tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мансур Гыйләҗев: “Тамашачы бездән шедеврлар көтә”
Мансур Гыйләҗев: “Тамашачы бездән шедеврлар көтә”

Мансур Гыйләҗев: “Тамашачы бездән шедеврлар көтә”

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда булса да, тамашачыга Татарстанда төшерелгән фильмнарны карау мөмкинлеге тудырылды. Казанда һәм республика районнарында Татарстан киносы көннәре башланып китте.

Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан киносы көннәре Кызыл келәм белән башланды. Келәмнән Татарстан киносы вәкилләре үтте.

Кинематографларны һәм тамашачыны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде.

Тамашачыны танылган киносценарист Мансур Гыйләҗев та сәламләде. Ул яңа гына «Исәнмесез» фильмы төшереп бетерелгәнен хәбәр итте. Коллегаларын активрак иҗат итәргә чакырып: «Тамашачы шедеврлар көтә», диде.

Кинематографистлар Татарстан киносы көннәре ачылу тантанасын залдан караса, тамашачыга чара «Мир» кинотеатры янындагы Аксенов паркында трансляцияләнә иде.

Татарстан киносы көннәре 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*