tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш районы Югары Сон авылында Нәүрүз гөрләде
Мамадыш районы Югары Сон авылында Нәүрүз гөрләде

Мамадыш районы Югары Сон авылында Нәүрүз гөрләде

Элек-электән үк мәдәнияткә, мәгърифәткә тартылган, оптимизм хисен бервакытта да югалтмаган Югары Сон халкы шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яши. 14 март көнне биредә ду килеп Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр.

Авылның мәдәният йорты каршында иртәдән яңгыраган күңелле музыка бар халыкны бәйрәмгә әйдәде. “Сон бизәкләре” фольклор ансамбле җырлы-биюле чыгыш ясады, Карга боткасы, милли ризыклар белән сыйлады. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен тирәнтен белгән, һәрчак күтәренке рухлы ансамбль коллективы республикабызның зур сәхнәләрен тота.

Районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова, аның авыллар буенча урынбасары Рәйсә Муллаәхмәтова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов, район мәдәният йорты белгечләре халыкны бәйрәм белән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Алсу Спиридонова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*