tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорск татарлары автономиясе татар мәдәнияте коллективларына кушылырга чакыра
Магнитогорск татарлары автономиясе татар мәдәнияте коллективларына кушылырга чакыра

Магнитогорск татарлары автономиясе татар мәдәнияте коллективларына кушылырга чакыра

Магнитогорск татарларының милли-мәдәни мохтарияте 18-35 яшьлек кызлар һәм егетләрне татар мәдәнияте бүлеге коллективларына чакыра.

«Идел» татар яшьләре клубында яшьләр үз талантларын күрсәтә, татар биюләрен өйрәнә һәм татар яшьләре форумнарында катнаша ала. Элемтә өчен телефон: +7 912 409-85-82 (Алия).

«Йолдыз» татар җыры ансамбле вокаль иҗатта үз сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкилек. Барлык сораулар буенча: +79630956341 (Илина).

Түгәрәкләр арасында татар телен яратучылар клубы да бар. Биредә тәҗрибәле педагог һәм көчле укыту программасы катнашучыларга татар телен өйрәнүдә сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Барлык сораулар буенча: +79068549863 (Альбина).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*