tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фотомарафонда катнаш һәм бүләк от!
Фотомарафонда катнаш һәм бүләк от!

Фотомарафонда катнаш һәм бүләк от!

27 һәм 30 август көннәрендә республика халкын «Минем Татарстан» (“Мой Татарстан”) исемле фотомарафонда катнашырга чакыралар. Оештыручылар аңлатуынча, фотомарафон көннәрендә республикада кызыклы квест узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Бүләкләр оту өчен 27 август көнне 18:00 һәм 30 августта 15:00 сәгатьтә трансляциягә кушылырга кирәк.

Ә инде җиңүгә ирешү өчен алып баручы биргән биремнәрне үтәү шарт. Алып баручы “Вконтакте”да #МойТатарстан фотомарафоны төркемендә туры трансляциядә биремнәр игълан итәчәк. Катнашучыларга аларны билгеле вакыт эчендә үтәргә кирәк. Бүләкләр шартларны төгәл үтәгән катнашучылар арасында уйнатылыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта 2 меңнән артык кеше чарада катнашырга теләк белдергән. Алар #ПрекрасныйТатарстан хештегы белән 7,7 меңнән артык фото урнаштырган. Узган атнада беренче урынны Азнакай районыннан Флюн Вильданов яулаган.

Фотомарафонның максаты – Татарстан турында кызыклы фотолар булдыру һәм аларны социаль челтәргә урнаштыру.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*