enrutat
Баш бит / Малмыжда яшь этнографлар җыелды
Малмыжда яшь этнографлар җыелды

Малмыжда яшь этнографлар җыелды

Малмыж районында Киров өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе тарафыннан ел саен этнографлар слеты уздырыла. Башка елларны яшь этнографлар сентябрь аенда табигать кочагында җыелалар иде. Быел ул үзенчәлерәк үтте. Инде ноябрь аена кергәч, Малмыж районы татар авыллары мәктәпләре һәм Балтач мәктәбе укучылары Малмыж шәһәренең балалар иҗат йортына регионара кәсепчеләр слетына җыелдылар. Кәсепчеләр димен, чөнки бу юлы яшь эзтабарлар «Авылым кәсепләре» темасы буенча эш алып бардылар.

Татар халкы элек-электән һөнәрче халык, һәр авылның үз кәсебе булган. Бүгенге бәйге-җыенда да укучылар үз авылы халкының төп кәсепләре турында презентация уздырдылар.

Татар Кумбашы авылында алтын куллы тегүчеләр, чигүчеләр яшәгәннәр. Бүгенге көндә дә матурлык тудыручы кәсеп осталары бар. Шуларның берсе – Мәүдүдә Зиннәт кызы Сафиуллина белән якыннанрак таныштырып киттеләр. 8 класс белем алгач та, Мәүдүдә апа фермага эшкә керә. Бер ялсыз 40 ел буе сыер сава. Эштән бушаган арада да тик утырмый. Чөнки, Мәүдүдәгә ике яшь кенә булганда ук әтисе үлеп, әнисе белән генә яшәгән кызга тормыш итәргә бер дә җиңел булмый. Башта тегә, кесәбикә сыра, бер килгән кешене дә борып җибәрми. Соңыннан чигә башлый, кызларга бирнәгә тәрәзә пәрдәләре дә тишеп бирә. Бу эшкә ул күрше йортта яшәүче Нарсидә ападан өйрәнә. Өлкән яшьтә булса да, әле дә тик утырмый: хөрмә (финик) төшеннән тәсбихлар тезә, йон җегерли.

Мәүдүдә апаның пәрдә тишкәнен видеога да төшереп алганнар. Экран аша бу пөхтәлек, түземлек таләп иткән вакчыл эшнең барлык этаплары белән дә балалар таныштылар. Үзенә күрә, бу мастер-класс та була.

Татар Кумбашы мәктәбе укучылары тишеп-чигүнең тарихын да эзләп тапканнар. Бу чигү “Решелье” исемен йөртә икән. XIV гасырда ук Италиядә байларның кулъяулыклары, салфеткаларында, якаларында шушы чигү алымнары күренә башлый. Людовик XIIIнең кардиналы Решелье бу чигү белән кызыксына, шушы шөгыль артында утыра. Тора-бара бу тишеп-чигү алымына кардиналның исеме кушыла. Әкренләп тишеп-чигү Россиягә дә килеп җитә һәм XX гасырда авылларга да тарала.

Әби-бабаларыбыз элек- электән матурлыкка омтылганнар. Халыкның матурлап, бизәп эшләгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләр, кызыл башлы сөлгеләр, ашъяулыклар, чаршаулар, мендәр тышлары, җәймәләр, йөрәк хисләрен кушып чиккән, вәгъдә билгесе кулъяулыклар, энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак- лар, бала итәкле күлмәкләр, чигелгән алъяпкычлар – бүгенге көндә тиңсез хәзинә булып тора.

Чигү кәсебе турында Балтач мәктәбе эзтабарлары бик матур чыгыш ясадылар.

Өстә әйтеп киткән экспонатларны сандыктан берәм-берәм алып сөйләделәр дә, чиккән алъяпкычтан, яулык, калфактан киенгән кыз күз явын алырлык иде. Татар халкының чигү тарихын да игътибар үзәгенә алдылар. IX – X гасыр казылмаларында ук археологлар ялтырап торган бизәкләр белән тегелгән борынгы киемнәр табалар, алар гаҗәеп матурлыклары белән таң калдыра. XVIII-XX гасырларда чигү белән һәр җирдә шөгыльләнәләр. Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәр: шәһәрчә һәм авылча. Шәһәр чигүенә Көнбатыш модалары йогынты ясаган. Халык чигеше элеккеге традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үз эченә алган. Авылларда кызларны кул эшенә: эрләү, туку, чигү, челтәр бәйләүгә өч яшьтән үк өйрәтә башлаганнар. 15 яшьлек кыз бала үзенә бизәкләп чигеп эшләгән бирнә әзерләгән.

Яңа Смәил төбәгендә ике татар авылы – Яңа Смәил һәм Салкын Чишмә авыллары керә. Салкын Чишмә авылының тарихы 100 еллык. Монда элек-электән хатын-кызлар мамык шәл бәйләгәннәр, ирләр – балта осталары булганнар. Яңа Смәил бик борынгы авыл, монда төрле кәсеп осталары бик күп булган. Әвәл көндәлек аяк киеме чабата булган. Яңасмәиллеләр чабата үреп базарга алып барып сата торган булганнар. Хәзер инде авылда чабата үрүче калмаган.

Укучылар ул кәсеп турында авыл өлкәннәреннән сорашып язып алганнар. Юкә кабыгын суга салып, мунчаласыннан чабата үргәнчегә кадәр бу һөнәр турында сөйләп күрсәттеләр. Төрле һөнәр осталары турында аерым да әйтеп, алар эшен сурәтләгән фоторәсемнәрне дә күрсәттеләр. Тимерче Солтан абый Габдерәхимов оста калайчы да булган, калайдан түбәләр япкан, комганнар ясаган. Итекче Равил абый Гыйльметдинов, умартачы һәм балта остасы Таһир абый Ситдыйков, балта остасы, мичче, гармунчы Габделхәй абый Сабиров башкарган эшләр үзләренә һәйкәл булып тора. Авылның хәзерге осталары: балта осталары, мичләр дә чыгаручылар абыйлы-энеле Гыйльфан һәм Рифат Салихҗановлар, агач эше осталары С.В.Филиппов һәм Илгиз Нәфиков белән дә авыл дан тота.

Билгеле, хатын-кызлар арасында да тегүчеләр, чигүчеләр күп булган. Мәктәп музеенда “Төлке һәм әтәч” әкиятен чиккән зур картина бизәп тора. Ул искиткеч. Андагы төсләр байлыгы, бер төстән икенче төскә күчешләр…

Бу хәзинә элеккеге татар теле укытучысы (инде мәрхүмә) Миңлебану апа Хәмидуллина эше.

Иске Йөрек авылы Малмыж районында иң зур һәм борынгы авыл. Билгеле монда төрле кәсепчеләр дә күп булган. Яшь эзтабарлар бүгенге чыгышларын “Алтын куллы агач осталары”на багышладылар. 22 ел мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән агач эше остасы, авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе булган Васыйл абый Сәлахиев балаларга да үз һөнәренең нечкәлекләрен өйрәткән. Балта остасы булган Нургаяз абый Юнысовның улы Илшат та әтисенең һөнәрен дәвам итә, өй җиһазлары ясый. “Агач эшкәрткәндә чыккан хуш исне берни белән дә алыштырып булмый” ди үз эшенә мөкиббән киткән оста.

Бүгенге слет Малмыж шәһәренең оста тегүчесе Наталья Мәһдиеваның төрле милләт киемнәреннән киендергән курчаклар күргәзмәсе һәм татар курчагы күлмәге тегү мастер классы үткәрү белән дә бик кызыклы булды. Үзенчәлекле оста тегүче Наталья ханым турында тулырак мәгълүматны киләсе язмамда укырсыз.

Бәйге булгач, урыннар да билгеләнде. Иң эчтәлекле яхшы күрсәтелгән чыгыш дип Татар Конбашы авылы мәктәбе эзтабарлары бәяләнде. Икенче урынга Балтач мәктәбе укучылары лаек булдылар. Өченче урынны Яңа Смәил һәм Иске Йөрек укучылары бүлештеләр. Һәр командага слетны оештыручы Язилә ханым Әсхәтдинова Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге слет Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы грант ярдәме белән үткәрелде.

Рәмзия ХӘКИМОВА,
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*