tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды
Курган шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды

Курган шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды

Курган өлкәсе татарлары мәдәни үзәк ачылуны күптән көтте. Бу – алар өчен очрашу, аралашу урыны. Биредә 30 меңгә якын милләттәшебез яши. 3 меңгә якын татар Курган шәһәрендә гомер итә. Тантаналы ачылышка килгән кунакларны чәкчәк һәм милли җырларыбыз белән каршы алдылар.

Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Владислав Кузнецов катнашты. Кунаклар үзәк белән таныша. Биредә музей, китапханә, төрле бәйрәм чаралары уздыру өчен иркен зал да бар. Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов: “Бу үзәк әби-бабайларыбыз өчен дә, балалар өчен дә аралашу урыны булып торачак. Бергә җыела торган урыныбыз юк иде. Менә хәзер чәй эчеп, бәйрәмнәр оештыра алабыз,”- ди.

Марат Юнысов Ринат Зиннур улы Закировка да зур рәхмәтен җиткерде. “Ул 2016 нчы елда Курганга килгәч, безнең күңелдә өмет уятып, сездә мәдәни үзәк булырга тиеш дип әйтте. Бездә 18 татар авылы бар. Аларның аралары ерак. Ә Курган шәһәренә көн саен кешеләр килә. Ә үзәк аларга очрашу урыны булачак,” – дип белдерде.

Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Владислав Кузнецов татарларның өлкәдә халык саны буенча икенче урында булуын билгеләп узды. “Музейны караганда да игътибар иттем, без кайсы милләттән булуга карамастан, охшаш. Эш коралларыбыз да уртак. Ләкин шул ук вакытта үзебезгә хас үзенчәлекләребез дә бар. Бу – гореф-гадәтләребез. Без аларны белергә, сакларга тиеш. Татарларның Сабан туен кем генә белми икән? Мондый матур бәйрәмнәр безнең җиребездә һәрвакыт уздырылып торырга тиеш,” – диде һәм Татарстанга рәхмәтен җиткерде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында: ” Татарлар һәрвакыт башка милләтләр белән бердәм булып, аңлашып эшли һәм яши. Менә бүген әлеге бинаның ачылуы да – уртак хезмәт. Бу үзәк түгәрәкләр оештыру, төрле чаралар уздыру өчен генә түгел, ул – үзенә тарту ноктасы булып та торачак,”-диде.

Милли Шура рәисе соңгы вакытта оештырылган мөһим чаралар турында сөйләде. “Татарча диктант” акциясен дә билгеләп узды. “Быел акциядә 380 мең кеше катнашты. Киләсе елга без аны апрельдә уздырырга һәм бу санны 1 миллионга җиткерергә уйлыйбыз. Менә мондый мәдәни үзәкләр шундый чараларны оештыру өчен дә кирәк,”-диде. Васил Шәйхразыев үзәккә техник җиһазлар алу өчен сертификат та бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*