enrutat
Баш бит / Марат Әхмәтов: «Тел мәсьәләсе – мәҗбүри эш түгел. Ул – рухи ихтыяҗ»
Марат Әхмәтов: «Тел мәсьәләсе – мәҗбүри эш түгел. Ул – рухи ихтыяҗ»

Марат Әхмәтов: «Тел мәсьәләсе – мәҗбүри эш түгел. Ул – рухи ихтыяҗ»

Тел бетә дип зарланып, алга барып булмый.  Аны саклау һәм абруен күтәрү эшен нәрсәдән башларга? Бу мәсьәләдә авылга таяныргамы, шәһәргәме? Телне саклау миссиясе иң беренче чиратта кемнәргә йөкләнәчәк? Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат ӘХМӘТОВ белән без әнә шул хакта сөйләштек.

– Марат Готыфович, сез авыл хуҗалыгы министры булганда да, язучыларга хәерхаһлы булдыгыз. Бу юлы да игътибар үзәгендә – татар теле укытучысы һәм язучы. Бу карарның асылы нәрсәдә?

– Иң әүвәл ата-ана роленең искиткеч зур булуын әйтергә кирәк. Сүз дә юк, язучыларның, укытучыларның, тәрбиячеләрнең һөнәри яктан оста, милләт җанлы булулары да бик кирәк, әлбәттә. Шуның өстенә телнең чишмә башы – гаиләдә, әти-әнидә. Әгәр дә аларның күңелендә телгә карата рухи ихтыяҗ бар һәм аны тормышның ниндидер матди кыйммәтләре белән алмаштырмыйлар икән, ул вакытта телнең киләчәге өметле. Ә инде гаиләдә бу мәсьәләдә битарафлык яшәп килә икән, язучылар, укытучылар, тәрбиячеләр белән әлеге җитешсезлекне күпмедер шомартырга, җиңеләйтергә тырышырга була. Гаилә, әти-әниләр белән ничек эшләргә? Бу – җиңел сорау түгел. Шул ук сез әйткән язучыларның туган җире, иҗат иткән әсәрләре, укучылары бар. Алар – милләтебезнең тел сакланышын, үсешен кайгыртучылар, халыкка телнең матурлыгын, пөхтәлеген, камиллеген җиткерүчеләр. Әйе, алардан да бик күп нәрсә тора. Сүз дә юк, әдип әйдәп баручы булырга тиеш. Мин иҗат иттем, әсәремне китап итеп чыгарыгыз, иҗат җимешемне  таратыгыз әле дип кенә яшәргә түгел. Дөрес, заман кыенлыклары да бар. Ләкин иҗат әһелләре үзләренең иҗат җимешләренә ихтыяҗ булуны да тәэмин итәргә тиешләр. Язучылар берлеге 300дән артык иҗат әһелен берләштерә. Бу  – бик зур көч. Шул көчне кузгатып, яңа сулыш биреп, тел язмышына хезмәт иттерү максатыннан, язучылар өчен бәйге игълан иттек.

– Димәк, укытучы белән ата-ананың, хакимият белән халыкның берләшүе кирәк.

– Әлбәттә. Туксанынчы еллардан башлап җәмгыятьтә бик күп үзгәрешләр булды. Мин үзем дә – укытучылар гаиләсеннән. Без малай, яшүсмер вакытларда укытучының абруе бик зур, аңа авыл халкы олы шәхес итеп карый иде. Замана ул шәхесләрнең дә дәрәҗәсен ваклады. Шулай да авыл җирендә бүген дә укытучы, авыл җирлеге җитәкчесе, белемле белгечләр –  яшәүгә, тормыш халәтенә тәэсир итүче, аның милли эчтәлеген кайгыртучы, ныклыгын тәэмин итүче көч булып калалар. Әлбәттә, безгә аларны файдаланырга кирәк булачак. Авылда халык җитәкчеләр, җирле хакимият сүзенә ниндидер ышаныч, хөрмәт белән карый. Шуңа күрә безгә алар белән дә уртак тел табып, мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, нинди аерым конкрет эшләр эшләп була – менә шуларның юл картасын булдырып, алар белән бергә эшләргә туры киләчәк. Мин аны шулай күз алдына китерәм һәм бер эшче төркемне шул максатта тупладык та.

– Язучылардан «милләт буларак юкка чыктык, без инде – халык кына» дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Сез алар белән килешәсезме?

– «Татар юрап китерер» дигән мәкаль бар. Үзең шул милләтнең башында торып, андый сүз сөйләп йөрергә ярамый. Мөмкинлегеңнән, көчеңнән килгәнчә, безгә ошамый торган күренешләр бар икән, каршы торырга кирәк. Беттек инде, дип кул кушырып утырасың икән, чыннан да бетәргә мөмкин. Эшләргә кирәк. Үзеңнең өлешеңне мөмкин кадәр кертергә тырышырга кирәк.

– Халыкның үзаңы нинди дәрәҗәдә?

– Төрлечә. Хәтта татар авылларында балалар инде урысча сөйләшә. Бу очракта мәсьәләне ниндидер кызганыч күренеш дип, зарланып күтәрергә кирәкми, халыкның аңына тел, милләт турындагы рухи ихтыяҗны сеңдерергә тырышырга кирәк. Дөресен әйткәндә, бу мәсьәләгә күп еллар буе кирәк дәрәҗәдә игътибар да биреп җиткермәдек. Аның өстенә матбугат белән беррәттән, мәгълүмат алуның яңа чаралары да барлыкка килде. Күбесе татар телендә түгел. Ә тормышны үз кысаларыңа бикләнеп кенә алып барып булмый. Безгә милләтпәрвәрләр белән иңгә-иң, аларның рухын башкаларга күндереп, сеңдереп эшләргә туры киләчәк. Андый кешеләр бар. Алар комиссия эшчәнлегендә дә бик зур ышаныч һәм таяныч булачаклар. Бергәләп эшләсәк, бу мәсьәләдә үзгәрешләр булыр дип ышанам.

– Элек авыл милләтне туры мәгънәдә дә, рухи яктан да туендыручы санала иде. Инде хәзер авыл рухи туендыручы статусын югалтты, шуңа күрә шәһәр яшьләре белән эшләргә кирәк, дигән фикер комиссиянең беренче утырышында да яңгырады. Сез аның белән килешәсезме?

– Бу фикер белән тулысынча килешәм. Авыл татар рухын югалтты дип әйтү дөрес булмас. Авыл картая бара. Дөрес, яшәү шартларын шәһәргә беркадәр якынайту максатларында авыл җирендә дә социаль, инфраструктура үзгәрешләре бара. Ләкин Казан белән кем көндәшлек итә ала? Яшьләр, чыннан да, үсеш, тормыш итү ихтыяҗларына канәгатьлек эзләү йөзеннән, күбрәк шәһәргә тартылалар. Шуңа күрә шәһәрләрдә яши торган татар яшьләре – безнең иң зур ышанычыбыз һәм безгә алар белән эшләргә дә эшләргә, әмма аларның ихтыяҗын аңлап, замана үзенчәлеген тоеп, үтемле итеп. Урта һәм югары һөнәри уку йортларына игътибарны көчәйтергә кирәк. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә генә дә миллионга якын татар яши. Әйткәнемчә, авыл картаю хисабына шәһәргә тартыла икән, димәк, шәһәрләргә игътибарыбызны көчәйтергә кирәк булачак.

–  Алайса авылны ничек сакларга, җанландырып җибәрергә, ничек сүрелдермәскә?

– Авыллар киләчәктә әлеге халәттә, бәлки, саклана алмас. Дәүләт үзенең көчен, ресурсларын анда салып, авылны саллы килеш сакларга тырышырга тиеш. Торак төзелеше, социаль инфраструктура мәсьәләләрен мөмкин кадәр ашыгыч һәм күләмлерәк эшләү, шәһәр белән авыл тигезлеген тәэмин итү мөһим. Авылның үзенең дә өстенлекләре бар. Без, авылдан яшьләр китә, дип сөйләшәбез, ә бит ел башында тупланган мәгълүматларга караганда, соңгы өч ел эчендә генә дә республикабызда шәһәрләрдән авылларга 19 мең гаилә күчеп кайткан. Авыл тормышы, рухи үзенчәлеге, табигате, тынычлыгы адәм баласын тарта һәм теләгән кеше үзенә тормыш итү өчен шөгыль табарга да мөмкин.

– Сезнең телегез бик бай. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында да чыгышыгыз үтемле, образлы иде. Телгә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбиядән киләме?

– Беренчедән, үзең туган, яшәгән, эшләгән мохит тәэсир итә. Мин, әйткәнемчә, укытучылар гаиләсендә туып үстем. Аннары озак  еллар чиста татар районында эшләп яшәргә туры килде. Республикага эшкә килгәч тә, районнарга, авылларга күп йөрисең, күп аралашасың, күпчелек сөйләшә торган аудитория шулай ук татар милләтеннән. Алар белән татарча аралашасың. Аның өстенә, инде син җитәкче булгач, үзеңнең тел осталыгың турында кайгыртырга тиеш. Аралаша торган аудиторияңә, мин барысын да беләм, болар мине тыңлап торырга тиеш, дип карарга ярамый. Аларны үзеңә тиңдәш итеп кабул итәргә кирәк. Фикереңне тамашачыга ирештерү максатын куйгансың икән, эзләнергә, үтемлерәк җөмләләр табарга, даими үз өстеңдә эшләргә кирәк. Әгәр шулай булмаса, тормыштан артта каласың.

– Ничек уйлыйсыз, татар милләтеннән булган 65 депутатның яртысы гына булса  да татарча чыгышлар ясый башлармы?

– Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев бу мәсьәләне күтәрде, ул проблеманы үз мисалында аңлатты. Бу эшне көчәйтеп җибәрергә туры киләчәк. Ләкин бу – тәртә сындырып башкарыла торган эш түгел. Ипләп, аңлатып, син татарча беләсең, әйдә, сөйләш дип мәҗбүриләп түгел, аның үзенең күңелендә татарча сөйләшүгә ихтыяҗ тудыру аша эшләргә кирәк. Тел мәсьәләсе ул мәҗбүри эш түгел. Ул – рухи ихтыяҗ, кешенең халәте. Бу очракта Дәүләт Советы утырышларында да бара торган эшләр алар – нечкә, һәркем белән аерым аралашып, аңлашып эшли торган эшләр.

– Сезнең тормыш кагыйдәләре нинди?

– Ул турыда уйланганым юк. Миңа нинди тәрбия биргәннәр, нәселгә нәрсә салынган – шул рух белән яшим. Мин – җаваплы кеше. Кешеләрне алдамаска, ышандырган вәгъдәне үтәргә тырышам, кешене рәнҗетергә, кимсетергә ярамаганны беләм. Мөмкинлегең булса, һәрчак мохтаҗларга, үтенеч белән мөрәҗәгать иткән кешегә ярдәм итәргә тырышырга кирәк.

 Блиц сораулар

– Авыл якынракмы, шәһәрме?

– Авыл, әлбәттә.

– Ир-ат башкарырга тиешле биш мөһим эш?

– Булдыклы егет булу, яхшы әти булу, бүгенге гомер халәтемә килсәк, әйбәт бабай булу, йорт тирәсендә авыр эшләрне үз җилкәңә алу, күңелеңдә һәрчак ярдәмләшү хисе булу.

– Соңгы укыган китабыгыз?

– Вакытлы матбугатны, журналларны даими карап барам. Ә инде башыннан ахырынача укылган китапны алсак, «Зөләйха күзләрен ача», мөгаен.

– Бу китап турында фикерегез нинди?

– Төрлечә. Һәр китап Коръән була алмый. Чөнки анда эчке каршылыклар да, арттырып җибәрүләр дә бар. Әмма аның авторы Гүзәл Яхина – безнең милләт язучысы. Ул безнең милләт кешесенең көчле рухлы булуы турында яза. Төрле фикерләр булуга карамастан, бу әсәргә уңай карыйм.

– Проза буенча фикерегез аңлашылды, ә шигърияттә кайсы авторларны үз итәсез?

– Мин күбрәк күңелгә җыр аша кергән шигырьләрне яратам. Гарифҗан Мөхәммәтшин шигырьләрен яратып укыйм. Ул – якташым, бергә эшләдек тә. Эльмира Җәлилова нечкә чагыштырулары белән игътибарны җәлеп итә. Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев… Гомумән, милләтебез иҗатка да бик бай. Монда теге яхшы, бу начар, дип әйтеп булмый. Һәр иҗатның үз укучысы бар. Һәркемнең – үз фикере.

– Аксакал дип санаган шәхес?

– Татарстанның аксакалы – Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

– Спектакльме, киномы?

– Икесен дә яратам.

– Яраткан актрисагыз бармы?

– Бу очракта кемнедер аерым билгеләү килешмәс. Гомумән, бездә театр сәнгатендә дә, җыр сәнгатендә дә бик талантлы, булдыклы шәхесләребез эшли, аларга бик матур алмаш килә. Сәхнә тоту ул – бик үзенчәлекле хезмәт, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.

– Яраткан эшегез?

– Кырык ел авыл хуҗалыгына хезмәт иткәч, шуннан башка эшне күз алдына да китермим. Бик кызык, үзгәрүчән, гел яңалык эзли, кешеләр белән аралаша торган,  аларның гозерләрен тыңлап, аларга ярдәмләшү өчен чараларын эзләп үтеп бара торган гомер иде инде, аның да бер чиге булырга тиеш иде. Мин министр булып кына да 20 ел эшләдем бит. Иң матур чорлар – районда эшләгән чорлар. Чөнки шәхси тырышлыгың белән теләгән нәтиҗәңә тизрәк ирешә аласың. Аннан да кызыграгы  – хуҗалык җитәкчесе булып эшләү. Анда үзең теләгән нәтиҗәгә ирешү тагын да җиңелрәк. Син никадәр колачлырак эш итәсең, нәтиҗәгә ирешү  шулкадәр кыенлаша, ләкин уртак тел таба алсаң, килешеп эшли алсаң, анда да ирешеп була. Авыл хуҗалыгында, сөбханалла, матур күренешләр. Кырларда рекордлы икмәк өлгереп килә. Исән-сау җыеп алырга насыйп булса, республика нәкъ үз исеменә тиңдәш зур икмәкле булыр дип уйлыйм. Авылларның бүгенге халәтеннән зарлансак да, Татарстанда авыллар әле барыбер башкача. «Чит җирләргә чыксаң, озак йөрмә, гыйбрәт алу өчен чык икән» дигән сүзләр бар бит. Анысына да шөкер итәргә кирәк. Гомумән, бездә матур эшләр, матур яшәр өчен бик күп мөмкинлекләр булдырылган.

– Яраткан шөгылегез – тальян уйнау, дисәм ялгышмаммы?

– Тальянда өздереп уйныйм дип әйтә алмыйм. Кечкенә вакытта  әти Сабан туеннан соң бер авыл агаеның онытып калдырган  тальян гармун алып кайткан иде. Шул тальян атна-ун көн бездә торды. Дөрес, өйдә баян бар иде инде, без – баянда уйнарга өйрәнгән егетләр. Тальянны тоткалап, кызыксынып кына өйрәнгән көйләр инде алар.  Шуңа күрә үзлегемнән баянда уйнарга өйрәнергә тырыштым. Әмма даими шөгыльләнмәсәң, ул эш тә онытыла.

P.S. Марат Әхмәтов – гамәл кешесе. Ул һәр кешедән, шул исәптән «ВТ» газетасыннан да: «Ә сез телне саклауга нинди өлеш кертәсез, нинди конкрет гамәлләр кыласыз?» – дип сорады. Бу сорауны һәрбер кешегә үз-үзенә бирер вакыт җитте бугай инде.

 

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*