tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби премияләрен алучылар билгеле
Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби премияләрен алучылар билгеле

Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби премияләрен алучылар билгеле

Бер төркем татар язучыларына һәм шагыйрьләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Әдәби премияләре таршырылды.

Язучы Рәдиф Сәгъдигә әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе, шагыйрә Флера Гыйззәтуллина Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе, язучы Җәүдәт Дәрзаманов Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе, язучы Фәрит Яхин Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.

Бүләкне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды. «Каләмдәшләребезгә уңышлар телибез, яңадан-яңа әсәрләре иҗат итсеннәр, киләчәктә дә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылсын иде», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*