Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Төмән районында мәдәният көннәре» фестивале үтте
«Төмән районында мәдәният көннәре» фестивале үтте

«Төмән районында мәдәният көннәре» фестивале үтте

14 март көнендә Салаир мәдәният йортында «Төмән районында мәдәният көннәре» фестивале үтте. Анда быел татарлар күпләп яшәгән хакимиятләрдән 400дән артык катнашучы 120дән артык номер күрсәттеләр, «декоратив-гамәли сәнгать һәм сынлы сәнгать» номинациясендә 90 кеше иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр. Фестивальдә балалар «Таң йолдызы», зурлар «Халык сәнгате» һәм «Уйна, гармун!» бәйгеләрендә көч сынаштылар. Аларны район, өлкә һәм «Түгәрәк уен» фольклор фестивальләре жюри төркемнәре бәяләделәр.​

Район хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты председателе Владислав Чернов матур бәйрәм белән котлап, бәйгеләргә килүчеләргә уңышлар теләделәр. Фестивальгә изге теләкләр юллап өлкә диния нәзарәте вәкиле Искәндәр хәзрәт Юсупов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы председателе Ләйсән Хөрмәтуллина, район автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин үз сүзләрен әйттеләр. Ләйсән Хәмзә кызы федераль татар автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов исеменнән Альберт Мөхәммәтгали улына бүләк тапшырды. Аннары Ямбай, Муллаш, Каскара хакимиятләренең иң яхшы төркемнәре осталыкларын күрсәткәннән соң, көне буена сузылган конкурс чыгышлары башланды. Шунысы сөенечле, хакимиятләрнең үзешчәннәре өчен алдан ук билгеләнгән вакытка гына киләләр. Алдагы еллар шикелле иртәдән кичкә кадәр эссе залда интегеп утырасы юк. Ә гала-концерт һәм шунда ук бүләкләү тантанасы 28 мартта була. Нәтиҗәне дә көтеп утырырга кирәкми.​

Ә бу көнне һәркем бар көчен, осталыгын җыеп, еллар буе өйрәнгән җыр-биюләрен, халык йолаларын күрсәтергә, шигырьләрен сөйләргә, уен коралларында уйнарга тырышты.​

Гөлнур Вәлиева.​
“Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*