tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Искиткеч Татарстан» фотоконкурсына чакыра
Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Искиткеч Татарстан» фотоконкурсына чакыра

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Искиткеч Татарстан» фотоконкурсына чакыра

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге барлык теләүчеләрне «Искиткеч Татарстан» фотоконкурсында катнашырга чакыра.

Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Фоторәсемнәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Татарстанның ямьле табигате», «Авыл тормышы», «Шәһәр сюжетлары », «Милли бәйрәмнәр һәм милли ашлар», «Шатлыклы вакыйга, «Кешеләр һәм язмышлар» – (хезмәт ияләре, өлкән яшьтәге кешеләр, ветераннар фотолары).

Конкурска бер автордан өчтән дә артык булмаган фотография кабул ителә. Эшләрне [email protected] электрон адресына 2020 елның 5 августына кадәр җибәрергә кирәк.

Фотографияләрдә төшерелгән урынны, авторның контакт телефоны күрсәтелгән булуы сорала.

Бәйге нәтиҗәләре 14 августта Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә билгеле булачак, призлар тапшырылачак. Иң яхшы фотографияләр 12-31 август көннәрендә Татар мәдәни үзәге фойесында узачак фотокүргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*