә «Минем Татарстан» дигән конкурс игълан итте. Ул нидән гыйбарәт? Конкурс турында викимедиачы, синхрон тәрҗемәче, шушы проектны оештыручыларның берсе һәм жюри рәисе Фәрһад ФӘТКУЛЛИН сөйләде.

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

«Минем Татарстан» – Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Викимедиа РУ» энциклопедик белемне таратуга теләктәшлек күрсәтүче партнерлык җәмгыяте, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме белән берлектә барлыкка килгән проект. Ул беренче мәртәбә үткәрелә. Вики-марафон 15 декабрьдән башланачак һәм 2021 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Финалистлар исемлеге 15 февральдә билгеле булачак.

Катнашучыларга нинди таләпләр бар?

Бәйгенең яшь чикләве юк. Монда мәктәп укучылары да, әби-бабайлар да катнаша ала. Шул рәвешле без татарча Википедия үсешенә өлеш кертәчәкбез. Катнашучыларга татарча Википедиядә Татарстанның моңа кадәр тасвирланмаган географик, тарихи, мәдәни һәм башка үзенчәлекле урыннары, кешеләре, корылмалары, башкача әйтсәк, феноменнары турында белешмә-энциклопедик эчтәлектәге мәкалә язарга кирәк булачак. Гомумән, «Минем Татарстан» – һәр татар өчен ул.

Мәкаләләргә нинди таләпләр бар?

Эш бәйге темасына, әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиль нормаларына туры килергә, кимендә 200 сүз һәм 2500 байттан торырга, язмада моңа кадәр язылмаган тема күтәрелергә, мәкаләдә авторлык хокукларын бозу, вандализм һәм башка шундый очраклар булмаска тиеш. Жюри әгъзалары шул таләпләргә нигезләнеп бәя бирәчәк. 4 яки аннан да күбрәк мәкалә авторларына акчалата бүләк каралган. Гомуми приз фонды – 200 мең сум. Бу акча катнашучылар җыйган балларга пропорциональ рәвештә бүленә.

Жюри язмаларда нәрсәгә игътибар итәчәк?

Мәкаләләрне бәяләү тәртибе билгеле. Жюри 0дән башлап 26 баллга кадәр бәя бирергә мөмкин. Теманың әһәмияте, күләме исәпкә алыначак. Мәгълүматның дөреслеген тикшереп алу өчен, язмада китерелгән фактларның абруйлы чыганакларга нигезләнүе, дәлилле булуы да мөһим. Татар теленең сыйфаты, әдәби нормалар исәпкә алыначак.

Татарча Википедия хәзерге вакытта нинди хәлдә?

Бүген Татарстан – мәкаләләр саны буенча 314 телдәге Википедия арасында 41 нче урында. Төп темаларга материаллар күләме, эчтәлек тирәнлеге, сыйфаты буенча – 85 нче урында. Татарстанда вики-клублар күбрәк булсын иде. Ялгышмасам, Башкортстан бу урында бездән алдынгырак. Алар – 40 нчы урында. Аларда хәтта вики-әбиләр дә бар! Актив язалар. Википедиягә язучылар арасында укытучылар, шагыйрьләр, депутатлар да бар. Сүз уңаеннан, «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә «Татар телле Википедия» номинациясендәге биш бүләкнең өчесенә Башкортстан лаек булды.

Нәрсә җитми?

Арттарак калуыбызның сәбәбе, бәлки, пропаганда булмауга бәйледер. Мәсәлән, 2016 елда «Сәләт» оешмасы белән Вики-мәктәп булдырдым. Ел дәвамында өйрәттем. Хәзер инде клубны яшьләргә тапшырдым. Кызыксындыру чаралары кирәк. Мәсәлән, Әрмәнстанда балалар өчен Вики-клублар бар, призлы бәйгеләрдә катнашалар. Бездә дә шулайрак булсын иде. Гомумән, чит илләрдә Википедия популяр. Бездә әле ул шул дәрәҗәдә бәяләнми.

P.S. Бәйге нигезләмәсе белән шушы сылтама аша танышырга мөмкин. 

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*