tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең татар активистлары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең татар активистлары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең татар активистлары белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең татар активистлары белән очрашты. Васил Шәйхразыев Татар конгрессының эшчәнлеге, гамәлгә ашырылган проектлар белән таныштырды.

Милләттәшләребез Курганда Татар мәдәнияте үзәге ачылуны сөенеп кабул итүләрен җиткерде. Хәзер инде аның эшчәнлеген дөрес итеп җайлау мөһимлеге искәртелде, алар үз чиратында, чараларда актив катнашырга теләк белдерде.

  • Татар мәдәнияте үзәге ачылды – яңа бала дөньяга туды. Хәзер инде аны тәрбияләп үстерү билгеле бер кешеләр җилкәсендә, – диделәр очрашуга җыелучылар.

Курган өлкәсендә татар телен укыту мәсьәләсендә кыенлыклар булу турында да җиткерде милләттәшләребез. Васил Шәйхразыев бу мәсьәләдә ата-аналар белән активрак эшләргә кирәклеген әйтте. Алардан гаризалар җыеп, туган телне укытуны оештырып җибәрергә була, дип ассызыклады ул.

2018 елда Курган өлкәсенең Әлмән районында югары дәрәҗәдә уздырылган Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе турында да искә алынды. Васил Шәйхразыев милләттәшләребезгә Сабан туен үткәрүне өлкә программасына кертергә тәкъдим итте. Бу очракта бәйрәмнең статусы да югарырак булачак дип белдерде ул. Курган өлкәсенең вице-губернаторы Сабан туен авыл бәйрәме, барлык халыкларны берләштерә торган чара буларак саклап калу мөһимлеген әйтте. Аны Курган шәһәре янындагы авыл җирлегендә үткәрергә кирәк дигән фикерне җиткерде. Концепция һәм төгәл программа булса, Губернатор Сабан туе оештыруны һичшиксез хуплаячак, диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*