tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кәҗә белән Сарык» спектаклен Ашхабадта халыкара фестивальдә күрсәтәчәкләр
«Кәҗә белән Сарык» спектаклен Ашхабадта халыкара фестивальдә күрсәтәчәкләр

«Кәҗә белән Сарык» спектаклен Ашхабадта халыкара фестивальдә күрсәтәчәкләр

«Әкият» курчак театрының татар труппасы Ашхабад шәһәрендә Габдулла Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

«Әкият» курчак театры Төрекмәнстанда уза торган “Бәхет эпохасының театр сәнгате” Халыкара фестивалендә катнашачак. Артистлар спектакльне татар телендә уйнаячак.

“Әкият” курчак театры коллективы 22 ноябрь көнне Ашхабад курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Фестивальгә спектакльнең режиссеры, озак еллар театрның баш режиссеры булып эшләгән Илдус Зиннуров һәм театр директоры Роза Яппарова да чакырулы.

  • Ашхабадта уздырыла торган фестивальдә Эстония, Кыргызстан, Һиндстан, Стамбул, Казахстаннан милли драма театрлары һәм Казан, Киев, Брянск, Санкт-Петербургтан курчак театрлары катнаша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*