enrutat
Баш бит / Мактаулы укытучы
Мактаулы укытучы

Мактаулы укытучы

46 ел мәктәп балаларын укытуга һәм тәрбияүләүгә багышлаган, соңгы 26 елын Оренбурның 38-нче санлы татар мәктәбендә ана телен укыткан, хөрмәтле укытучыбыз Килмәтова Тәнзилә Бәшир кызын «Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелү һәм юбилейлы гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз

Мин, Хәзирә Гыйззәт кызы, бу мәктәптә 10 ел эшләдем. Аннан Тәнзилә Бәшировна кызым Җәмиләнен яраткан укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе булды. Без 26 ел буе аралашып яшибез. Шуңа күрә мин аның турында бик теләп язып узмакчы булам.

Тәнзилә Бәшир кызы заманча укытуның педагогик концепцияләрен үз эшчәнлегендә оста файдалана, укучыларның тирән, ныклы, аңлы белем һәм тәрбия алуларына ирешә. Дәресләре кызыклы, фәнни, методик осталык үрнәге булып тора, аның укучылары активлыклары, зирәклекләре белән аерылып тора. Үткәргән ачык дәресләренең исәбе-саны юк.

– Тәнзилә Бәшировна, эйдәгез эле туган-үскән җирләрне искә алыйк.

– Мин Оренбур өлкәсе Переволот районы Зобачи авылында тудым. Әнкәй шәл бәйләүче, әткәй колхозчы булды. Без дүрт кыз бала эш сөеп устек. Авыл кызы булуыма горурланамын. Мин үзем укыган мәктәптә вожатый булып эшләдем, читтән торып (заочно) пединститутка укырга кердем. 10 ел эшләгән авылым мәктәбемдәге барлык укытучыларыма рәхмәтлемен.

– Сез кайчаннан безнең Оренбур татар мәктәбендә эшли башладыгыз?

1994 елны мине бу мәктәпкә Сафиуллин Ибраһим Хәсән улы юллады. Шул хәтле акыллы, йомшак күңелле, асыл кеше иде, мәрхүм, урыны җәннәттә булсын. Мәктәпнең беренче директоры Луиза Гобәй кызына һәм безгә, беренче укытучыларга, бу мәктәпне торгызу ансат булмады. Бу татар телен тирәнтен өйрәнү буенча  мәктәп, шәһәребездә 38-нче санлы булып, 29 ел эшләп килә инде.

– Тәнзилә Бәшировна, Сез ана телен укытканда алдыгызга нинди бурычлар, максатлар куясыз?

Без татар теле укытучыларының үз алдына куйган төп бурычы –укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау. Балаларда милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү, татар дөньясының тормышы белән таныштыру.

– Татар теле бәйгесендә беренче җиңүчеләрне хәтерлисезме?

Әйе, өлкә Олимпиадасында беренче булып ике мәртәбә Артур Кәримов җиңде. Ә икенче ел – гыйлеме көчле укучым Әлфия Мөхәммәтова – өч ел рәттән урыннар алды. Әлфия шушы нәтиҗәләр белән пединститутка имтихансыз укырга алынды.

– Барлыгы ничә укучыгыз төрле дәрәҗәле Олимпиадаларда катнашып, нинди урыннар алдылар? Сез еш укучыларны Казанга алып барасыз.

Минем егермеләп укучым өлкә, регионара, халыкара Олимпиадаларда 1, 2, 3 урыннар алдылар: Кәримов А., Мөхәммәтова Ә., Сафаров И., Хәкимова Ә., Шарипов Р., Тазетдинова А., Аюпова Д., Бикбаева Р., Шарипова Э., Газизова Л., Максютова И., Абсалямова Д., Мушарапова Р., Максютова И., Каримов Р. һ.б.

Миңа мактаулы исем бирелүдә минем укучыларымның конкурсларда, иҗади эшләрдә, Олимпиадалардагы югары күрсәткечләре тора.

– Хәзерге вакытта укучылар да, әти-әниләре дә, элеккегә караганда бик үзгәрде. Сез шуны тоясызмы?

– Үзгәрсәләр дә, мин үзем укучылар һәм әти-әниләр белән уртак тел табам. Хәзер тырышып укучы балалар әзәйде. Гаджеттан аерыла алмыйлар. Әти-әниләре акча эшләп арып кайталар да, дәресләрен тикшерергә вакытлары калмый.

– Әйе, минем шушы җирдә бу проблеманы чишә торган хыялымны әйтеп үтәсе килә: беренчесе — әтиләргә хөкүмәт 100 мең эш хакы түләсә – әниләре эшкә чыкмыйча, балаларын үзе карар иде. Әби-бабайларга зур җиңеллек булып, шәхси тормышлары белән яшәрләр иде. Икенчесе – балалар яхшы укысын өчен аерым Малайлар мәктәбе һәм Кызлар мәктәбе булырга тиеш. Элек шулай укытканнар. Нәтиҗәсен тарих аша беләбез.

Тәнзилә Бәшировна, Сезнең тагы да мактаулы исемнәрегез бар бит әле. Искә төшерик.

– Аңлаешлы булыр өчен урысча җавап бирәм инде: Всесоюзный конкурс ПНПО (приоритетный национальный проект “Образование”) Победитель конкурса лучших учителей РФ (2006), Почетный работник общего образования РФ (2013).

– Минем исемдә, Сез беренче елдан башлап булачак музей өчен экспонатлар җыя башладыгыз. Нәтиҗәдә, өч бүлмә тутырып җиһазладыгыз. Музейлар бәйгеләрендә катнашып, “Лучший музей” исемен әллә ничә тапкыр алдыгыз. Музейга Мәдинә Рәхимкулова исемен бирдегез.

– Әйе, безнең музей 1998 елдан паспортлы. Затлы экспонатлар бик күп һәм аларны тотып карарга да ярый: татар өй күренеше, милли киемнәр, савыт-сабалар, гармуннар, Мәдинә апаның аерым почмагы. Мәдинә апа ихлас күңелдән мәктәп өчен янып-көйде: музей өчен китапларын жәлләмәде, шахмат бәйгеләре, чаңгы ярышларын ел саен үткәрде. Мәдинә апаның тарих буенча китаплары ярдәмендә укучылар фәнни эзләнүләр белән мавыгып, бәйгеләрдә катнашалар. Безнең мәктәп “Оренбуржье национальное”, “ Венок дружбы”, “Радуга” фестивальләрендә, Оренбур шәһәренең туган көнендә актив катнаша һәм музей экспонатларын халыкка чыгара.

– Тәнзилә Бәшировна, Сез 46 ел фидакарь хезмәт күрсәттегез. Эшләгән эшләрегезне санап бетерерлек түгел. Изге эшегездә уңышлар телибез һәм иң кирәге – барлык укытучыларга сәламәтлек телибез.

Хәзирә АБДЕЛМАНОВА,

Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*