tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юто Хисияма: Япониядәге татар теле курсларында телдән тыш, мәдәният тә өйрәтелә
Юто Хисияма: Япониядәге татар теле курсларында телдән тыш, мәдәният тә өйрәтелә

Юто Хисияма: Япониядәге татар теле курсларында телдән тыш, мәдәният тә өйрәтелә

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың Гран-при иясе Юто Хисияма Токионың чит телләр университетында «Дөнья телләренә кереш: татар теле» дигән онлайн курслар укыта башлаган. Дәресләрдә татар теленнән тыш, татар мәдәнияте һәм сәнгате турында белешмә бирелә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Татар теле курслары япон телендә алып барыла, 20 студент кушылды. Студентларны татар теле, мәдәнияте, сәнгате һәм дөньясы белән таныштырып баруны, күзаллау тудыруны максат итеп куйдык. Коронавирус булу сәбәпле, дәресләр онлайн форматта үтә», — диде ул.

Юто курсларның оффлайн форматта да дәвам итәчәгенә өметен белдерде. «Татар теле белән кызыксынучылар бар. Дәресләрне үз тырышлыгыбыз белән алып барабыз. Моның башлангычында фәнни җитәкчем Синдзиро Кадзама торды, аңа рәхмәт. Дәресләрне укытканда Акира Сакурама, Мидзуки Накамура һәм Юто Хисияма авторлыгындагы Tatarstan Fanbook китабын кулланам», — дип әйтте ул.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*